2 өлеш. Ләкин әни үгетләвен, акыл өйрәтүен дәвам итә:- Ике-өч көндә кешенең кемлеген каян белеп-аңлап бетерәсең ди?! Кыз баланың намусы - кыл өстендә аның. Башыңны югалтып йөрмә, кызым. Андый-мондый хәл була калса, Алла сакласын, ул урыстан җилләр исәр, ә хурлыгы безгә калыр.
Ләкин әни үгетләвен, акыл өйрәтүен дәвам итә:
- Ике-өч көндә кешенең кемлеген каян белеп-аңлап бетерәсең ди?! Кыз баланың намусы - кыл өстендә аның. Башыңны югалтып йөрмә, кызым. Андый-мондый хәл була калса, Алла сакласын, ул урыстан җилләр исәр, ә хурлыгы безгә калыр.
Әнинең сүзе мине гүя шыр-ялангач калдырып, авыл уртасына, халык каршына чыгарып бастыра, оятымнан җир тишегенә кереп китәрдәй булып, аклангандай итенәм:
- Юк инде, әни... Мин бит... Без бит матур гына, дусларча гына йөрибез.
- Ай-һай, кызым... Егет халкына ышансаң... Иделгә таянма, иргә ышанма, дип әйтмәсләр иде аны. Аларның югалтыр нәрсәсе юк, чалбарын каптыра да китеп бара, - дип баш чайкый әни. – Бер ана да баласын саклап, итәгенә тагылып йөри алмый. Берүк уяу бул, кызым.
Уяу булам дип нишлим соң инде?!
Женядан баш тарту турында сүз дә юк. Башка кызларга карап елмайса да көнләшүдән шартларга җитешәм. Югыйсә бар бездә чая, әрсез кызлар. Әнә, Казанда укып йөрүче Кычыткан Саниясенең карашы гел Женяга кунган, оялмый да! Беркөнне күзен майландырып биергә чакырмасынмы. Кызлар чакыргач, ничек баш тартсын, биеде инде егеткәем шул әрсез Кычыткан белән. Ачу-үртәлүдән тәмам кайнап чыктым, боларның бер-берсенә сырпаланып биюе мәңге туктамас сыман тоелды. Сабырым төкәнеп чак кына Саниянең Казаннан көдрәләтеп кайткан мунчала чәченә барып ябышмадым.
- Үпкәләмә, миңа синнән башка беркем кирәкми, - ди Женя.
Үзе көлә. Аңа кызык: көнләшәләр, яраталар бит берәүне! Чибәр егетнең кадер-дәрәҗәсе арта!
Ә мин:
- Тавыштан туйдым, башым авырта. Әйдә, китик моннан! – дип хәйләләп, сөйгәнемне “куркыныч зона”дан тизрәк алып китү ягын карадым.
Ул төнне ай бик серле иде. Тулы да, ярты да түгел үзе. Иксез-чиксез күк йөзенә әйтерсең елмаю элеп куйганнар. Югарыдагы билгесез Алып зат, күз-борыннарын кара яулык белән яшереп, алтын иннек сөрткән иреннәре белән елмая-елмая җирне күзәтә кебек. Кызыктыр ул шулай өстән карап адәм балаларын күзәтеп утыру. Үкереп еларлык та, көлеп үләрлек тә хәлләр буладыр картаеп беткән бу җирдә. Бәлки бу Алып зат безнең кеше күзләреннән кача-поса, кулга-кул тотынып, су буена төшеп баруыбызны да күреп торадыр.
- Кая барабыз? – дип сорый Женя.
Мин дәшмим. Гармун тавышлары ерагая, су буенда тынлык, бу тынлыкны бары лыгырдавык бакалар гына боза. Шул хәтле шаулашып, нәрсә сөйләшеп бетәләр, ни бүләләрдер. Әллә талашалар инде? Телләрен аңласаң вәт кызык нәрсәләр ишетер идең! Ләкин алардан башка су буенда бер ямь булмас иде.
Бөдрә башын иеп тын калган карт тал янында тукталабыз. Бу – минем агачым. Әле беренчедә укып йөргәндә үк иптәш кызлар белән су буендагы биш талны бүлешкән идек. Мин шунысын сайладым. Чөнки ул, бердән, туп-турыга үсмәгән, инешкә иелә төшеп утыра. Шуңа күрә аңа үрмәләп менү җиңел. Икенчедән, талның өч кәүсәгә аерылган җирендә җыйнак кына бер оя бар. Астан караганда ул күренми, шунда рәхәтләнеп яшеренеп утырырга була. Яшеренеп нишлисең диярсез. Хыялланып, елга, ярларның гүзәллегенә, күкләрнең биеклегенә хозурланып утырасың! Моннан елга өсте дә, ярлар да ап-ачык күренә, күк тә, көләч ай да якынрак кебек.Чынлап, ялгызың уйланып-хыялланып яту өчен бик тә кулай урын ул.
Бер караңгы җәйге төндә дус кызлар белән кеше куркытырга исәпләдек. Өйдән иске ак җәймәләр алып килдек тә, шуңа уранып агач башына менеп кунакладык. Су буенда клубтан кайтучы кызларның тавышы ишетелүгә улый-улый, ярканатлар кебек кагынырга тотындык. Без улыйбыз, тегеләр чиелдашып кире клуб ягына чаба. Рәхәтләнеп көлгән идек шул чакта. Кызык икән ул кеше куркытырга. Аннары үзебез шомга калдык. Чөнки тегеләр егетләр ияртеп килде. Ак җәймәләргә урала-урала көчкә качып өлгердек... Төрле хәлләр булды инде монда.
Женя белән талым янына килеп туктагач та, аны-моны исәпләп тормый, шунда үрмәләдем. Аста калган Женя көлә:
- Әй, кызый, кая киттең, күккә очмакчы буласыңмы әллә?
- Әйдә, курыкма, мен син дә.
- Ни калган анда?
Шулай дисә дә, минем арттан үрмәли үзе. Кечкенә кызга иркен булган оя ике кеше өчен кысанрак икән шул, без бер-беребезгә сыенып утырабыз. Женяның кайнар иреннәре колагыма, яңакларыма кагыла, тәнемә ут каба. Мин үзем дә сизми аңа ныграк сыенам.
- Син бик матур, Настенька, шундый сөйкемле...
- Женя...
- Сөеклем...
Безнең иреннәр кушыла. Үбешү шундый була икән... Тәнемне кайнар дулкыннар кытыклап уза. Миңа әйтеп бетергесез рәхәт, Женяның утлы кочагында эреп югалырмын төсле. Аңлыйм югыйсә, башны югалтырга ярамый. Тик егетнең иркә-назларына каршы торырлык көч тә табалмыйм. Женяның уттай бармаклары кулларымны, беләкләремне иркәли, әкрен генә кармаланып, күкрәгемә кагыла... Шул чак мин айнып киткәндәй булам. Юк-юк... Күңелдә әни сүзләре яңгырый: “Уяу бул, кызым! Кыз баланың намусы - кыл өстендә!” Мин кисәк кенә егетемнән аерылам, кулын күкрәк турыннан алып ташлыйм. Тик Женя тынычланырга теләми, һаман миңа сарыла.
- Бигрәк назлы син, сөеп туймалы түгел. Бер күрүдә гашыйк булдым мин сиңа, Настенька. Минеке бул, әйдә, минеке бул... Мин сиңа өйләнәчәкмен.
- Алдамыйсыңмы?
- Юк, сөеклем, юк. Яратам сине, бик яратам. Син шундый яшь, чиста. Син минеке генә булырсың. Бары минеке!
Женя бөтен тәне белән калтырана, кабаланып минем кофта төймәләрен ычкындыра...
Моның теләк-ниятен чамалап, карыша башлыйм. Мизгел эчендә күңелдә хәйлә туа:
- Монда җайсыз, төшик...
- Син каршы түгелме?
- Юк... - дим мин. Һәм мәче җитезлеге белән тал башыннан төшәм дә, аягым җиргә тиюгә, бар көчемә тыкрыкка таба йөгерәм...
...Икенче көнне Женялар бүлмәсен җыештырып йөргәндә, Николай Борисович килеп керде. Миңа кырыс кына карап куйды да, өстәл янына утырып нидер яза башлады. Бу кешене өнәп бетермим, караңгы чырайлы, тупас йөзле ул. Ачуы бар кешедәй гел каш җыерып, болай да бияләй хәтле иренен бүлтәйтеп йөри.
Шулчак башын күтәреп миңа карап торды да:
- Син Мидхәт Бариевичның кызымы? – дип сорады.
- Әйе.
- Безнең Дон-Жуан синең белән чуаламы?
- Кем?
- Женяны әйтәм, синең арттан чабамы?
Чуала, имеш... Шул да булдымы сүз?! Мин үртәлүдән кызарам, бу абзыйга җавап та бирәсем килми. Тик ул миңа бәйләнүдән туктамый, сорау алуын дәвам итә:
- Сиңа ничә яшь соң әле?
Мин дәшмим, башым игән килеш тузан сөртеп йөрим.
- Булса, унбиш-уналтыдыр инде, шулаймы?
- Әйе.
- Салага гына бит син. Наивная дура!
- Ә сезнең ни эшегез бар? Мин сезгә тимим, сез дә минем тормышыма кысылмагыз! - дим мин ачудан бүртенеп.
- Сиңа яхшы булсынга сөйлим бит, дура! Ул бабникның синең кебекләре авыл саен. Кызганып кына әйтүем, сез бит күбәләкләр кебек күзегезне тондырып утка очасыз. Сак бул, кызый, битең пешмәсен!
- Нишләргә икәнен үзем беләм! – дим киреләнеп.
Сер бирмәс өчен генә шулай дидем. Абзыйның сүзләре яңагыма китереп суккандай булды. Күземә яшьләр төелде. Ничек инде алай? Шулай буламыни? Хисләр белән шулай шаяралармы? Юк, ышанмыйм. Ышанмыйм! Женя андый түгел, ул мине ярата! Өйләнәм, диде бит. Башка кызлар белән дә йөргәндер, тик аларга өйләнмәгән ич. Димәк, яратмаган. Мин үземне шулай юатам. Әмма эчемә корт төште, кимерепме кимерә. Минем тизрәк Женяны күрәсем, аңлашасым килә.
Ә абзый үч иткәндәй туп-туры күземә карап тора, янәсе, әйткәнен сеңдерделәрме, аңладымы аны бу кызый?
- Мидхәт Бариевичның кызы булмасаң, вакланып та тормас идем. Әтиең яхшы кеше, бик хөрмәт итәм үзен. Кызын рисвай итеп, ташлап китсәләр, парторг кешегә һич тә күңелле булмас. Безгә дә рәхмәт әйтмәсләр. Әти-әниеңә хәсрәт китермә, кызый, ташла бу майлы күзне!
- Ярар, - дидем мин күндәм генә. Бу эчпошыргыч сөйләшүгә тизрәк нокта куясым килде.
Шуннан соң абзый акыл сатудан туктап, кабат кәгазьләре өстенә иелде. Мин дә җиңел сулап куйдым.
Төшке ашны таратканда Женяга күтәрелеп тә карамадым. Сиздем югыйсә, ул әллә ничә тапкыр аптырап-гаҗәпләнеп миңа карап-карап алды, савытларын юарга китергәндә, кулымнан тотмакчы булды. Мин фырт итеп моның яныннан китеп бардым. Яратам да үзен, ләкин үртәләм дә, эчемне кара мәчеләр тырный. Яман хәбәргә ышанасы килмичә исем китмәгән булып кылансам да, теге абзыйның сүзләре агулы ук булып йөрәгемә кадалды бит. Шулай итеп, без ул көнне сөйләшә-аңлаша алмадык. Бар сабырлыгымны җыеп, кичен яшьләр уенына да чыкмадым. Магнитофонны кабыздым да, кат-кат әйләндереп, Боярскийның “Всё пройдет” җырын тыңлап, үз-үземне кызганып яттым. Төн йокысыз үтте.
Икенче көнне эшкә баргач, күрәм: Женя бүлмәдә утыра. Керү белән каршыма килеп басты да иңнәремнән кочып алды:
- Матурым, ни булды?
- Син...
- Нәрсә мин? Миңа ни булган?
Ничек башларга соң сүзне? Теге абзый синең турында шулай-шулай сөйләде дисәң, болар арасында низаг чыгуы мөмкин. Ә болай тиктомалга, бернинди сәбәп-дәлилсез гаепли дә алмыйм... Женяга бәйләнергә, үпкәләргә әлегә бер нигез юк! Шулай да аңлашу кирәк. Йөземә үпкәләгән кыяфәт чыгарып, юаш-мескен тавыш белән сүз башлыйм:
- Син минем белән вакыт үткәрер өчен генә очрашасың икән... Шәһәрдә яратып йөргән кызың бар икән...
- Карашыңны яшермә, күземә туры карап сөйләш! – ди Женя. - Кем әйтте сиңа моны?
Моның тавышы харап кырыс.
- Шулай ишеттем... Сүз иясе белән йөрми.
- Дөрес ишеткәнсең, бар иде. Хәзер юк инде, мине ташлап, кияүгә чыкты. Хәзерге вакытта минем бер генә сөйгән кызым бар, ул – син! Настенька, җитте инде, юкка көнләшмә.
- Көнләшмим дә әле.
- Алайса, ник үпкәлисең?
- Минем сиңа ышанасым килә.
- Яратмаган кешегә тәкъдим ясамыйлар, кадерлем. Хисләремнең чынлыгын тагын ничек исбатлыйм соң?! Йөрәкне яндырып та куясың син! Ашым-аш, йокым йокы түгел, төне буе борчылып чыктым. Синнән башка беркем кирәк түгел, Настенька, бары сине генә яратам! Кызган, ярлыка бу мескен гашыйкны, газап утларында яндырма, сөеклем!
Аның җылы-назлы сүзләреннән соң бөтен шик-борчуларым җилгә очкандай булды. Шулай да эреп төшмәдем, матур сайравына исем китмәгәндәй коры гына:
- Ә син ник эштә түгел соң әле? – дип сорадым.
- Сине көтеп калдым. Аңлашасы килә бит. Эчең тулы ут булганда эш кайгысымы?
- Николай дәдәй ачуланыр, ул шундый усал.
- Син елмайсаң, Николайдан түгел, аю-бүредән дә курыйкмыйбыз. Йә, матурым, бер елмай әле, күңелем тынычлансын. Югыйсә кулдан эш китте. Йә, дуслыкмы?
- Дуслык.
- Алайса, менә монда мөһер сук. – Женя миңа таба иелеп, бармагы белән яңагына төртеп күрсәтте. Мин ашыгып кына үбеп алган идем, иренен бүлтәйтеп:
- Бу үбү түгел, әтәч кебек чукып кына алдың ич! – диде. - Ансат котылмакчы буласың син, ә?!
Женя мине иркен кочагына кысып, иренемә үрелде. Нәкъ шул мизгелдә бүлмәгә әби килеп керде...
Шуннан соң инде минем ирекле тыныч көннәргә нокта куелды, капкынның иң кәттәсенә эләктем. Шул ук көнне әби мине кунаклар йортыннан куып кайтарып җибәрде. Кич белән уенга чыгулар бетте. Күңел кояшымны күрүдән бөтенләй мәхрүм калдым. Әни дә, әти дә ул кадәр кырыс түгел әле, тик әби күзне дә ачырмый:
- Урыс егетләре белән генә сөйрәләсең калган, чукынчык кыз. Кычытуына чыдый алмыйсыңмы әллә? Итәгеңне җыеп, өйдә генә утыр!
Утырам инде, нишлим соң? Тик Женяны сагынуга чама юк, үземне кызганып әче яшьләр түгәм. Көне буе ни турыда уйлый дисәгез, җавап бер булыр: кадерлем хакында! Күңелдә дә, башымда да, йөрәктә дә ул гына. Бар булмышымны шул зәңгәр күзле урыс егете биләп алган. Тәмам ашау-эчүдән калдым. Сагышлы җырлар тыңлый-тыңлый, эчтән генә сыкрый-елый өйдә аптырап утырам. Күңелдә тынычлыкның әсәре дә юк, җанны авыр уйлар каезлый: Женя минем сыман елап-моңаеп ятмыйдыр әле, рәхәтләнеп уеннарга йөридер, кызлар белән биидер, аларны озата да кайтадыр... Ә мин, бәхетсез бала, бичара татар кызы, өйдә бикләнеп утырам...
Шулай да без очраштык. Су буена кер чайкарга төшкән идем, күрәм, чыр-чу килеп өч ир-ат буада су кереп ята. Игътибарлап карасам, минем танышлар - клуб төзүче егетләр. Берсе - Женя! Су күреп кинәнгән үрдәк-казлар сыман рәхәтләнәләр болар, йөгереп барып, ярдан сикерәләр дә, чумып-чумып йөзәләр. Урысча акырышкан тавыштан бөтен су буе гөрләп тора. Көянтә-чиләкләрне күтәргән килеш, мин аларны яр башыннан байтак карап-күзәтеп тордым. Аларны дигәч тә, үземнекен инде. Әй, матур да соң минем Женечкам: җилкәләр киң, гәүдә төз, тәннәре кояш нурында елык-елык килә. Ә мин, тиле, әбидән куркып өйдә бикләнеп утырам. Нидер эшләргә кирәк, Наргизә-җанкисәк, язмышыңа күнеп болай йоклап йөрсәң, сөйгәнеңнән колак кагуың да бар.
Керләрне улак янында калдырдым да, тегеләр коенган якка киттем. Әрсезлек булса булыр, ятып калганчы атып калыйм әле. Су кырына килеп әрле-бирле йөргән булам. Күрерме Женя, дәшәрме?
Дәште бит! Алай гына да түгел “Настюша!” дип кычкырып яныма йөзеп тә килде!
Мин аның кояш нурлары тулган зәңгәр күзләренә төбәлеп, йотылып-йотылып карыйм. Ике көн эчендә үләргә җитеп сагынганмын икән үзен! Кочагына атылмый чак түзеп торам. Ул да сагынган, ул да миңа төбәлгән. Юеш куллары белән беләгемнән кысып, үзенә тартып китерә дә колагыма пышылдый:
- Матурым, без бит дуслашкан идек. Кайда югалдың? Ник миннән качасың?
Мин Женяга дөресен әйтергә булдым.
- Качмыйм... Безнекеләр синең белән очрашырга рөхсәт итми. Урыс егете белән йөрмә, диләр...
Женя никтер бик тупас-ясалма итеп көлеп җибәрә:
- Ха-ха! Бигрәк иске карашлы кешеләр икән. Шул кеше парторг булып йөри тагын!
- Әтиемә сүз әйтмә, аның гаебе юк. Теге көнне безне бергә күргәннән бирле әби күземне дә ачырмый.
- Да-а... усал карчык ул.
- Ничек кенә әле!
- Неужели чыгып таярга берәр җай табалмыйсың, сөеклем? Бәйләп куймыйлардыр ич үзеңне. Бигрәк куркак, кыюсыз кыз булдың әле син. Әбиеңне тыңлап утыргач, мәхәббәтең шул чама гынадыр. Ну-ка, күземә карап турысын әйт: яратасыңмы син мине?
Женя миңа үпкәләп һәм гаепләп карый. Яратуым хакында аңа бер сүз әйткәнем юк әле. Бу юлы да тыйнак, оялчан кызлардай карашым яшереп, соравын җавапсыз калдырдым.
Женя үгетләвен дәвам итә:
- Настенька, вакытны бушка уздырмыйк, очрашу җаен табыйк.
- Ничек? Әби мине күзәтеп кенә тора.
- Капка турына да чыгарга ярамыймы?
- Синең янга ярамый. Икебезне бергә күрсә, асып куя.
- Тәки дошман күрәсез сез русларны. Бу – национализм хикмәте була түгелме соң? Алай ярамый! Бездә интернационализм булырга тиеш, иптәш парторг кызы. Болай булгач, жалоба язмый булмас.
- Шаярма инде, Женя.
- Менә хәзер тотам да урлыйм үзеңне.
Минем Женяны үпкәләтәсем килми. Ничек булса да аның белән очрашу җаен табарга, әбинең күзәтүе астыннан чыгып качарга кирәк!
- Кичен, уннар тирәсендә безнең турыга кил әле. Бәлки...
Мин сүземне әйтергә өлгермим, Женя мине кочаклап күтәреп ала да, “Ур-ра!” дип кычкыра-кычкыра әйләндерә башлый...
- Син кая болай? – дип сорый әби, өстемә җылы кофтамны элеп чыгып барганда.
- Йомышларга чыгам, анда да ярамыймыни хәзер?! – дип телләшәм мин.
Әби ышанырга теләмичә шикләнеп карый, сынаулы-үткен карашы өс-башымны тикшереп чыга. Минем өстә кыска җиңле ситсы халат, аякта - кара оекбашлар. Бу кыяфәт белән ерак китеп булмасы тилегә дә аңлашыла. Ләкин Наргизәгә ышаныч юк, сак-зирәк әбиебез барыбер шикләнә: “Анда җылы, шул арада катмассың әле, кофтаңны калдыр,” - ди. Аны тыңламыйча булмый, югыйсә бәдрәфкә дә ияреп чыгар. Ләкин төнен салкынча, шуңа да чыгып барышлый, сиздерми генә әнинең сыер сауганда кия торган иске җиләнен эләктерәм...
Женя турыбызда көтә иде, капканы ябарга өлгермәдем, мине кочагына җыеп та алды. Мин дә аңа сеңдем, борыныма тәмәке исе килеп ягылды.
- Кая барабыз? – дип сорады Женя.
- Мин бу килеш ерак китә алмыйм. Әйдә, бакчага кереп утырабыз.
Бәрәңге бакчасында быел гына кайтарып өйгән печән өеме бар иде, көлешә-көлешә хуш исләр аңкып торган шул “яшел түшәк”кә аудык. Женя, сагынуына чыдый алмаган кешедәй, мине шашып-шашып кочарга, үбәргә тотынды. Аның назларыннан башым әйләнеп китте, үзем “кирәкми, юк, тимә” дип пышылдыйм, үзем һаман аңа сарылам... Бөтен тәнем буйлап, барча күзәнәкләрне иркәли-кытыклый кайнар дулкын йөгерде. Ләкин әрсез куллар түбәнгәрәк шуыша башлагач, күңелгә шом үрмәләде, курку хисе сөйгәнем белән очрашу шатлыгыннан, аның назларыннан күпкә көчлерәк иде. Канга-җанга сеңгән бу хис, кызлык намусын саклау инстинкты бер мизгеллек ләззәттән ваз кичеп, “энәләрне тырпайтып” карышырга мәҗбүр итте. Безнең арада мәхәббәт уены түгел, инде чын көрәш башланды. Тик Женяның көчле кулларыннан ычкынырга теләп күпме талпынсам да, урынымнан кузгала алмадым. Дәрт ташып торган нык, таза гәүдә коточкыч авыр таш сыман мине изә-сыта, ә йөземә ишелеп төшкән печән суларга комачаулый иде. Куркудан-чарасызлыктан бөтен тәнем оеп, гүя мамыкка әйләнде...
Белмим, бу эшләр ни булып бетәр иде, шул чак өстебезгә кайдандыр ут көлтәсе төште. Көтелмәгән хәлдән егетем аптырап-югалып калды бугай, кочагы бераз бушады. Шуннан файдаланып, аның астыннан шуып чыктым, өстемдәге чүп-үләннәрне кага-кага, бакча буйлап өйгә таба элдердем. Оятымнан җир тишегенә кереп олагырга әзер идем. Эчем тулы ут, күңел тулы сорау: кем безне күзәтеп йөрде, кем өстебезгә фонарь яктыртты? Кемнәр алдында оят-хурлыкка калдым? Иртәгә үк бөтен авылга яман хәбәр таралачак бит. Бу мәсхәрәне ничекләр күтәрермен?!
Атыла-бәрелә өйгә кердем.
- Нишләп озак булдың, убырный тишегенә төшеп олактыңмы әллә?
Әбинең соравы ачуымны китерде:
- Алай бик курыккач, саклап торырга иде!
- Син дә анаң кебек озын телле, телеңне кыскартасы бар, - дип мыгырданды әби.
Мин исә, озын-озак сөйләшеп тормый, урын җәеп, тизрәк юрган астына чумдым. Йоклау юк инде, бер сүтеп, бер ишеп, булган хәлләрне уйлап баш ватам: кем безне күзәтеп йөргән, кем өстебезгә килеп чыккан? Женя белән иркәләшеп ятуыбызны кем күрде?
Курку-шикләнүләрем юкка булды, безнең хакта бернинди яман хәбәр таралмады. Иртән булмаса төштә, төштә булмаса кичен өйдә бомба шартлар дип куркып йөргән идем, ни гаҗәп, андый-мондый тавыш ишетелмәде. Моңа бераз тынычлап иркен сулыш алсам да, җавапсыз сораулар барыбер күңелгә кадалып калды: кемдер безне күрде, кемдер серебезне белә...
Икенче көнне әти яңа хәбәр алып кайтты:
- Төзүчеләрнең берсен бик каты кыйнаганнар, чак исән калган. Район балнисына озаттык.
Минем колаклар үрә торды: кем ул, Женя түгелдер бит?
Шикләнүем рас булды: авыл егетләре нәкъ менә аны кыйнап ташлаганнар... Болай да җаным тыныч түгел иде, инде яңа хәсрәт өстәлде, йөрәгемә урын тапмый өзгәләнепме-өзгәләнәм: ничек итеп Женяны күрергә дә, ничек хәлен белергә?
Авыл советы рәисе Ногман абый белән әтине районга чакырганнар. Имеш, кыйнаучыларны хөкем итәчәкләр икән. Төркем белән һөҗүм иткән өчен дүрт-биш елга кадәр утыртулары мөмкин ди. Бу хәбәрләрне әти миңа сөйләми, әлбәттә. Мин аларның әни белән сөйләшкәннәрен колакларым тырпайтып тыңлап торам, әби дә урамнан итәк тутырып хәбәр җыеп кайта. Женяның иптәшләре безнең авыл егетләренә бик ачулы ди, үч алырга җыеналар икән...
Иртәнге чәй янында әтинең әнигә сөйләп торганын ишеттем:
- Монда сугыш башланырга тора әле. Расчет ясап, бу бригаданы озатырбыз, мөгаен. Яңа кешеләр яллыйсы булыр.
Алар мине йоклый дип уйлады, ахры, чөнки әле бик иртә иде. Ә мин, тын алырга да куркып, мыштым гына тыңлап ятам.
- Сикаевны кыйнауларында безнең Наргизәнең катнашы юктыр бит? Шул малай белән чуала дип ишеттем. - диде әти. – Гадәттә мондый әтәчләнүләр кызлар аркасында килеп чыга.
Әнием-бәгырькәем, рәхмәт төшкере, минем өскә шик-шөбхәләрнең бөртеге дә төшмәслек итеп җавап бирде:
- Наргизәнең беркая чыкканы юк! Соңгы арада гел өйдә генә утыра.
Әниләр балаларын һәрчак яклый, беркемнән яман сүз әйттермиләр. Тик шулчак “контр” әби сүзгә кушылды:
- Наргизәгезгә өч тиенлек тә ышаныч юк! Борынында маңкасы кипмәгән, егетләр артыннан азып-тузып чаба. Үзебезнең күз алдында шулай да, Казанга киткәч нишләр?!
И, бу әбинең теле! Пычаксыз суя түлке, һәр сүзе елан агуына тиң. Шул усал карчыктан гомере буе куркып яшәгән мескен әнием кыюсыз гына әйтеп куйды:
- Әни, үз оныгыңны ул хәтле мыскыл итмә инде. Бала гына бит әле ул.
- Бала ди! Күрдем инде мин ул баланы! Суган башлы урыс малаена асылынды чисти. Шул кәнтәй аркасында кыйнап ташлаганнар да инде аны.
- Ярар, буласы булган. Хәзер сүз куертудан файда юк. Яшь чакта акыл түгел, күңел хуҗа була. Күрешми торсалар, онытыр, - диде әти, бу сүзләргә нокта куеп.
Ишеткән кадәресе дә җитте, әгәр хәзер күрешү җаен тапмасам, Женя белән безнең юллар мәңгегә аерылачак. Нидер эшләргә, ничек тә район больницасына эләгергә, Женяны күреп-сөйләшеп калырга кирәк.
Халык эшкә киткәч, мин дә юлга җыена башладым. Машиналар йөри торган олы юлга чыксам, кем дә булса очрап, ниятемне җимерүе бар иде. Әтине райүзәккә бармас дип кем әйтә ала? Аларны көн саен диярлек җыелыш-киңәшмәгә чакырып кына торалар. Ә бу вакыйгадан соң бигрәк тә тынгы бирмәсләр. Кеше күзенә чалынмас өчен мин турыдан, борчак басуы, каенлык аша Иншар ягына сыпырттым. Иншар яныннан да олы юл үтә, шунда берәр машина туры килер әле.
Юлым уңды, төш җиткәнче больница янына килеп баскан идем инде. Тик кабул итү вакыты үткән, якын да китермиләр, имеш, кичен килегез. Кичкә хәтле нишләп йөрим мин монда, кайтасы да бар бит әле. Больница янында әрле-бирле аптырап йөргәндә каршыма ак халатларын җилфердәтеп авылдашым Гөлия килеп чыкты. Әнисенә операция ясаганнар икән, шуны карап ята, йомыш белән кибеткә чыгып баруы. Ялына-ялвара, биш кенә минутка дия-дия, халатын салдырып алып, больницага кереп киттем.
Женя хирургия бүлегендә ята иде. Бәгырькәемне танырлык та түгел, йөзе өреп кабартылган кебек зәңгәрләнеп шешенгән, уң кулы гипста. Мин ишек төбенә басып аңа дәшәргә кыймый торам. Ул башын бормый гына миңа сөзеп карады, тик бер сүз дәшмәде. Палатада таныш-белешләр булмаганга кыюланып, янына килеп тезләндем, кулым белән кадерлемнең шешенгән-күгәргән кытыршы яңакларын сыйпый-сыйпый:
- Женечка, нык авыртынасыңмы? Сызлыймы? – дидем.
Ләкин кайгыртуыма, йомшак сүземә сөенүче юк.
- Ник килдең? Миңа кызганучылар кирәкми. Бар, кит моннан!
- Женя бәгрем, ачуланма инде! Минем ни гаебем бар?
- Кит дим бит, аңламыйсыңмыни?!
- Женечка...
- Кит!!! Берегезне дә күрәсем килми!
Шуның белән сүз беткәнен, сөйләшергә теләмәвен белдереп, Женя, чытык йөзен стенага борды. Карашында котып салкыннары, иреннәре ачу-нәфрәт белән кысылган иде. Мин әле һаман нидер көтеп, өметләнеп аның каршында таптанып торам. Тик Женя борылып та карамады, әйтерсең мин монда бөтенләй юк идем. Ник килгәнемә үкенеп, бик нык хәтерем калып чыгып киттем...
Рәмзия Габделхакова