Аны Татарстанда дус һәм тату яшәүче төрле милләт һәм дин вәкилләре, шулай ук республикабыздан читтә фидакарьләрчә хезмәт итүче, эшләүче һәм укучы якташларыбыз бәйрәм итә. 30 августта, кайда булуыбызга карамастан, һәрберебезнең күңелен туган җирне ярату һәм аның өчен горурлык хисләре били. Хөрмәтле татарстанлылар! 2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителү, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтү белән истәлекле. Туган илебезнең азатлыгын саклап калган мөхтәрәм ветераннарыбызга, аның якты киләчәге өчен көрәшүче махсус хәрби операциядә катнашучыларга ихлас ихтирамыбызны, олылавыбызны белдерәбез, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. 1941–1945 еллардагы кебек үк, йөз меңнәрчә татарстанлы бүген заводларда һәм иген кырларында Җиңү хакына күп көч куя. Хәзерге алгарышыбыз нигезен салган, рухи-әхлакый хәзинәләребезнең, мәдәни байлыкларыбызның югалуына юл куймаган, туган телләргә мәхәббәтне сүндермичә безгә тапшырган өлкән буын вәкилләренә чиксез рәхмәтлебез. Респуб
Р.Н. Миңнехановның Татарстан республикасы көне уңаеннан мөрәҗәгате
30 августа 202530 авг 2025
2 мин