Текән авылы халкы юллы булды! Төпкелдәге авылга керү юлын ремонттан соң ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты. Бу зур эш гомуми кулланудагы автомобиль юлларын ремонтлауның территориаль заказы буенча башкарылды. Күзәй авылы аша район үзәге Иске Балтачка 20 километр ераклыкта урнашкан Текән авылында бүгенге көндә 33 кеше яши. Алар — олы буын вәкилләре. Юлсызлык бәласе күп буын кешесенең үзәгенә үткән проблема. Шуңа да халык күп тапкырлар район Хакимитятенә мөрәҗәгатьләр белән чыккан. —Бу Текән авылы халкы өчен дә, район халкы өчен дә көтелгән юл. Инвестор килеп җирләрегезне эшкәртә, басулар чәчелә, мул уңыш өлгерә, халыкка эш бар. Киләчәктә урам юлларыгыз да эшләнер. Булганның игелеген күрегез, рәхәт яшәгез! — диде Илгиз Әхвәс улы, авыл халкы истәлекле вакыйга уңаеннан тәбрикләп. Юл ремонты эшен чикләнгән җаваплылыктагы “Прогресс” җәмгыяте эшчәннәре башкарган. Узган көздә Текән — Шәвьяды авыллары арасындагы 3,5 километр арага эре таш түшәлгән. Дәвамын сайт