Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Тау артында кояш бар

1 бүлек. Мин балачактан ук тауларга карарга яраттым. Тик менә таулар гына безнең авылдан ерак иде. Әтием җимеш бакчасына таган ясап куйды, шунда атынганда мин гел Бараҗ тауларына карый идем. Бәлки еракта булганга, ә бәлки болытларга, күксел томаннарга күмелеп утырганга, алар миңа зәңгәр һәм биниһая серле булып тоела иде. Чынлап та зәңгәр идеме ул таулар, белмим, чөнки беркайчан да аларга барып җитә алмадым. Көннәр төнгә кереп күмеләләр,
Мизгелләрдән учак якмасаң.
Артта кала кара күләгәләр,
Гел кояшка карап атласаң...
Беренче бүлек
Мин балачактан ук тауларга карарга яраттым. Тик менә таулар гына безнең авылдан ерак иде. Әтием җимеш бакчасына таган ясап куйды, шунда атынганда мин гел Бараҗ тауларына карый идем. Бәлки еракта булганга, ә бәлки болытларга, күксел томаннарга күмелеп утырганга, алар миңа зәңгәр һәм биниһая серле булып тоела иде. Чынлап та зәңгәр идеме ул таулар, белмим, чөнки беркайчан да аларга барып җитә алмадым. Үзләренә таба барган саен ул тылсымлы таулар никтер ерагая

1 бүлек. Мин балачактан ук тауларга карарга яраттым. Тик менә таулар гына безнең авылдан ерак иде. Әтием җимеш бакчасына таган ясап куйды, шунда атынганда мин гел Бараҗ тауларына карый идем. Бәлки еракта булганга, ә бәлки болытларга, күксел томаннарга күмелеп утырганга, алар миңа зәңгәр һәм биниһая серле булып тоела иде. Чынлап та зәңгәр идеме ул таулар, белмим, чөнки беркайчан да аларга барып җитә алмадым.

Көннәр төнгә кереп күмеләләр,
Мизгелләрдән учак якмасаң.
Артта кала кара күләгәләр,
Гел кояшка карап атласаң...

Беренче бүлек

Мин балачактан ук тауларга карарга яраттым. Тик менә таулар гына безнең авылдан ерак иде. Әтием җимеш бакчасына таган ясап куйды, шунда атынганда мин гел Бараҗ тауларына карый идем. Бәлки еракта булганга, ә бәлки болытларга, күксел томаннарга күмелеп утырганга, алар миңа зәңгәр һәм биниһая серле булып тоела иде. Чынлап та зәңгәр идеме ул таулар, белмим, чөнки беркайчан да аларга барып җитә алмадым. Үзләренә таба барган саен ул тылсымлы таулар никтер ерагая гына кебек, алар артында гүя төпсез бушлык кына, гүя җирнең чите, анда тормыш юк та сыман. Җиргә яктылык, җылылык биреп, баш очында балкыган кояшның да нәкъ менә шул таулар артына китеп югалуы аларның серлелеген тагы да арттыра иде. Әйтерсең лә, ул таулар күренмәс җепләр белән кояшны үзләренә тартып китерәләр дә, куеннарына яшерәләр.
Офыктагы зәңгәр таулар киләчәгем кебек ерак, серле һәм ымсындыргыч иде.
Балачак иленнән аерылгач та, тауларга соклануым, аларның бөеклегенә, серлелегенә ышануым кимемәде. Җир өстеннән күкләргә ашкынып күтәрелгән, карашларын кояшка, йолдызларга төбәгән ул тауларның колач җитмәс куеннарына әллә нинди серләр яшеренгән, караңгы мәгарәләрендә без белмәгән үзгә, ят тормыш кайный, ә биек таулар артындагы төпсез упкыннарда әллә ничә кояш алтын нурлар сибеп, ял итеп ятадыр кебек тоела...
Тянь-Шань тауларын мин төннәрен күзәтергә яратам. Бакчадагы эскәмиягә чыгып утырам да, мөселман кешесе Мәккәгә төбәлеп намазга оеган сыман, тауларга карап онытылам.
Кызык та, хәйләкәр дә бу таулар. Әкияттәге матур кыз кебек. Хәтерлисезме, шундый әкият бар: көчле, батыр бер ярлы егете ифрат чибәр кызга өйләнә дә, бу гүзәлгә юньсез патшаның да күзе төшә. Аны үзенеке итәр өчен, патша төрледән-төрле мәкер-хәйләләр кора: кызның сөйгәненә башкарып чыкмаслык авыр-авыр эшләр йөкли, әллә кайларга, җиде тау, җиде диңгез артларына, ерып чыкмаслык карурманнарга җибәрә, егетне ничек тә харап итмәкче була. Ләкин ни гаҗәп, кияве патша йомышы белән китеп баруга, кыз иләмсез карчыкка әйләнә дә куя. Комсыз, азгын патша гүзәлкәйне үзенеке итәргә теләп, бу йортка күпме килсә дә, коты очып, буш кул белән чыгып китә. Бары тик кадерлесе янында гына кызга кабат яшьлеге, чибәрлеге кайта...
Таулар да шул хәйләкәр кыз сыман үз матурлыкларын кояшка түгел, бары айга, йолдызларга гына ачалар бугай. Көндезләрен алар артык гади, хәтта бик кыюсыз, күндәм күренәләр, әйтерсең матур йөзләрен чадра белән каплап куялар. Кояш офык артына югалып, күктә якты йолдызлар кабынгач та, ул чадра гүя каядыр югала, һәм тауларның нурлы йөзе ачыла. Төннәрен алар шундый якты, бөтен дөньяга нур сибеп, балкып утыралар, карап-сокланып туймалы түгел. Бу илаһи матурлыктан бар күңел-кальбем кытыклана, йөгереп барып шул мәгърур тауларга сыенасым, аларның бөек серләренә кушыласым килә. Монда ни өчендер йолдызлар да якынрак кебек. Якынрак та, яктырак та, хәтта күбрәк тә кебек. Бөтен күк йөзе йолдыз белән тулы. Үрел дә ал гына. Әллә аларның таулар белән уртак сере бармы? Шуңа күрә кешеләр йокыга талгач, серләшер өчен үзләре тауларга төшәме икән?
Әйдә, меник әле шул тауларга дип, Әнәскә әллә ничә әйттем инде. Ә ул көлә генә: “Нәрсәң калган анда? Тауда куйлар гына йөри.” Әнәс шул таулар итәгендә туган, гомере буе шунда яшәгән, минем өчен яңа-ят, серле булган бу матурлыкка күзе-күңеле күптән күнгән. Аның бар кайгысы - акча эшләү. Мондагы чая, әрсез халык хөкүмәт биргәнне генә көтеп утырмый, табыш алуның, җиңел баюның әллә нинди яшерен юл-ысулларын белә.
Майлысуда төрле халык яши: кыргыз, үзбәк, урыс, татар, немец, украин, эстон... Немецлар, Кырым татарлары бирегә көчләп китерелгән, диләр. Безнең халыкны беркем чакырмаган-кумаган бугай, үз теләкләре белән акча эшләргә килгәннәр, чөнки монда уран рудасы чыгарыла торган шахта булган. Минем җизнәм дә гомере буе шунда эшләгән, яшьлеген, сәламәтлек-көчен таулар куенында калдырган да, вакытыннан алда ялга чыгып өйдә утыра. Тик утырмый үзе, тынгысыз кеше кулына эш таба. Көннәр буе бакчада, ишегалдында әвәрә килә, куяннар, куйлар үстерә.
Ә Фатыйма апа хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Аларның олы кызлары Рамилә гаиләсе белән Ташкентта, быел егерме җиде яшен тутырган Әнәс әти-әнисе янында яши. Җизни дә, апа да аны башлы-күзле итмәкче булып мәш киләләр, тик Әнәснең өйләнергә исәбендә дә юк: “Хәзер менә! Хатын ашатып ятам ди, кирәге бер тиен!” – дип гел кирегә сукалый. Үзе исә кача-поса ике балалы марҗа янына йөри. Бу гамәле миңа һич тә ошамый инде. Егет башың белән хатыннар сөеп йөр, имеш. Тегесенең ирен анаша саткан өчен төрмәгә утыртканнар икән. Авылыбызның “җирле радиосы” Мәмдүдә апа кебек күп күрәм, күп беләм мин, чөнки йокламыйм.
Их, йокламыйм шул мин... Йоклар өчен күңел тыныч булу кирәк. Ә ул юк... Һич тә тыныч түгел күңел. Минем хәлләрне белсәгез, аңласагыз икән! Әнием эче пошканда гел әйтә иде, җанымны корт кимерә, дия иде. Корт кимерү дигәннәре шулай була икән...
Мин бу якларга эз югалтыр өчен аптыраганнан гына килеп чыктым бит. Кайдалыгымны беркем белми. Алай гына түгел, исәнме, юкмы икәнемне дә белмиләр... Энем әле бәләкәй, ул аңламас, ә әтием кайгырадыр. Әбием дә борчыладыр. Чит кеше түгел ләбаса, киребеткән булса да үз оныгы. Ә үги анам эчтән генә сөенеп йөридер... Ә бәлки, сөенми дәдер. Аңлый алмадым инде мин аны. Аңламагач, ничек теләдем - шулай уйладым... Дөресен әйткәндә, минем аны начар итеп күрәсем килә иде. Чөнки үги ана берничек тә яхшы була алмый. Хәтта яхшы булса да, аңа яхшы диясе килми. Менә шул гына.
Мин бу җирдә егерме ел йөрим инде. Һәр елда унике ай бар. Димәк, мин ике йөз дә кырык ай яшим икән. Әгәр инде көннәрен дә исәпли башласаң... Ай-һай гына инде... башың җитмәле түгел.
Вакыт дигән нәрсә мине гомумән бик аптырата әле. Вакыт үтә, гомер үтә, диләр. Ничек үтә соң ул? Кояш чыккан-батканга карап кына вакыт билгеләү һич тә дөрес түгелдер ул. Барысы да чагыштырмача гына бит. Вакыйгалар белән янәшә куеп уйлый башласаң, минут, сәгать, көн дигән төшенчәләр үз көчен, мәгънәсен югалта да куя. Гаҗәп түгелмени, Майлысуга килүем әле кичә генә кебек. Ә Мәскәү-Ташкент поездына утырып, туган яктан чыгып китүемә гүя айлар гына түгел, еллар, гасырлар үткән. Бик-бик күптән булган кебек анысы. Югыйсә шул ук вакыт арасы, Майлысуга килүемә дә, туган яктан китүемә дә әле ярты ел да юк ...
Уйлыйм, уйлыйм да аптырыйм, чынлап та минем белән булдымы соң бу хәлләр?! Беренче мәхәббәт... Сәлим белән очрашып йөрүләрем... Юлда машина көтеп торганда Женяны очратуым, больницага килеп эләгүем, дөм караңгы төндә тәрәзәдән чыгып качуым... Бу вакыйгалар бик-бик күптән булган гына түгел, хәтта аларда минем бер катнашым да юк кебек. Әйтерсең, әллә ничә серияле бер маҗаралы кино гына караганмын...


Мин - яңа сигезенче сыйныфны тәмамлаган унбиш яшьлек кыз. Тиешле документлар кирәкле җиргә илтеп тапшырылган. Аттестатым “кызыл” булгач, имтиһан биреп йөрисе юк. Сентябрь җитү белән, култык астына китап-дәфтәрләрне кыстырып, туп-туры укырга гына китеп барасы. Шуңа күрә борчу-дәртсез йөрим, вакытны юкка-бушка уздырмас өчен әбиемә булышам. Ул кунак йортында эшли. Һәр җәйне безнең колхозга ярдәм итәргә дип шәһәрдән шоферлар, төзүчеләр килә. Менә шундый килгән-киткән халык өчен авыл уртасында махсус йорт тора. Безнең авылда аны ни өчендер урысчалап “Дом приезжих” дип йөртәләр. Әмма беркем дә авыз тутырып дөресләп әйтеп тормый, әлбәттә. Ике сүзне бер итеп “домприжи” дип кенә җиббәрәләр.
Без әбием белән шунда эшлибез. Һәр җәйне шулай. Әби эшчеләргә аш пешерә, керләрен юа. Ә мин җыештырам, савыт-саба юам, су ташыйм...
Ул көнне дә гадәтенчә җыештырынып йөри идем. Болын хәтле мәйданны һич тә иелеп, кул белән юып интегәсе килми. Шул хәтле пычрак! Шофер агайлар аяк киемнәрен алмаштырып мәшәкатьләнмиләр, урам тузанын рәхәтләнеп ташыйлар, юып кына өлгер. Артларыннан үзләре җыеп йөрсәләр, алай итмәсләр иде дә бит... Тик ирләр, әби әйтмешли, хатын-кыз хезмәтен бәяли беләмени?!
Әй, барыбер шул була дип, мин дә алай бик тырышмыйм. “Яшәсен ялкаулар таягы!” - димен дә, шуның белән әрле-бирле майлыйм гына, юылганы юылыр, юылмаганы калыр. Ярамаган тагын бу килмешәк халыкка, монда туй мәҗлесе үткәрәсе юк әле.
Эшләргә күңеллерәк булсын өчен радиоалгычны бар көченә кабызып куям, ә аннан вальс тапшыралар. Күңелне айкап ташларлык шундый матур көй яңгыраганда яп-яшь кызның идән юасы киләме?! Түзмәдем, ялкаулар таягын үземә “кавалер” иттем дә, тотындым бүлмә буйлап әйләнергә: “ла-лай ла-ла –ла –лай-ла...” Имеш, мин терсәгенә хәтле ап-ак перчаткалар кигән, ап-ак күлмәкле гүзәл кәләш, әйтерсең киң күкрәкле, ифрат чибәр киявемнең иңнәренә сарылып, мәрмәр идәнле зиннәтле бер сарайда биим...
- Сударыня! Вальс со шваброй не танцуют!
Көтелмәгән тавыштан сискәнеп туктап калам. Бу вакытта монда беркем булырга тиеш түгел, барысы да эштә, басуда ләбаса. Кем бу? Мин ни дә булса аңларга, әйтергә өлгергәнче егет ялкаулар таягын читкә алып ата да, бер кулын билемә сала, икенчесе белән кулдан тота һәм мине көй агымына бүлмә буйлап очырта башлый. Ул миңа шундый якын, аның кайнар сулышын тоям, алсуланып торган чиста йөзен, озын сары керфекләр арасында нурлар чәчеп балкыган зәңгәр күзләрен, күпереп торган дымлы иреннәрен, шул иреннәр өстендә борын төрткән алтын төк бөртекләренә хәтле ап-ачык күрәм. Егет өстендә затлы смокинг түгел, әлбәттә, юа-юа әүвәлге төс-сыйфатын югалткан соры футболка гына, һәм аңардан һич тә хушбуй түгел, тозлы кыяр, тәмәке исләре килә. Мин партнерымның иңеннән генә, зур учларындагы кулым кайнар ком эченә эләккәндәй кызыша, билемнең аның бармаклары кагылган турысы утлы күмер тигәндәй пешә. Әни!- дөрләп янам бит мин хәзер! Ә ул үртәгән шикелле көлемсерәп миңа карый. Без әйләнәбез, бүлмә әйләнә, тәрәзәдән сузылган алтын кояш нурлары тәнгә генә түгел, җанга, күңелгә урала...
Ах, бу тылсымлы музыка мәңге туктамасын иде!
Әмма ул туктый. Егет кинодагы көяз джентельменнар сыман миңа баш ия, елмаеп:
- Ә сез бик җиңел биисез. Күбәләк кебек очасыз, - ди.
- Мәктәптә бию түгәрәгенә йөргән идем, - дигән булам мин.
- Бу вальс соңгысы булмас бит, ә, Золушка?
- Мин Золушка түгел.
- Шулаймыни? Ах, гафу, без ялгышканбыз! Бу гүзәлгә кем дип дәшик икән? Сер булмаса, бәлки әйтерсез, туташ?
Күзләремне егетның үткен карашыннан яшереп, оялып кына җавап бирәм:
- Наргизә...
- Нагизза? Юк, истә калдырып булмас... Татар исемнәре артык катлаулы, просто ужас! Әгәр Настя гына дисәм, ярыймы? Настя, Настенька... Әкияттәге гүзәл кыз ул. Син дә коточкыч чибәр! Сиңа бата бу исем. Үпкәләмисеңме, Настенька. Матур яңгырый бит!
Матурын матур да... Тик бер дә безнеңчә түге шул, колакка да, күңелгә дә ятмый. Татарча юньләп белмәүче туганнан-туган сеңлем Венера “нәрсә” сүзен бозып-имгәтеп шулай “настя” дия иде. Хәзер анысын да әйтми инде, гел урысча гына сөйләшә. Ә үз исемемне бик яратам мин. Аны миңа әбием кушкан, ут-ялкын кебек тере булсын, балкып торсын дигән.
Шулай да егетнең теләге белән ризалашырга туры килер, мөгаен. Әйдә, эндәшсен инде үзенчә, түзәрбез. Безнеңчә әйтә алмагач, нишлисең...
- Ярый соң, Настя диегез...
- Ә миңа таныш-белеш халык Евгений дип дәшә. Женя дисәң дә ярый. Сезгә яңа клуб төзибез. Николай Борисович үз бригадасына чакырган иде. Бераз акча эшләргә исәп бар.
Женя тәрәзә буендагы карават янына килеп юл сумкасын актара башлый, аннан бер кап тәмәке тартып чыгара:
- Егетләр сорады. Әлмәт күчтәнәче алып килдем үзләренә. Сезнең кибет бигрәк хәерче, берни юк. Ничек яши мондагы халык?
- Ачтан үлгән кеше юк әле! Тәмәке генә бардыр анысы, беткән чагы гынадыр, - дип акланам мин. Әлмәт егете каршында үз авылымны бер дә хәерче итеп күрсәтәсе килми.
- Шулай дип өметләник, - дип елмая Женя.
Чыгып киткәндә яныма килеп колагыма серле генә пышылдый:
- Настенька... Бүген кичке уенда кабат очрашырбыз дип ышанам.

Ул чыгып киткәч тә, сихерләнгән кешедәй байтак искә килә алмый торам әле. Идәнне ничек юып бетергәнемне дә хәтерләмим хәтта...
Иске клуб сүтелгән, ә яңасы төзелеп кенә килә. Кинога йөрүләр бетте. Ләкин аңа карап беркемнең дә өйдә телевизор карап утырасы килми. Шундый матур җәйге кичләрне ничек әрәм итәсең?! Үз ишләрең белән аралашасы, күңел ачасы килә бит. Көн белән төн кушылып, җиргә эңгер-меңгер аяк баскач та авыл яшьләре мәктәп бакчасына җыела. Монда кино карап булмый инде анысы, хәер аның кирәге дә шул чама гына. Аның каравы рәхәтләнеп биибез. Оялып, тартынып тору юк, чөнки бакчаны урам баганаларыннан төшкән саран ут кына яктырта. Гашыйклар агач ышыгына кереп рәхәтләнеп серләшә, үбешә, аулак урын эзләп ерак йөрисе түгел. Җәй көне авыл җанлана, кичләр дә күңелле. Чөнки җәен төрле тарафлардан кунаклар, әби-бабай янына шәһәр оныклары кайта. Авылга шәһәр рухы өстәлә, урамнарда урыс сүзләре, урыс җырлары яңгырый башлый. Кала исе иснәп кайткан мактанчык студент халкы кичке уенда бар көченә магнитофон кабызып куя да, шуннан агылган дәртле көйләр агымына кушылып, әби әйтмешли, корт чаккандай и боргалана, и сикерә... Аларга карап без дә маймылланабыз. Анысы туйдыргач. әти-әниләрдән калган уен-биюләр башлана.
Мин килгәндә кырык яшенә җитсә дә һаман кияү егете булып йөргән Халит абый такыр башын гармун өстенә кыңгыр салып, һәрвакыттагыча үзенең “Чыгарсыңмы каршы алырга”сын уйный, ә уртада берничә пар иренеп кенә селкенә, каен төбендәге эскәмиядә тезелешеп утырган олырак кызлар гармунга кушылып моңлана иде:
Кырык эшең ташлап кырык якка,
Чыгарсыңмы каршы алырга?
Уенда кеше аз, чөнки әле иртә. Көтү кайтып, сыерлар савылгач, кояш офыктагы зәңгәр таулар артына китеп югалгач кына мәктәп бакчасындагы мәйдан гөрли башлый.
Сабырсыз карашым Женяны эзли, тик ул күренми әле. Аның каравы каршымда әллә кайдан Сәлим пәйда була:
- Ай-яй, Наргизә, бигрәк матур син бүген! Әйдә биибез, - дип кулымны кыса.
Мин бүген чынлап та бик матур булырга тырыштым шул. Кием сайлый-сайлый башым катып бетте. Шәһәр егетенә ни ошаганын авыл каян белсен? Сайлана торгач чыгарылыш кичәсенә дип тектергән, кара җирлеккә вак-вак ак борчаклар сибелгән ефәк күлмәгемне кияргә булдым. Бик килешә дигәннәр иде аны. Күлмәгем дә кара, чәчем дә. Сары булса яхшырактыр да... Сары чәчле кызлар курчак кебек матур була бит. Безнең класста бар иде бер сары баш. Чәче кояш учындагы алтын кебек җемелдәп тора, артист кына буласы бит үзенә, ә ул җүләр сатучылыкка укымакчы. И-и, үз кадерен үзе белми йөри.
Мин көзге янында бик озак бөтереләм. Чибәрлегемә сокланып түгел, нәкъ менә матур булмавыма аптырап. Озаграк карагач, күз ияләшәме шунда, мең кат күргән, аркылыга-буйга мең кат өйрәнеп-тикшереп чыккан йөзең ул кадәр ямьсез булып тоелмый башлый. Тик шунысы гаҗәп, иптәш кызларым мине матур ди. Әллә көләләр, әллә үртиләр. Кайсы җирем матур соң минем? Кашларым нечкәрәк, күзләрем әнинеке кебек зәңгәр, борыным бераз турырак, буем әтинеке сыман озынрак булса, ярыйсы гына да бит... Юк шул, барысы да киресенчә. Бу чәчләрне әйтер идем, һич җыеп бетерә торган түгел, алкаланып-алкаланып маңгаема, иңнәремә таралалар да төшәләр. Якты дөньяга шул тузган бөдрә чәчләр арасыннан бүкәй кебек карап йөрим аннары. Чәчби! Аның каравы иренем менә дигән, анысына инде бер үпкәм юк. Шофер абыйлар машинага ябыштыра торган рәсемнәрдәге матур кызларныкы кебек күпереп тора, буямасам да пешкән чия кебек кып-кызыл!
Әй, белмим инде... Мин көзгегә карап уфтанып куям: кая инде безләргә мондый асыл егетне карату... Шәһәр чибәрләрен күреп үскән Женяны чия иреннәр белән генә шаккатырып булмастыр.
Шулай да, ашыга-ашкына кичке уенга юнәләм. Күңелдә сукыр лампа эчендәге ялкын кебек нәни генә өмет бәргәләнә...
- Әйдә инде, ялындырма, - дип бәйләнә Сәлим.
Белеп торам, ул минем яннан кич буе китмәячәк, озатып та кайтачак. Ә мин аның аша үрелеп, башымны боргалый-боргалый һаман бакча капкасын күзәтәм, дүрт күз белән урыс егетен көтәм. Сәлим аның дөньяда барлыгын белми әле. Шуңа күрә минем хуҗам да, җан-тән сакчым да булып кырымда эре генә басып тора.
Сәлим үзенең мәхәббәтен миңа алты яшендә үк аңлаткан иде. Нишләптер истә дә калган бит. Кыш иде, көне буе чана шудык. Эре-эре карлар ява иде, шуңа күрә икебез дә кар бабайның үзе кебек ап-ак булдык. Тирләп-пешеп, арып-талып урам буйлап кайтып киләбез шулай.
- Чин утыл, мин чине талтып кайтам, - ди Сәлим.
“С” белән “р” хәрефләрен байтак әйтә алмый йөрде әле ул. Мин ялындырып тормадым, мендем дә утырдым моның чанасына. Тик Сәлимнең тартырга көче җитмәде, көчәнде-көчәнде дә, хурланудан башын якасына яшереп карга тезләнде. Мин аны кызганып:
- Ярар, җәяү генә кайтырмын, -дидем.
Шулчак ул еларга җитешеп:
- Мин чине ялатам бит, чин миңа өйлән, яме, - дигән иде.
Бер урамда яшәгәч, күршеләр дә булгач, безнең балачак бергә үтте. Сәлим минем тормышымда гел бар, гел янәшәмдә иде. Мин моңа ияләшкән, шулай булырга тиеш дип кабул итә идем.
Ләкин бүген ул миңа кирәк түгел, янымда булуы ачуымны гына китерә. Бүген мин Евгенийны көтәм.
- Китәм дисең инде, Наргизә... Мин Югары авылда бергә укырбыз дигән идем. Синнән башка ни кызык, ни ямь...
Кайда соң бу урыс малае? Кичен очрашырбыз, дип әллә шаярып-алдап кына әйттеме?
Ә Сәлим һаман ыңгыраша:
- Син китәрсең дә югалырсың... Казан егетләре безнең ише генә булмас. Алып та калырлар үзеңне. Авылның бөтен матур кызларын шулар эләктерә...
- Әй, йөдәтмәле, Сәлим! Казан егетләре кайгысы түгел әле миндә!
- Нәрсә кайгысы соң?
- Нәрсә, нәрсә... Баш кайгысы! Бәлки, йөрәк кайгысыдыр.
- Баш ватарлык ни булды?
- Бәйләнмә инде, Сәлим! Башка эшең юкмы? Нәрсә кирәк соң сиңа?
- Ник ачуланасың, Наргизә? Мин бит сиңа бернинди авыр сүз әйтмәдем...
- Юк-юк, Сәлим, ачуланмыйм. Ачуланаммы соң?! – Йөземә шатлык куна. - Әнә килә бит ул! Ул килә, Сәлим!
- Кем? Кем килә?
Мин телемне тешлим. Җүләр бит, әй, серле шатлыгымны бөтен дөньяга кычкырмасам ни була?
Бакчаның тар сукмагы буйлап, үз бәясен бик белеп, килешле һәм горур атлап Евгений килә. Аны күрми мөмкин дә түгел. Ак костюм-чалбары белән, әйтерсең лә, караңгылыкны ертып, мәктәп бакчасына яктылык ияртеп килә. Әйтерсең, алсу офыклар, зәңгәр таулар артына качкан кояшны тартып алып, бакча түренә элеп куйды. Мин сихерләнгән карашымны аңа төбим, битемә ут каба, аяк астында гүя җир тетри, дулкынлануымнан чак егылмыйм.
Женя килә!
Аны күргәч, шатланам да, көенәм дә. Ник шатланам - сөйләп тору кирәкмәс, болай да аңлашыла. Көенәм, чөнки бар күңелем белән тоям: татлы хыялларым, якты өметләрем акланмаячак... Миңамы соң инде шундый егетнең мәхәббәтен яуларга?! Миңамы соң... И беркатлы авыл кызы, кемгә үреләсең син?
Мондый төшенке уйлардан соң буем тагы да кечерәеп киткәндәй була. Мин уңайсызланып, кимсенеп Сәлим артына посам. Өзелеп көткәнемне, сөю-соклану тулы карашымны сизмәсен берүк, болай да тәкәбберлеге йөзеннән генә түгел, бөтен килеш-килбәтеннән ташып-түгелеп тора.
- Дусларым! Егетләр, кызлар! Игътибар!
Бу - Женя тавышы. Таләпчән, боеручан, кырыс-горур тавыш.
- Игътибар! Музыка!
Женя кулындагы магнитофон төймәсенә баса. Аннан күңелләрне айкап ташларлык ягымлы көй, вальс яңгырый.
Ә Женя...
Юк, булмас... Мондый хәл әкияттә генә буладыр. Ул бит... Ул бит миңа таба атлый! Менә каршыма килеп баса, башын иеп, кулларын суза...
... Ул мине озата кайтты.
- Мин сине арытмадыммы? Тын алырга да ирек бирмәдем үзеңә.
- Юк. Мин биергә бик яратам. Төне буе биергә дә риза, – дим мин. “Синең белән” дип уйлап куям эчемнән.
Капка турына җиткәч, ул кул биреп, тыйнак кына хушлаша:
- Тыныч йокы, матур төшләр, Настенька.- дип китеп бара.
Тик матур төшләр күрергә насыйп булмый. Чөнки ул төнне бөтенләй йоклый алмыйм. Бар күңелемне биләп алган хисләр давылы тәнемә дә, җаныма да тынгы бирми. Минем урамга чыгып йөгерәсем, очар кошка әйләнеп йолдызларга күтәреләсем, һинд киноларындагы матур кызлар кебек очып-очып биисем, хәтта, ни гаҗәп, йомшак чирәмдә тәгәри-тәгәри елыйсым килә! Бәхет-мәхәббәт хисе әкәмәт сәер тойгы икән ул, кешене тәмам акылдан яздыра икән! Күрәсең, ул кешенең җанын шул тиклем зурайтадыр, һәм ул бичара җан, тәнгә генә сыя алмыйча, әллә кайларга ашкына башлыйдыр. Хисләнеп-хыялланып ятам-ятам да, яктыра башлау белән су буена кер чайкарга төшеп китәм. Күкрәгемә кереп тулган, гомердә татымаган бу кыргый, ят көч тауларны актарып ташларлык иде.
Мин идән юарга ояла башладым. Женялар бүлмәсенә кергәч, гәрчә үзе анда булмаса да, кемдер мине күреп-күзәтеп торгандай дулкынланам, каушыйм. Караватына утырам да, башымны мендәренә салам. Аннан Женя исе килә. Мин сөйгәнемне сагынып-хисләнеп мендәрне үбеп алам. Бәлки нәкъ шул турыда аның дымлы, кайнар иреннәре булгандыр, менә шулай бер-беребезне үбәбездер... Ә бит ничә көн очрашып та, аның мине кочканы, үпкәне юк... Чынлап та, нигә үпми икән ул мине? Әллә ошатмый, яратмыймы икән? Алайса, нигә минем белән генә бии, нигә гел озата кайта? Киноларда күрсәтәләр бит, егетләр үзләренең яраткан кызларын гел иркәләп, үбеп кенә торалар. Әнә, Сәлим дә бит яраткач, кочакларга гына тора, тик мин аны якын да китермим.
Ничек җаен табадыр, аның шулай эш ташлап йөрүенә ничек түзәләрдер, Женя әледән-әле бүлмәсенә кереп-чыгып йөри. Сиздерми генә, әкрен генә басып керә дә, кинәт билемнән йә беләгемнән тотып ала. Мин куркудан чырайлап кычкырам. Ул икәнен белгәч, тәнемә ут каба, битем кызыша, йөрәгем дулый башлый.
Дөресен әйткәндә, мин аннан бераз шүрлим дә әле. Чөнки урысча яхшылап сөйләшә алмыйм. Күбрәк ул сөйли. Мин тыңлап кына утырам. Ләкин ул сораулар биреп аптырата. Сәлимнең миңа битараф түгелен сизеп алган икән очлы күз, аның турында сораша. Ә минем сөйлисем килми. Ни дисәң дә, Сәлим - балачак дустым, минем аркада шулай газапланып йөрүе бер дә рәхәт түгел, үземне гаепле сизәм. Ләкин нишлим, ни хәл итим соң, бар күңелем, йөрәгем бары берәүгә - Женяга гына тартыла бит. Хисләрне төйнәп-яшереп бетерә торган түгел, мәхәббәтем күзләремнән түгелә. Кем өчен ут йотканны дөм сукыр кеше генә сизмәс.
Кызлар безгә көнләшеп карый, егетләрнең ачуы килә. Беләм-сизәм инде, Сәлим дә үртәлеп, эчтән кайнап йөри. Беркөнне әйтте:
- Әгәр бу урысыңны ташламасаң, бөтен авыл белән җыелып измәсен изәбез!
- Тиеп кенә карагыз, әтигә әйтеп, төрмәгә утыртам үзегезне, - дидем мин.
Миндә тәкәбберлек бар инде. Мин бит “түрә кызы”. Әти колхозның парторгы. Эчеп, эшкә чыкмый йөрүчеләрне утлы табада биетә ул. Безнең әтине гадел кеше диләр. Әбине дә шулай диләр. Усал, ләкин дөрес карчык, имеш... Усал булуы хак, анысына тамчы да шик юк, ә менә гадел диюләре белән килешмим. Әби әниемне бер юкка рәнҗетә, гел аны хурлап, гаепләп тора. Әни каршы дәшми, бөтен үпкә-рәнҗүләрен эченә җыя да, аннары кача-поса елый. Күз яшьләрен миңа күрсәтәсе, борчылуын сиздерәсе килми. Бик йомшак күңелле кеше шул әнием. Шул йомшаклыгы аркасында бухгалтер булып эшли алмыйча, китапханәгә күчкән дә инде. Бухгалтер булу өчен усаллык, катылык кирәк, ди.
Женя белән очрашып йөрүемне әнигә җиткергәннәр. Беркөнне чәй янында икәүдән икәү калгач, әйтте:
- Килгән кеше чит кеше инде ул, бүген - монда, иртәгә - тегендә. Аларга тырнак очы кадәр дә ышаныч юк. Бу урысны ияләштермә, кызым, сак була күр. Үз авылың кешесенә җитми барыбер, Сәлимең белән генә очраш. Аңа бер сүзем юк, акыллы, ышанычлы егет.
Их, әни... Эш акыллы булудамыни?! Дуслык белән мәхәббәт бер түгел ич. Мин Женяның карашыннан да исерәм, тәнемне-җанымны гүя ялкын ялмап ала. Бу бөтенләй башка хис, башка халәт! Сәлим хәзер күземә дә күренми, бармы ул дөньяда, юкмы - миңа барыбер. Ә Женяны уйламаган минут-секунд юк, йөрәгем аның исемен әйтеп тибә, күз алдымда - аның көләч йөзе, колагымда - ягымлы тавышы, күңелемдә - назлы сүзләре... Өнемдә дә, төшемдә дә ул, бары ул! Аерылышу турында уйласам да, үләргә җитешәм, җанымны тау хәтле сагыш биләп ала. Мин Женяны югалтудан бик куркам, аннан башка дөньяның бер яме калмас төсле. Үз ихтыярым белән ничек аннан ваз кичим дә, баш тартыйм ди?!
Әниемне тынычландырырга теләп:
- Кайгырма, әни. Женя тәртипле, яхшы егет ул, - дим.

Рәмзия Габделхакова