✨Гомерләрне җыр итүче Виктор дәдәй Спиридоновка - 70 яшь!🎉 Мамадышта гомер итүче Виктор Спиридонов – Карпыйлар белән Макарлар нәселенең генә түгел, ә районыбызның хөрмәтле дәдәсе😍 Комазан башы авылында туып, Дүсмәттә балачак, үсмер елларын уздырган яраткан дәдәебезгә, бездән күрептер, Мамадыш районындагы башка кешеләр дә “дәдәй” дип эндәшә. Агач эше остасы, балыкчы, гармунчы безнең дәдәй. Лаеклы ялга чыкканнан соң, Дүсмәт авылы мәдәният йортында “Җиңгәчәйләр” керәшен халык ансамблен оештырып, гомеренең бу матур чорын җыр итеп яши. ЯЗМАНЫ УКЫГЫЗ:👇 https://tuganaylar.ru/news/xabarlar/gomerlarne-yr-ituce-viktor-dadai-spiridonovka-70-ias