☪️ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА Ни өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәдне ﷺ сурәтләргә ярамый? Динебездәге мөһим принципларының берсе - ул Пәйгамбәребезнең сурәтләүне тыю. Бу кагыйдә гасырлар буена саклана һәм тирән тамырларга ия. Ни өчен сурәтләргә ярамый соң дигән сорауга җавапны аңлау өчен, түбәндәге пунктларга игътибар итү дә җитә: 1️⃣ ХӨРМӘТ. Мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәдне ﷺ бик ярата һәм хөрмәт итә. Ә аның сурәтләрен ясау (яки фильмнарда Пәйгамбәр ролен башкару) Пәйгамбәрнең дәрәҗәсен төшерү кебек кабул ителә. 2️⃣ Ислам ШИРЕКне тыя. Пәйгамбәрнең сурәтен ясау шул сурәткә табынуга китерергә мөмкин. Кешеләр гыйлем җитмәгәнлек белән, шундый хата ясарга һәм зөр гөнаһ кылырга мөмкин. 3️⃣ ТАРИХИЛЫК ПРИНЦИБЫ. Мөселманнар Пәйгамбәребез Мөхәммәднең ﷺ генә түгел, башка пәйгамбәрләрнең дә сурәтләрен ясамаска тырышканнар. Чөнки мондый төр сурәтләр Исламның асылын ялгыш аңлауга китерергә мөмкин. Тулырак...