Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Парлы ялгызлар

Утыз дүртенче өлеш.Бүген ниһаять Кәрим булачак киленне таныштырырга алып кайта. Нәфисә үзенә киленнән дә күбрәк борчыла кебек тоелды. Менә кунаклар кайтып капкадан керделәр. Алъяпмасын салып Нәфисә аларны каршы алырга чыкты. Шомырт кара чәчен үреп, уң якка сузып салган ,чып-чын татар кызы иде Әнисә. Кызның да әлеге вакытта югалып калуы сизелде. Утыз дүртенче өлеш.
Бүген ниһаять Кәрим булачак киленне таныштырырга алып кайта. Нәфисә үзенә киленнән дә күбрәк борчыла кебек тоелды. Менә кунаклар кайтып капкадан керделәр. Алъяпмасын салып Нәфисә аларны каршы алырга чыкты. Шомырт кара чәчен үреп, уң якка сузып салган ,чып-чын татар кызы иде Әнисә. Кызның да әлеге вакытта югалып калуы сизелде.
- Төкле аягың белән кызым. Безнең йортка соңгы керүең түгел дип ышанып калабыз. Түргә уз, без сине көттек,- диде үзе дә югалып калып, нәрсә әйтергә белмәгән Нәфисә.
Бөтенесе бергә зур бүлмәгә кереп утырдылар.
- Әни мин әйттем инде, бу кыз, сезнең булачак киленегез Әнисә була, - дип Кәрим барысын да бер б

Утыз дүртенче өлеш.Бүген ниһаять Кәрим булачак киленне таныштырырга алып кайта. Нәфисә үзенә киленнән дә күбрәк борчыла кебек тоелды. Менә кунаклар кайтып капкадан керделәр. Алъяпмасын салып Нәфисә аларны каршы алырга чыкты. Шомырт кара чәчен үреп, уң якка сузып салган ,чып-чын татар кызы иде Әнисә. Кызның да әлеге вакытта югалып калуы сизелде.

Утыз дүртенче өлеш.
Бүген ниһаять Кәрим булачак киленне таныштырырга алып кайта. Нәфисә үзенә киленнән дә күбрәк борчыла кебек тоелды. Менә кунаклар кайтып капкадан керделәр. Алъяпмасын салып Нәфисә аларны каршы алырга чыкты. Шомырт кара чәчен үреп, уң якка сузып салган ,чып-чын татар кызы иде Әнисә. Кызның да әлеге вакытта югалып калуы сизелде.
- Төкле аягың белән кызым. Безнең йортка соңгы керүең түгел дип ышанып калабыз. Түргә уз, без сине көттек,- диде үзе дә югалып калып, нәрсә әйтергә белмәгән Нәфисә.
Бөтенесе бергә зур бүлмәгә кереп утырдылар.
- Әни мин әйттем инде, бу кыз, сезнең булачак киленегез Әнисә була, - дип Кәрим барысын да бер берсе белән таныштырды. Ачыклау буенча әтисе элек полициядә эшләгән һәм адвокатурага күчкән. Әнисе Казанда зур оешмада бухалтериядә эшли. Кыз исә үзе укытучы булырга әзерләнә.
Кыскача танышкач Нәфисә:
- Әнисә кызым, син әти-әни дисеңдә, исемнәре ничек соң, безгә кем дияргә аларга.
Бетенесе көлеп җибәрде.
- Чыннан да, гафу итегез, әтием Вәгыйз, әнием Илсияр.
Нәфисә әллә нишләп китте.бу тормыш шаяруымы, әллә бары туры килүме? Әгәр хәзер туры сораса, бу кешене хөрмәт итмәү булачак. Юк, юк, ул алай эшли алмый, ничек итеп беренче танышуда ук кешедән допрос алып була инде? Алланың рәхмәте белән бу бары туры килү генә булсын иде дип уйлады Нәфисә. Тик ялгышты гына шул. Кыз сорарга баргач, ишектән керүгә аны Илсияр елмаеп каршы алды.
- Сәләм сәләм дуслар. Менә бит Аллахы Тәгалә безгә ничек кабат очрашырга язган. Хәзер инде бер шигем юк, кызым иң яхшы кайнана кулына эләгә.
- Тукта Илсияр, кешеләргә өйгә керергә ирек бир, аннары ләчтит сатырсың,- дип хатынын сөйләүдән туктатырга теләде булачак кода.
Камил белән Нәфисә бер берсенә аптырап карадылар. Тик артка юл юк. Кунаклар өйгә кереп утыргач, Илсияр тагын:
- Беләсеңме Нәфисә, кызым исемеңне әйтүгә, синең үз үзеңнең тотышыңны сөйләүгә, син икәнеңә бер шигем юк иде. Җитмәсә әтисе Камил абый да дигәч, бетереп шатландым. Абый сине Камил исемле егеткә кияүгә чыкты дип сөйләгәне искә төште. Мин бик шатмын сезнең белән очрашуыма, кабат танышуыма. Әти-әниеңнең хәлләре ничек Нәфисә?
- Әнием үлде инде күптән, әти безнең белән яши. Ә үзеңнең әти-әниең нихәл? Талия апа ничек?
- Аллага шөкер итеп яшәп яталар. Картлар бит инде. Шәһәргә киләселәре килми. Бик ,бик картайдылар инде, үзең күрерсең. Алла теләсә никахка килерләр.
Нәфисә әллә нишләп китте. Ничек итеп тормыш сукмаклары кабат очраштырды бит аларны . Ничек итеп ул Хәйдәр абыйның йөзенә карасын? Ләкин борчылыр сәбәп юк бит, Нәфисә ул сораганны эшләде. Ә хәзергегә аның катышы юк. Үз уйларында йөзеп Нәфисә аерым, ачык нәрсәләр сөйләшкәннәрне аңламый да калды. Өйгә кайтырга юлга чыккач кына Камил Нәфисәгә карап:
- Сиңа бик авыр булды шулаймы? Нәфисә алтыным, улыбыз өчен булса да белгертмә, күп сулар акты бит. Мин сине һәрвакыт аңлап килдем, һәрвакыт яныңда да булам, йөрәгеңә авыр алма.
- Рәхмәт Камил, менә бит язмыштан узмыш юк дигәне шулдыр инде. Борчылма, улыбыз хакына мин барына да түзәм, бәхетле генә булсын.
Әйе, түзәм дип әйтүе җиңел, ләкин йөрәк әрнүләренә ничек итеп түзәргә соң? Хәйдәр абый әйткән сүзләр әле һаман да колагында яңгырый. Нишләргә, нишләргә? Үзен кире борган кебек Әнисәне дә кире борыргамы? Яшь кызның ничек күңелен төшерергә соң ? Кайчандыр синең бабаң, минем сөюемнән көлеп, яраткан кешем белән араны эзде дипме? Бәлки синең бабаең минем йөрәгемне яралады, шуңа да мин сине килен итеп кабул итә алмыйм!”,- дипме? Әйе, әйтеп була, ә аннары? Ә аннары нишләргә? Хәйдәр абый чакырган кебек чакырып алырга да, әни белән улы арасына кереп, араларын бозма, упкын ясама дип әйтергәме? Юк, юк, ул моны эшли алмый. Нәрсә генә булмасын, улының бәхете Нәфисә өчен беренче урында. Төшен кысып барына да түзә шул ана кеше баласы өчен. Бөтен җир шарының авырлыгын күтәрә ала баласы өчен, ә менә баласының күңелен төшереп, йөрәген яралый алмый. Нәфисәнең үткәннәргә бер генә дә кайтасы килмәде, тик язмыш үзенекен эшләде. Әйе, алда нәрсәләр көтә аны? Әле бит никах белән туйда Илсур һәм аның хатыны белән очрашырга туры киләчәк. Шул билгесезлек Нәфисәнең йөрәген телгәли дә инде.
- Нәфисә, кайтып җиттек, өйгә кермисеңме әллә?
Нәфисә уйларыннан арынып:
- Кермичә кая барыйм инде Камил, әти дә көтәдер безне.
- Син керә тор, мин машинаны гаражга куям, - дип Камил кире Нәфисәгә карап:
- Нәфисә бәлки әтиеңә бик төшенеп бетерлек итеп әйтмәссең кода-кодагыйларның кем икәнен? Ул бит барыбер туйга да, никахка да бара алмый. Борчылып ятмасын дип әйтүем генә инде.
- Син һәрвакыттагыча хаклы Камил. Ярый, әйдә тизрәк кер, минем авызым кипте, синең дә чәй эчәсең киләдер.
- Монда инде син хаклы, эчәсе килә не то слово, бочкасына төшәсем килә.
Нәфисә иренә карап елмайды да өйгә кереп китте. Кадерле кешеләре кайтканны сизеп Барый абый да яңа хәбәрләр белергә ашыкты.
- Кызым, исән-сау гына кайтып җиттегез, Аллага шөкер. Әй Ходаем, әле ярый үзем генә яшәмим, өйдән чыгып китсәгез дә, кайтканыгызны көтәм, борчылам Бәхетемә озак көттермисез . Ай-яй, бигрәк кыен карт кешегә үзенә генә өйдә, авылда үзләре генә яшәгән әти-әниләр хакында борчылып алдым. Аңлыйм аларны да, туган җиреннән китергә бер дә ансат түгел. Ләкин үзең генә яшәү дә җиңел дип әйтмәс идем.
- Әти сиңа нәрсә булды? Без бит сиңа озак тормыйбыз дидек, менә кайттык та, ә син әллә нәрсәләр сөйлисең.
- Эчтән уйлаганнарны гына тышка чыгардым, шул гына. Ярар кызым, нәрсә булачак туганнар белән таныштыгызмы? Нәрсә инде, әйбәтләрме? Кемнәр алар?
- Әти, бар да яхшы, борчылуларга сәбәп юк, ә син даруларыңны эчтеңме? Сиңа хәзер көч җыярга кирәк, оныгыңның туенда рәхәтләнеп биисең бар.
- Булмас ул кызым, үпкәләмәс әле Кәрим, ул белә мин аларның икесен дә бик яратканны. Анда барып кеше келдереп булмас инде кызым.
- Әти, Гүзәл кайттымы? Өйдәме ул?
- Тотарсың аны өйдә, яллар бит, авылга дип кайтып китте. Сез кайткач, үзләре шалтыратсыннар диде.
- Мин шалтыраттым, тик ул телефонны алмады.
- Кем телефонны алмады инде,- Камил ишектән керә-керә.— Сөекле хатыным кем белән сөйләшергә тели инде?
- Кызың алмый, аздырып бетердең иркәләп.
- Так-так, тагын мин гаепле, күрдеңме бабай, ул гел минем өстемә аудара.
Барый абый көлеп җибәрде:
- Исем китә сезгә, озакламый йортта килен була, ә сез гел эт белән мачы кебек, оныклар китсә нишлисез?
--Белмим-белмим, мәгаен бер тәрбияче ялларга булыр. Оныкка да, Нәфисәгә дә,- дип Камил көлеп җибәрде.
Нәфисә иренә елмаеп куйды. Әйе, Камиле аның күңелен күрә белә. Күпме гомер итеп, ялгыш кына да авыр сүз әйтмәде. Агымсудай күпме гомер үтеп китте, тормыш җайланды дигәндә генә кабат үткәннәр аяк чаламы инде? Юк, юк, Аллахы Тәгалә моңа юл куймас.
Менә көткән көн килеп җитте. Сөйләшү буенча никах кыз ягында була. Шуңа да Камил белән Нәфисә күчтәнәчләрен алып, Казанга юл алдылар. Бу юл Нәфисә өчен, гомерендәге иң озын юл булды. Нәрсә көтә аны анда? Ә бәлки ул аңа карый да алмас, яки киресенчә күзен дә алмас. Нәрсә генә булмасын Нәфисә Илсурны йөрәгеннән алып ташлый алмады бит. Ә бәлки Илсур аны оныткандыр дип бераз тынычланды. Илсиярләр тора торган йортка җитеп, машинаны туктаткач, Камил Нәфисәгә:
- Син көчле булырга тиеш Нәфисә. Беләм, сиңа бик авыр, ләкин без хәзер бер ни эшли алмыйбыз. Безнең үткәннәр өчен балалар үз бәхетләре белән түли алмыйлар. Үтенәм, тынычлан, мин синең яныңда, онытма!
- Рәхмәт Камил. Син һәрвакыт мине саклаучы фәрештәм булдың. Әйдә, минем белән бар да тәртип. Әнә Кәрим белән Гүзәл дә көтәләр.
Нәфисә белән Камил бер-берсенә елмаеп карадылар да, машинадан төштеләр.
- Әти-әни, бигрәк ялындырасыз инде, сез түгел, мин өйләнәм бит, мин борчылганны беләсез, мин яшьләрчә үземне тотасы урынга, сез үзегезне яшь парлар кебек тотасыз, ә мин куркудан нишләргә белмим.
- Яшь парлар кебек түгел, без әле дә яшь улым. Үзебез яңадан өйләнешәбез сыман. Ярый, әйдәгез керәбез.
Тәрәзәдән күреп, аларны каршы алырга чыккан Вәгыйз:
- Мин инде безнең кыздан баш тартасыз дип торам, кермәгәч.
- Гафу итегез, юлда машинабыз бераз җимерелде,- диде Камил тизрәк.
- Әйдәгез әйдә, сезне генә көтәбез,- кунакларга алдан узарга юл биреп Вәгыйз.
Өйгә кергәч, бүлмәдә утырган туганнары белән таныштыра башладылар. Чират Илсурга җиткәч:
- Ә бу Илсиярнең абыйсы Илсур, һәм аның хәләл-җефете Рузалия була,- диде.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.