Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Услон.РТ

Интернат-йортта даими рәвештә иҗат белән шөгыльләнәләр

Хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендәге "Иҗат шатлыгы" түгәрәгендә катнашучылар беренче эш итеп картоннан трафаретлар ясадылар, һәрберсе үзенә ошаган җәнлекне - аю баласын яисә тиенне сайлап алды. Аннары төсле кәгазьдән вак чәчәкләр кисеп алып, трафаретны ябыштырырга керештеләр. Иҗади эштә интернат яны бакчасында җыелган һәм киптерелгән табигый материалларны да кулландылар. Нәтиҗәдә яшәүчеләрнең бүлмәләрен бизәячәк бик якты һәм матур оригиналь композицияләр килеп чыкты. Гөлчәчәк Карпова сүзләренә караганда, мондый дәресләр социаль хезмәт алучыларның кулларының вак моторикасын үстерүгә зур өлеш кертә, хәрәкәтләрен, күз үлчәмнәрен төгәл үтәргә булыша һәм, әлбәттә, иҗат сөенече бирә. Яшәүчеләрне кичке мәшгульлек чаралары кысаларында мондый кече төркемле мастер-класслар аеруча игътибарга лаек һәм кирәк.

Хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендәге "Иҗат шатлыгы" түгәрәгендә катнашучылар беренче эш итеп картоннан трафаретлар ясадылар, һәрберсе үзенә ошаган җәнлекне - аю баласын яисә тиенне сайлап алды. Аннары төсле кәгазьдән вак чәчәкләр кисеп алып, трафаретны ябыштырырга керештеләр. Иҗади эштә интернат яны бакчасында җыелган һәм киптерелгән табигый материалларны да кулландылар. Нәтиҗәдә яшәүчеләрнең бүлмәләрен бизәячәк бик якты һәм матур оригиналь композицияләр килеп чыкты.

Гөлчәчәк Карпова сүзләренә караганда, мондый дәресләр социаль хезмәт алучыларның кулларының вак моторикасын үстерүгә зур өлеш кертә, хәрәкәтләрен, күз үлчәмнәрен төгәл үтәргә булыша һәм, әлбәттә, иҗат сөенече бирә. Яшәүчеләрне кичке мәшгульлек чаралары кысаларында мондый кече төркемле мастер-класслар аеруча игътибарга лаек һәм кирәк.