Утызынчы өлеш.Көннәр әкрен генә үтә барды. Нәфисә белән Камил ешрак очраштылар. Правлениядә эшләү дә Нәфисәгә күбрәк ошый башлады. Ләкин һәрвакыт тормышта барда җайлана башлангач, чокыр барлыкка килә.
Утызынчы өлеш.
Көннәр әкрен генә үтә барды. Нәфисә белән Камил ешрак очраштылар. Правлениядә эшләү дә Нәфисәгә күбрәк ошый башлады. Ләкин һәрвакыт тормышта барда җайлана башлангач, чокыр барлыкка килә.
Бүген иртән Нәфисә правлениягә килгәндә аны яңалык көтә иде. Колхоз председателе нидер сизенгән кебек, иртүк фермага барган. Чит машина ферма янында басып торганны күреп бик аптыраган. Үз машинасын читтәрәк калдырып, якынырак килгән. Мидхәт абыйның ят кешеләргә бозау биргәнне күргәч, ашыгып правлениягә килеп милиция чакырткан, ә үзе теге машина китеп элгермәсен дип, машинасын аркылы куеп калдырган. Көтелмәгән кунаклар Ренатны төрлечә юлдан алырга теләгән, тик килеп чыкмаган. Район белән авыл арасы ерак булмау, зур роль уйнаган. Анарга булышырга милиция хезмәткәрләре ярдәмгә килеп җиткән. Мидхәт абыйны, һәм ике кунак егетен кулга алганнар.
Нәфисә өчен бу хәбәр көндез яшен суккандай булды. Әйтте, әйтте бит ул ахыры начар бетәр дип, эх тыңлымады. Аны да, әнисен дә тыңламады. Әле көч хәл хатыны Фәймә апа белән сөйләшеп йөри башлаганнар гына иде. Менә тагын арага кара мачы кереп кунаклады, сиздермичә үзенең тырнакларын биткә батырды. Нәфисә берни уйламый үз эшләрен эшләп утырганда Фәймә апа килеп керде. Керү белән исәнләшмичә:
- Шул хәтле кәбәхәт булырсың дип уйламаган идем. Әйт, әйт, нигә дип бездән уч аласың син? Нигә Мидхәт абыең хакында Ренат Мансуровичка сөйләдең! Әйе, мин сине бер гаепсезгә мыскыл иттем, сүктем, ә син шуның өчен уч аласың килдеме? Нәрсә була хәзер әйт, Мидхәт абыеңны төрмәгә утыртсалар мин нишлим?
- Тукта Фәймә апа, син нәрсә сөйлисең!? Беренчедән, мин беркемгә дә бернәрсә әйтмәдем. Аннары мин ник уч алыйм ди? Сез бит бары йөрәк әрнүенә чыдый алмыйча, эшнең нидә икәнен аңламый эшләдегез. Мин уч саклый торган кеше түгел.
- Ә каян белгән тогда Ренат? Каян?
- Сез тагын хата ясыйсыз Фәймә апа. Кешенең гаебен белмичә, гаепләргә ни хакыгыз бар сезнең? Мин Мидхәт абыйга телләп әйттем, зинһар туктатыгыз ул эшне дидем. Беленсә эш начар була дидем.
- Күрдеңме, син, син әйткән аны.
Бүлмәдән тавышлар ишетеп Ренат Мансурович кабинетыннан чыкты.
- Исәнмесез Фәймә апа, нигә әле монда килеп тавыш чыгарып йөрисез?
- Ә син нишләр идең минем урында?
- Беренчедән, син түгел, ә сез. Икенчедән мин сезнең урында түгел, хөкемәт миңа тапшырган урында. Өченчедән мин үз эшемне яхшы башкарырга тырышам. Үз колхозымның малын урларга ирек бирмәм. Ә сез минем урында нишләр идегез, сезнең өегездән мин бозауларыгызны урлап алып чыгып китсәм? Аннары кешегә яла ягарга да ирек бирмәм. Мин дә җүләр түгел, һәрбер бозауны, сыерны яттан беләм, шуңа да фермага еш керәм. Ә бозаулар югала башлаганны күптән сиздем, кем икәнен генә ачыклый алмый идем. Нәфисә алдында сезгә гафу үтенергә кирәк, ул миңа әйтмәде.
Фәймә нәрсә эшләргә белмәде. Ул бер Нәфисәгә, бер Ренат Мансуровичка карап:
- Гафу итегез, нишлим алам соң, башым каткан. Үтенәм Ренат Мансурович зурга җибәрмик. Ант итәм, ул башка алай эшләмичәк.
- Кызык сез. Ул фермада ничә еллар, ничә айлар буе бозаулар урлаган икән? Мин беркайчан да ялганчыларны, намуссызларны яратмадым. Әгәр дә мин хәзер Мидхәт абыйны җәзасыз калдырсам, аннары башкалар нишлиячәк? Башкалар да шулай ярый икән дип уйлаячаклар бит. Аңлыйм, бер, ике була урлап, ә бу юлы мин 6 бозау белән үзем тоттым, сез шуны беләсезме? Үзем үк ничә тапкыр бозаулар югалганны сиздем. Кирәк булгач ник килеп сорамаган? Колхозчыларга ничек тә өлеш чыгарып, җаен табыр идек. Әле кичә генә правлениядә ул хакта сөйләштек. Сыер ике бозау китерсә,берсен алдынгы, яки ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә бирә башлыйбыз дип. Күрәсезме, алты бозау, алты гаиләне бәхетле итә ала иде. Гафу итегез, тик мин бернишли алмыйм. Сезнең монда килеп тавыш чыгарып йөрүегездән дә файда юк. Сау булыгыз Фәймә апа,- дип Ренат Мансурович ишекне ачты.
Яшь тулы күзләрен сөртә-сөртә Фәймә апа ишектән чыгып китте. Нәфисә шулхатле җәлләде үзен, тик ул да бернишли алмый шул. Бары Ренат Мансурович янына кереп:
- Ренат Мансурович, Мидхәт абыйны чыннан да утырталармы? Бик кызганыч, Фәймә апага берсе өстенә берсе авыр хәсрәт килеп тора.
- Нәфисә, сеңлем, аны да аңлыйм. Тик Мидхәт абый бер генә урламаган инде ул, аны күптән күзәтеп йөргәннәр. Алдан уйларга булган аларга. Гафу ит, тик мин берни эшлим алмыйм. Судта яхшы эшче булганын, яхшы характеристика биреп карарбыз, башкача булыша алмыйм.
- Рәхмәт сезгә Ренат Мансурович.,- дип Нәфисә бүлмәдән чыгып китте. Менә бит тормыш дигәне нишләтә. Нәфисә әкрен генә үткәннәрне онытырга тырыша, ә Фәймә апага яңа сынау юлы аша үтәргә кирәк. Нигә Аллахы Тәгалә бөтен кешене бер төрле карамый икән дип гаҗәпләнеп алды ул. Аннары үз үзенә үк җавап та бирде. Кеше күп очракта үзенә үзе аяк чала, кирәкмәгән эшләр эшли. Мидхәт абый да бит үз теләге белән бу юлга барган. Беркем дә аңа урла дип әйтмәгән. Төшке аштан соң Ренат Мансурович кабат Нәфисәне үз бүлмәсенә чакырып кертте дә:
- Нәфисә, мин әйткәнгә үпкәләмә генә, бая әйтергә онытылган. Әле кичә дә Рәйнә апаң белән сөйләшеп алдык та, син бик акыллы кыз, сиңа укырга, белемеңне арттырыга кирәк. Син бит административный алдым дидең. Менә бу кәгазьгә күз сал әле.
Нәфисә карап чыкты да:
- Аңламадым бу нигә?
- Бумы, бу сиңа яңа тормышка путевка. Сельскохозяйственный институка направление, теләсәң күченергә булышабыз. Син бит тегесендә барыбер укый алмадың. Минемчә анда барырга да бик теләмәссең. Без синең көчен, дөресрәге зур кеше булырга дәртең ташып тора, һәм хәлеңнән дә килә дип уйлыйбыз. Рәйнә апаң сине Казанга ялдан соң алып барырга кушты, үзе синең белән барып таныштырам ди. Аннары ул институт каршында ук безнең фатир бар. Шунда торырсың.
- Рәхмәт тик...
- Никакой тик. Беренчедән сиңа уңайлы, икечедән безгә...
- Ә сезгә ник?
- Безгәме? Беренчедән төре йозак, икенчедән чит кеше кертәсе килми. Ә син анда торсаң йорт ямьләнәчәк, буш булмый, кеше яшәмәгән йортка шайтаннар ияләшә диләр бит, шуңа да сине кертергә булдык.
Бу юлы икесе дә келеп җибәрделәр.
- Рәхмәт сезгә Ренат Мансурович.
- Кирәкми, исән бул. Ходай бирергә язсын дигән бит. Ә нигә хәлдән килгәндә булышмаска ди. Рәйнә апаңа нәрсә дип әйтим?
- Рәхмәт, мин риза, авылда да бер генә дә каласым килми.
- Ну сөйләштек, ялдан соң китәрсең. Әниеңә әйтеп куй, борчылмасын.
Нәфисә чыннан да башка институка күченү турында уйлаган иде инде. Бу хакта әнисе белән дә киңәшләшкән иде. Әнисенә кайтып яңа хәбәрне әйткәч, Мөслимә апа бик шатланды. Хәзер инде бу хакта Камил белән генә сөйләшәсе калды. Һәрвакыттагыча кич җиткәч Камил килеп сызгырды. Нәфисә өстенә кофта гына элде дә аның янына чыкты.
- Сәләм Камил.
- Сәләм, нәрсә хәлләрең? Бүген нишлибез инде, авылга яңа кино кайткан ди, барабызмы?
- Минем барасым килми, әйдә бераз утырып торыйк, яисә һавада йөрибез, гел правлениядә утырып һавага чыгарга вакыт та юк.
- Әйдә йөреп килик, кара әле, бу Мидхәт абый турында сүз дөресме соң?
- Әйе дөрес, тик үтенәм, әйдә бу хакта сөйләшмик, ярыймы?
- Ярый соң, ә нәрсә турында сөйләшәбез? Синең әйтер сүзең бармы? Бәлки син башларсың?
- Әйе, бар сүзем. Мин укырга китәм, селхозинститутка. Ренат Мансурович администрация аша направление ясаткан.
- Бер яктан бик әйбәт Нәфисә, ә мин, мин нишләрмен син китсәң? Минем сине кабат югалтасым килми, әгәр риза булсаң мин дә Казанга барып эшкә урнашам. Алай күрешә дә алабыз. Хәзер инде авылда мине беркемдә тотмый.
- Ә ник риза булмаска тиеш соң мин? Чыннан бергә күңеллерәк тә булыр.
- Син чыннан да ризамы Нәфисә? Чыннанмы ? Ышана да алмыйм.
- Камил ник каршы булыйм инде. Тик үтенәм әле иртәрәк, бик ашыктырма ярыймы? Әлегә яраларымның җөйләре сызлый, бик сызлый.
- Мин ашыктырам димәдем, синең яныңда гына буласым килә, һаман ярдәм итергә.
- Бүген озак йөреп булмас, иртәгә иртәрәк торасым бар. Булган хәлләрдән соң фермада учет булачак, иртәгә көне буе анда булабыз.
- Ышанасыңмы, мин үзем дә иртәрәк китергә ниятләгән идем. Иптәш малай күрше авылга балыкка барыйк ди, иртәнге өчтә үк киләм диде. Бүген йокы юк дигән сүз.
Алдарак юлда машина күренде, нигәдер ул Нәфисәгә бик таныш тоелды. Әйе, әйе бу машина Илсурныкы. Тик нишләп йөри ала бу авылда? Шулай уйлап бетерде дә, машина каршыларына килеп тә туктады. Машинадан ачудан, күзләреннән ут очырып Илсур төште.
- Ну нихәл инде Нәфисә? ...әйтмәсәң дә була, күрәм. Әйтәм син мине куасың, мин шалтыраткач телефонны алмыйсың, яисә дорфа сөйләшеп куясың.
Ул әллә үзеннән, әллә Нәфисәдән көлеп:
- Әле мине хыянәттә гаепләгән буласың. Нигә минем йөрәгемне телгәләп, мине мыскыллап китеп бардың? Ә үзең тиз арада миңа алмаш та тапкансың.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.