Әле бүген сәгать уннар тирәсендә генә Арчаның Почта урамында янгын булды. Терәлеп үк бетеп (элеккеге йортлар шулай урнашкан бит) торган йортның сарае янды. Рәхмәт "Жилкомбытсервис" ширкәтенең су сиптерү машинасында эшләгән Маратка. Шунда ук килеп җитеп, су сиптерә башлады. Янгын сүндерүчеләргә рәхмәт. Ашыга-кабалана, бәрелә-сугыла чаптылар, бернигә дә карамый, үз эшләрен намус белән башкардылар. Яшь кенә егетләр. Шул арада ашыгыч ярдәм машинасы, электриклар, газ хезмәте, участок инспекторы килеп җитте. Бердәм тырышлык нәтиҗәсендә якындагы йортларга ут капмады.
Әле бүген сәгать уннар тирәсендә генә Арчаның Почта урамында янгын булды
17 августа 202517 авг 2025
2
~1 мин