🗓 Бүген Казан шәһәрендә, Республика көне алдыннан, республика Рәисе һәм аның тормыш иптәше исеменнән ел саен үткәрелә торган тантаналы чара уза, Бәйрәмдә гадәттәгечә үрнәк гаиләләрне хөрмәтлиләр. Быел безнең Саба районыннан ирле — хатынлы Гөлнара һәм Илдус Рәфыйковлар бара!❤️ Алар 21 ел бергә яшиләр һәм биш бала тәрбиялиләр. 💑 Илдус Ринат улы-гаилә башлыгы-сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Намуслы хезмәте өчен медальләр һәм рәхмәтләр белән бүләкләнгән.💥 Гөлнара Раифовна, клиентларга хезмәт күрсәтү буенча белгеч булып эшли. Ул эшен яратучы хатын һәм кайгыртучан әни вазифаларын бергә алып барырга өлгерә. 💞💞💞Рәфыйковлар гаиләсе-ныклы гаилә кыйммәтләре, ватанпәрвәрлек һәм туган җиргә мәхәббәт үрнәге ул!
🗓 Бүген Казан шәһәрендә, Республика көне алдыннан, республика Рәисе һәм аның тормыш иптәше исеменнән ел саен үткәрелә торган тантаналы чара
27 августа 202527 авг 2025
~1 мин