☕️Иске Мичәндә "Самовар бәйрәме"🎉 💥Иске Мичән авылында “Татарстанда – җәй” проекты кысаларында "Зөбәрҗәт" чишмәсе янында “Самовар бәйрәме” булып үтте. Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбенең укучылары әлеге проектта катнаштылар. 💥Күргәзмәдә самовар төрләре турында белешмә алып, әби – бабайлар сөйләве буенча тарих һәм көнкурештә самоварның урыны белән таныштылар. Өлкән абыйлардан күреп, самоварны кабызып һәм кайнатып чыгару серләренә төшенделәр. #ЛЕТОВТАТАРСТАНЕ #ТАТАРСТАНДАҖӘЙ