Найти в Дзене
Кряшены

Керәшен җыруы: Айбагырлар бигрәк уңган

Керәшен җыруы: Айбагырлар бигрәк уңган🌻🌻🌻

Бүген – Халыкара көнбагыш көне🌻 Керәшеннәрдә аны айбагыр диләр💛

Айбагырлар бигрәк уңган

Быел айбагырлар бигрәк уңган,

Ашыйсың да килсә,

Әле безгә бар.

Җырламас идек без

Бу җыруны,

Сездән яхшы безнең

Әле кемнәр бар?

Уң кулыма кигән балдакларым

Сул кулыма кисәм,

Әле буш була.

Җырлаекмы сезгә

Без, биикме?

Кайсысына күңелегез

Хуш була?

Басмаем да дисең,

Син басасың,

Баскычлары матур

Итеп сырлангач.

Җырлашыек, дисәң дә,

Без җырлыйбыз,

Авылдашлар бездән

Эй, сорагач.

Авылдашлар безне

Эй, тыңлагач,

Карендәшләр безне

Ай, тыңлагач.

@tuganaylar_2002