🚧Чулпыч авылында юлны ремонтлау 🛣Олы Шыңар авыл җирлегендә гражданнарның үзара салымы хисабына юл төзекләндерү эшләре дәвам итә. Чулпыч авылында гражданнарның үзара салымы хисабына каты өслекле юл салынды.🛤 Юлларны ремонтлау халык өчен уңайлылык һәм куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырачак.