Путин һәм Трамп очрашачак! Аляскада, 15 августта Сөйләшүләрнең төп темасы Украинадагы конфликтның чишелешен эзләү булачак. Саммитта тагын кем катнашырга мөмкин? Ак йорт Зеленскийның Путин һәм Трамп очрашуы вакытында Аляскага килергә мөмкинлеген кире какмый. "Зеленский җомга көнне Трамп һәм Путин арасында узачак Аляскадагы саммитта катнашучы буларак аталмады. Әмма Ак йорт Зеленскийның кайбер очрашуларда катнашу мөмкинлеген тулысынча кире какмый", - диелә Америка телеканалында. АКШның НАТОдагы даими вәкиле Мэттью Уитакер шулай ук Зеленскийның саммитта катнашуына юл куйды. Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча карар әлегә кабул ителмәгән.
Путин һәм Трамп очрашачак! Аляскада, 15 августта
11 августа 202511 авг 2025
~1 мин