💒 Ни өчен чиркәүдә келәү вакытында басып торырга кирәк?
Чиркәүдә келәүләр берничә сәгатькә сузыла. Бу вакытта прихожаннар басып тора. Келәү вакытында утырырга ярыймы? Бу сорауга җактыртучы (святитель) Филарет Московский болай дигән: “Келәү барышында аяк өсте аяк турында уйлаганчы, утырып Ходай турында уйлавың яхшырак”. Әмма бу сүзләр аяклары авырткан кешегә генә кагыла. Шулай ук, башка чирләре булган һәм йөкле хатын-кызларга да утырып торырга ярый. Ләкин Евангелие укыганда, һичшиксез, басып торырга, ә дары чыгарганда тезләнергә кирәк.