☪️ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА АЧУНЫ НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ? Бер сәхабә Расүлебездән: «Миңа нәсыйхәт бир әле, йә Расүлуллаһ!» – дип сораган. Расүлебез: «Ачуланма», – дип җавап биргән. Расүлебезнең хәдисләренә таянсак, без бу халәттән котыла алачакбыз. 1️⃣ Ачуны туктата торган СҮЗЛӘР бар. Расүлебез ачуы чыккан кешегә: «Әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим», – сүзләрен әйтергә кушкан. ⠀ 2️⃣ ТӘҺАРӘТ алу. Расүлебез: «Хакыйкатьтә, ачу килү – шәйтаннан, ә шәйтан уттан яратылган. Утны су белән сүндерәләр, шуңа күрә ачуы чыккан кеше тәһарәт алсын», – дигән. ⠀ 3️⃣ Хакыйкый КӨЧ. Расүлебез: «Көрәштә җиңүче түгел, ә ачу чыкканда үзен тыеп калучы көчле», – дип әйткән. ⠀ 4️⃣ Ачуны тыйган өчен бирелә торган ӘҖЕР-САВАП. Расүлебез: «Ачуы чыгып, нидер башкара алганда үзен тыеп калган кешенең йөрәген, Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә канәгатьләнү хисләре белән тутырачак», – дигән. Тулырак...