Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Чуртанлыкүлгә барсагыз

Чуртанлыкүлгә барсагыз... Чәчәкләр үстерү остасы Римма Гәрәеваның гөлләренә сокланып узыгыз! Аның йортында нинди генә гөлләр юк?! —Георгиннарым күп, 123 төрен үстерә, лилияләрем 103 төрле иде. Узган елгы салкыннар харап итте. Тулы плантация чәчәкләрем салкыннарда өтелгәч, быел бакчама бәрәңге утырттым. Анда флокслар һәм камышсыман лилияләрем калды, — дип үзенең мавыгулары белән таныштыра башлады безне. Яңалыкларга омтыла ул. Аллы – гөлле розаларына иптәшкә быел җиде төп штамбовый розалар алып кайткан. Алар беренче бутоннарын чыгарган да инде. Гортензияләре дә кулын яраткан хуҗабикәнең. Купшы чәчәкләре белән сөендереп утыралар. Ә монда петунияләр! Аларның ниндие генә юк?! Алиссум, колеуслар, каллыларның уннан артык төре “Безне дә күрегез!” — дип утыралар. Асылмалы канәферләр, кына, тамчы гөлләр, бегония, яран гөлләре — барысы да тәртип белән утыртылган, һәммәсенең үз урыны бар. Тулы язма – сайтта...

Чуртанлыкүлгә барсагыз...

Чәчәкләр үстерү остасы Римма Гәрәеваның гөлләренә сокланып узыгыз!

Аның йортында нинди генә гөлләр юк?!

—Георгиннарым күп, 123 төрен үстерә, лилияләрем 103 төрле иде. Узган елгы салкыннар харап итте. Тулы плантация чәчәкләрем салкыннарда өтелгәч, быел бакчама бәрәңге утырттым. Анда флокслар һәм камышсыман лилияләрем калды, — дип үзенең мавыгулары белән таныштыра башлады безне.

Яңалыкларга омтыла ул. Аллы – гөлле розаларына иптәшкә быел җиде төп штамбовый розалар алып кайткан. Алар беренче бутоннарын чыгарган да инде.

Гортензияләре дә кулын яраткан хуҗабикәнең. Купшы чәчәкләре белән сөендереп утыралар. Ә монда петунияләр! Аларның ниндие генә юк?! Алиссум, колеуслар, каллыларның уннан артык төре “Безне дә күрегез!” — дип утыралар.

Асылмалы канәферләр, кына, тамчы гөлләр, бегония, яран гөлләре — барысы да тәртип белән утыртылган, һәммәсенең үз урыны бар.

Тулы язма – сайтта...