Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Сельские Нивы

Парлы ялгызлар

Автор: Гөлчирә Галимова. Егерменче өлеш.Бәйрәмнәр узып китеп, янә эш атнасы башланды. Бүген Ренат Мансурович, көндәгедән соңрак килде, ишектән керүгә:- Нәфисә, Роза Фаязовнаны чакыр әле, аның белән үзең дә минем янга кер. Егерменче өлеш.
Бәйрәмнәр узып китеп, янә эш атнасы башланды. Бүген Ренат Мансурович, көндәгедән соңрак килде, ишектән керүгә:
- Нәфисә, Роза Фаязовнаны чакыр әле, аның белән үзең дә минем янга кер.
Нәфисә урыныннан торып бухгалтериягә юнәлде. Роза Фаязовнага Ренат Мансурович янына тиз арады керүен әйтеп чыгып та китте.
Бүлмәгә кергәндә Ренат Мансурович ниндидер кәгазьләр актарып утыра иде. Ул кергән хатын-кызларны күреп:
- Исәнмесез кызлар, әйдәгез утырыгыз.
Алар утырганны көтеп:
- Итак кызлар, Җиңү бәйрәме җитә. Сез миңа ветераннар исемлеге тезеп бирегез әле.
Роза Фаязовна аптырап:
- Ренат Мансурович, бу Нәфисә эше, ник мине чакырдыгыз?
- Мин әйтеп бетермәдем Роза ханым, тыңлап бетерегез,- дип усал гына карап алды да, янә сүзен башлады.
- Әйе, исемлекне Нәфисәгә бар

Автор: Гөлчирә Галимова. Егерменче өлеш.Бәйрәмнәр узып китеп, янә эш атнасы башланды. Бүген Ренат Мансурович, көндәгедән соңрак килде, ишектән керүгә:- Нәфисә, Роза Фаязовнаны чакыр әле, аның белән үзең дә минем янга кер.

Егерменче өлеш.
Бәйрәмнәр узып китеп, янә эш атнасы башланды. Бүген Ренат Мансурович, көндәгедән соңрак килде, ишектән керүгә:
- Нәфисә, Роза Фаязовнаны чакыр әле, аның белән үзең дә минем янга кер.
Нәфисә урыныннан торып бухгалтериягә юнәлде. Роза Фаязовнага Ренат Мансурович янына тиз арады керүен әйтеп чыгып та китте.
Бүлмәгә кергәндә Ренат Мансурович ниндидер кәгазьләр актарып утыра иде. Ул кергән хатын-кызларны күреп:
- Исәнмесез кызлар, әйдәгез утырыгыз.
Алар утырганны көтеп:
- Итак кызлар, Җиңү бәйрәме җитә. Сез миңа ветераннар исемлеге тезеп бирегез әле.
Роза Фаязовна аптырап:
- Ренат Мансурович, бу Нәфисә эше, ник мине чакырдыгыз?
- Мин әйтеп бетермәдем Роза ханым, тыңлап бетерегез,- дип усал гына карап алды да, янә сүзен башлады.
- Әйе, исемлекне Нәфисәгә барларга була. Иртәгә икәүләшеп шәһәргә барып ветераннарга һәм тыл ветераннарына бүләкләр алырсыз, алар да калмасын инде Нәфисә. Тылда эшләүчеләрнең дә исемлеген барларсың ярыөмы?
Роза Фаязовна кабат бүлдереп:
- Соң ветераннарга биргәч җиткән, нигә тылда эшләүчеләргә бирергә, алар бит күп.
Ренат Мансурович керсенеп куйды да дәвам итте:
- Дөрестән дә күп, ә беләсезме нәрсә, әйдәгез болай эшлибез. Колхоз бәйрәмен ясаганда, бары колхозда эшләгәннәргә генә премия бирербез. Правлениядә эшләүчеләрнең ни катышы бар монда, шулаймы? Сез бит фермада букка батып йөрмисез, иртүк торып чапмыйсыз, эш коралыгыз да бары ручка һәм дәфтәр.
Ул янә усал гына Роза Фаязовнага карап:
- Сез нәрсә әйткәнегезне уйлагыз башта. Әйе, алар күбәү, ләкин алар булмаса, сез монда җиңел генә эшләп утыра ала идегезме? Менә нәрсә Роза ханым, иртәгә бүләкләргә барыгыз, аннары чыгымнар турында миңа отчет кертерсез. Тагын менә нәрсә, ручка белән дәфтәр генә ярамый бүләккә аңладыгызмы? Ә син Нәфисә ашыгыч булмаган эшләреңне калдырып тор, список әзерлә.
- Ярый, миңа сельсоветка барып килсәм ярыймы? Тулы исемлек аларда булырга тиеш.
- Молодец кызый, сузма алайса, хәзер үк барып кил.
Нәфисә очып диярлек авыл советына барып килде. Кирәкле исемлек аның кулында иде. Төрле мәшәкатьләр белән көн тиз үтеп китте. Нәфисә әнисенә иртәгә Казанга баруы турында әйтте.
- Менә бит яңа башлыгыбыз нинди яхшы кеше булып чыкты. Үзе яшь кенә булса да, барында кайгырта. Бүген фермага да килгән иде, бераз сөйләштек. Башка вакытта килеп йөрсә дә, болай сөйләшеп йөргәне юк иде әле. Чәй эчеп утыра идек, ул килеп кергәч куркып калдык. Ә ул көлеп:” Минем дә авызым кипте, бәлки чәй ясарсыз?” диде. Көз көне генә килеп, күпме яхшылык эшләде бит. Безнең караңгы бүлмәдә тишелә башлаган чәйнектән чәй эчкәнне күреп:” Бу чәйнекне музейга илтергә кирәк!”,- диде. Беләсеңме кызым, безгә районнан кайтышлый, өр яңа чәйнек белән, чәшкәләр кертеп бирде. Ә иртәгә:” Ирләр бүлмәне тышларга килерләр, ә сез үзегез агартырсыз”,- диде.
- Әни, чыннан да искиткеч кеше. Правлениягә килгән һәр кешене тыңлый. Вакыты булмаса да кире бормый.
- Шунысы начар, көн дә районнан килеп йөри. Хатыны белән ике баласы шунда булгач, шулай инде, партия кая җибәрә, шунда эшлисең,- дип Мөслимә апа көлеп җибәрде.
Икенче көнне иртән иртүк Нәфисә, Роза ханым белән бергә Казанга юл алды. Бүләкләр алып, машинаны тыңгычлап төяделәр,көч- хәл белән, арып кичкә генә өйгә кайттылар. Алган бүләкләрдән Ренат Мансурович бик канәгать калды. Көннән көн үтә барды. Авылда чәчәк ата башлаган сирин, шомырт чәчәкләре исенә башлар әйләнде. Табигать үзенең сихри көчен чыгарган кебек, җир яшелеккә чумды, ямьләнде. Капка төпләрендә берән-сәрән генә үзенең нәни бәбкәләрен саклаган казлар күренә башлады. Җиңү бәйрәме җитте. Иртән иртүк үзенең машинасы белән Илсур капка төбенә килеп туктады. Ишектән килеп керүгә:
- Бәйрәмнәр белән сезне, керергә ярыймы?
- Үт энем, түргә уз, сине дә бәйрәмнәр белән.
- Мөслимә апа, Барый абый өйдә юк ахыры? Сезнең белән сөйләшәсе сүзем бар иде.
- Юк шул, мин генә ярамыйммы? Әйтеп кара.
- Мөслимә апа, мин Нәфисәне кунакка чакырган идем. Әлбәттә инде кич кунача Әни....., - диде дә туктап калды...
Нәфисәнең Илсурларга кунакка кайтканын белмидер дип уйлап.
- Нәрсә әни? - диде Мөслимә апа шикләнә төшеп.
- Әни дә кызың белән таныштыр диде. Бүген җитмәсә сеңлемнең кулын сорарга киләләр икән.
- Соң үзең беренче өйләнәсең бар иде, сеңлең борыныңа чиерттеме?
- Кызыгыз әле ризалыгын бирми бит, бик өйләнер идем.
- Анысы миннән тормый Илсур. Ризалашмый икән, димәк нидәндер шикләнә.
- Ярый Мөслимә апа, без әллә кая кереп киттек. Сез Нәфисәне кунакка җибәрәсезме? Минем әле Казаннан кереп киемнәрне аласым бар, юл ерак, үзегез беләсез.
- Ә син нәрсә телеңне йотып басып торасың? Илсур үзенең әйбәт егет икәнен күп тапкырлар раслады, мин аңа тулысынча ышанам. Ул сине үпкәләтә алмый. Әгәр аның белән кунакка барасың килсә, мин каршы түгел балам. Матур ял көннәре сезгә балалар.
Әнисенең фатихасын алып, Нәфисә Илсурларга кунакка чыгып китте. Алар кайтып җиткәндә сәгать 3 тулган иде. Талия апа каршыларына чыгып:
- Мин сезне инде кайтмыйсыз дип торам. Бишкә кунаклар килә, әйдәгез, әйдә керегез. Ә син Нәфисә кызым, Илсияргә булышырсың,- дип сумкаларны алды. Өстәлгә тәмле-томлылар куелып бетте генә, кунаклар килеп тә теште. Озын гына буйлы, шомырт кара күзле егет, Илсур кебек милициядә дә хезмәт итә булып чыкты булачак кияү. Өйгә кереп хәлләр белешкәч, егетнең әтисе сүз башлады.
- Хәйдәр, дустым, Талия ханым, сез беләсез инде нигә килгәнебезне. Шуңа да, вакытны сузып тормыйбыз инде. Яшьләр үзенчә хәл иткәч, безгә ризалашырга гына кала дип уйлыйм. Без инде, улыбыз Вәгыйзгә, кызыгыз Илсиярне хәләл җефете булырга сорарга килдек. Сез ничек уйлыйсыз? Кызыгызны безнең улыбызга, безгә килен итеп бирәсезме?
Хәйдәр абый Талия ханым белән карашып, Илсияргә карап:
- Кызым син риза булсаң, без риза. Риза түгел икән, әйт, көчләп бирмибез.
Битләре алсуланган Илсияр, кыяр-кыймас кына:
- Мин риза әти,- дип Нәфисә артына кереп качты.
Хәйдәр абый көлә төшеп:
- Егет белән йөргәндә оялмыйлар, ә хәзер оялган булалар.
Талия апа иренә төртеп җибәрде дә:
- Андый вакытта алар икәү генә, ә хәзер егетнең гаиләсе бар. Ярар, кыз риза икән, шулай булсын. Әйдәгез никах көнен билгелик, аннары чәйләп алырбыз, дип килгән кунакларга карады.
Нәфисә үзенчә генә уйланып куйды, ә үзен сорарга килсәләр нәрсә дип, һәм ничек әйтер икән. Чыннан да, егетнең әти әнисе алдында ризалыгыңны бирү авыр икәнен Илсияргә карап белде. Никах көне билгеләнде, барысы бергә өстәл янына утырдылар.
Кунаклар киткән вакытта, инде күк йөзен караңгы басып, йолдызлар балкый иде. Илсияр белән Нәфисә булачак туй белән никахны ничек үтәсен сөйләшкән арада таң ата башлаган иде.. Киясе күлмәкләрдән алып, нинди уеннар туйда оештыруга хәтле сөйләштеләр алар. Нәфисә ялларын бик күңелле үткәрде. Менә китер вакыт та җитә. Хәйдәр абый Нәфисә янына килеп:
- Кызым әйдә, бакча якларын күрсәтәм. Илсурны йомышым белән җибәргән идем, ул кайтканчы сөйләшәсе бар. Нәфисә бер сүз дәшми аның артыннан чыкты. Нәфисәләрнең бакча башында кыр башланса, Хәйдәр абыйларның бакча башында күл иде. Күл өстендә әледән әле башларын судан нигәдер чыгарырга теләгән балыклар күренгәләп ала. Шул арада суга балык тотырга элгерергә теләгән акчарлаклар очып йөри. Ерак түгел генә нарат урманы күренеп тора. Нинди гүзәл җиргә урнашкан авыл, алай гына да түгел, нинди искиткеч җир Илсурга чыгып уйланырга. Бакчаның бер чатына, яңгыр яуса качар өчен, беседка ясап куйганнар. Менә бит кешеләр ничек яши икән дип үзенчә , әтисенә дә ясатырга кирәк булыр дип уйлап та бетерде, Хәйдәр абый:
- Нәрсә инде сеңлем, ошадымы сиңа безнең авыл?
- Әйе, искиткеч матур җир.
- Син аңлагансыңдыр инде Нәфисә,минем синең белән сөйләшәсе сүзем бар.
- Мин тыйңлыйм Хәйдәр абый, Илсурга берәр нәрсә булдымы әллә?
- Ничек әйтим икән кызым, моны бары син генә решать итә аласың.

Дәвамы бар.

Гөлчирә Галимова.