Найти в Дзене
Услон.РТ

Макыл балалары табигатьнең гаҗәеп дөньясы белән таныштылар

Кешеләрнең тормышы һәрвакыт үсемлекләр дөньясы белән тыгыз бәйләнгән. Борынгы заманнардан ук кеше үсемлекләрне азык итеп кулланган, алардан киемнәр теккән, торак төзү өчен файдаланган, алар буяулар, агулар һәм дарулар чималы булган.

Чараның максаты - балаларга дару үсемлекләрен теге яки бу ботаник билгеләре буенча танып белергә өйрәтү.

Балалар аланда төрле үсемлекләр таптыла. Алар бака яфрагы, меңъяфрак, тузганак, канлы үлән, төрле төрдәге әремнәр һәм башка бик күп үсемлекләрнең файдалы үзлекләре белән таныштылар, аларның нинди авыруларга файдалы булуын, кеше организмы өчен нинди зур кыйммәткә ия булуын белделәр. Әңгәмә вакытында дару үләннәрен җыю кагыйдәләренә аерым игътибар бирелде, кайсы урыннарда үләннәр җыярга ярый, ә кайларда кирәкмәгәнен аңлаттылар. Шулай ук балаларны табигатькә сакчыл карауларын сорадылар, табигать үзенең бөтен хәзинәләрен кешегә биреп, алмашка бернәрсә дә таләп итмәүен искәрттеләр.