Бу көнне районның балалар китапханәсе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен элек алган белемнәрне ныгыту һәм юлларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту турында яңа мәгълүмат алу өчен «Өч кирәкле төрле төстәге күз» уен сәгате үткәрделәр.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар беренче светофорның кайчан барлыкка килүен һәм светофорларның нинди төрләре булуын белделәр. Тәрбиячеләр балаларга машиналарның гына түгел, җәяүлеләрнең дә хәрәкәттә катнашуын искәрттеләр. Ә светофор - урамны аркылы чыкканда төп ярдәмче. Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, катлаулы табышмакларны чиштеләр, светофор сигналларын белүләрен ныгыттылар, уен–эстафеталарда катнаштылар. Ә чара азагында тематик мультфильм карадылар.
Балалар көнне файдалы уздырдылар, светофор һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре турында белемнәрен яңарттылар, бик күп уңай хисләр һәм яхшы кәеф алдылар.