Балтачның өлкән десантчылары әле дә сафта. Районның иң өлкән десантчылары сигезенче һәм тугызынчы дистәне ваклаучы абыйлар. Илебездә десант гаскәрләре булдырылуның 95 еллыгы билгеләнгән район чарасында очраштым мин алар белән. Көмьязыдан Рифкать Даутов сигезенче дистәне ваклый, Усман авылыннан Фәдис Васимов тиздән 90 яшен билгеләячәк! Алар икесе дә Совет Армиясе сафларында хәрби хезмәтләрен Һава – десант гаскәрләрендә үткән. Рифкать Шәрифулла улы гомере буе җитәкче вазифаларда эшләгән хезмәшт ветераны, ә Фәдис абый гомере буе район беләшмәләрендә водитель булган. —Әле дә автомашинага идарә итәм. Үземне яхшы тоям. Сез дә минем кебек картаегыз!— диде ул үзеннән яшь десантчыларга.
Балтачның өлкән десантчылары әле дә сафта
5 августа 20255 авг 2025
1
~1 мин