Тозлыбин авылында шундый матур йорт бар. Тозлыбин авылында яшәүче хезмәт ветераннары Светлана Ильинична һәм Радик Салагутдинович Калиевлар районда узачак “Иң төзек йорт” бәйгесендә Көнтүгеш авыл биләмәсе данын яклап катнаша. Әлегә кадәр районда үзләрен бик белдереп бармаган бу гаиләдә кунакта булып үзләре белән якыннан танышып кайттым. Светлана Ильинична — Мишкә авылы кызы, Радик Салагутдинович Тозлыбин авылында туып-үскән. Хезмәт еллары ерак Когалым шәһәрендә үткән аларның. Светлана ханым Йошкар – Ола шәһәрендәге Марий дәүләт университетын тәмамлаганнан соң 37 ел балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Радик Салагутдинович Төмән шәһәрендәге нефть – газ университетының автомобиль факультетын тәмамлап гомерен нефть чыгаруга багышлаган. Бу матур гаилә турында сайтта укыгыз... В этом посте есть большое видео, которое не загрузилось в Дзен. Откройте оригинал поста в телеграме, чтобы его посмотреть
Тозлыбин авылында шундый матур йорт бар
4 августа 20254 авг 2025
2
~1 мин