💥💥💥«Оста-Саба» сәламәтләндерү лагеренда онытылмаслык «Аҗаган» хәрби-спорт уены узды
✨✨✨Балалар төрле компетенцияләрдә сынау үтте һәм команда белән эшләде. Бер көнгә алар чын солдатка әверелделәр, үзләрен сапер, снайпер һәм разведчик ролендә сынап карадылар. Катлаулы шифрограммаларны чиштеләр, каршылыклар полосасын үтеп, җырлап марш атладылар, беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәнделәр. Үзләренең зирәклекләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр Һәм уенның кульминациясе флаг табылу булды.