🌞Җәй көне мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт практикасы хезмәт тәрбиясенең мөһим элементы булып тора.
🍀🌳Ул укучыларга хезмәтнең кыйммәтен аңларга, коллективта эшләргә өйрәнергә, инструментлар һәм үсемлекләр белән эшләү буенча практик күнекмәләргә ия булырга ярдәм итә.
🍀 Килдебәк урта мәктәбе укучылары мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт практикасы вакытында төрле бурычларны үтиләр: үсемлекләр утырталар, аларны карыйлар.
🍀Мәктәптә һәр сыйныф җәй буена мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләү өчен бүленгән. Мәктәп ишегалдының матурлыгын да балалар үз куллары белән булдыралар.