Карендәшләр, ярдәмегез кирәк!❤️ Безнең редакциягә ярдәм сорап түбәндәге хат килде. «Киленем, Мамадышта яшәүче Светлана Александровна Уразлина бык каты авырый (диагнозы – уң як үпкәсендә аденокарционома). Ул даими “Лорлатиниб” (“Лорвиква”) препараты куланырга тиеш. Бер кабы бер айга җитә. Бәясе: 497 000 сум. Карендәшләр! Сезнең ярдәмнән башка без бу чирне җиңеп чыга алмыйбыз. Ә киленемне бик тә яшәтәсем килә – өч баласы бәхетенә... Светланабыз – Җөри авылыннан, яхшы гаиләдән. Кодагыем Җөридә яши, ул быел авыр кайгылар кичерде – СВОдагы ике оныгын җирләдек. Кодагый инсульт кичерде. Көчле дарулар белән тора, Светлананың чире турында аңа әйтмибез. Ирем дә керәшен иде, мәңгелеккә киткәненә – 8 ел. Шуңа да керәшеннәрнең бердәм һәм ярдәмчел икәнен беләм. Уңайсыз булса да, башка чарам калмагач, сездән ярдәм сорыйм. Авыр чакта ташламагыз, зинһар, булышыгыз. Бар өмет – сез карендәшләрдә. Светлананың каенанасы Наилә». Бергәләп карендәшебезгә ярдәм итик!❤️ @tuganaylar_2002