✅Бу доганы кондэ укырга✅ ✅🍀Йа Аллам, мине гөнаһларымнан, бәхетсезлектән, кабер газабыннан, көферлектән сакла. Мине түбәнлеккә төшерә торган әхлактан, миңа зыян китерә торган дустан сакла. ✅🍀Йа Раббым, мине һәлак итү куркынычы булган байлыктан, сине оныттыра торган хәерчелектән сакла. ✅🍀Йа Аллам, иң яхшы колларыңа биргән бөтен яхшы нәрсәләрне миңа да бир. Минем җанымны мөселман хәлемдә алып, Үз рәхмәтең белән бүләклә һәм Үзеңнең ләгьнәтеңнән сакла. ✅🍀Йа Раббым, әлегә мин исән чакта Син Үзеңнең колларыңны ничек яклыйсың, мине дә шулай якла, бакыйлыкка күчкәч, минем гөнаһларымны гафу ит һәм миңа рәхмәтле бул! ✅🍀Йа Аллам, яшәү минем өчен хәерле булса, мине исән-сау яшәт, әгәр минем өчен үлем хәерлерәк булса, миңа жинел үлем бир. Миңа ике дөньяда да бары тик яхшылыклар гына бир. ✅🍀Йа Аллам, Үзеңне танырга һәм сөяргә ярдәм ит, Үзеңнән генә курка торган йөрәк бир. Сине гел искә алырга һәм Син кушканнарны үтәргә ярдәм ит. Син тыйганнардан тыелырга көч бир! ✅🍀Йә, А