Гөлчирә Галимова. Егерме җиденче өлеш.Илсур ни генә әйтсә дә, Нәфисә үзенә бәйләнергә сүз тапканына бик шат иде.- Ә мин тиле ышанам, чыннан да, ә сиңа нигә авыл кызы? Җитмәсә әле күреп булмый, ә шәһәрдә кызлар ташу вакытында елга ярыннан чыккан су кебек арта бара, сайларга гына өлгер.Нәфисә якындагы агачка сөялеп:- Әйе шул, без авыл кызлары тиз ышанабыз.
Егерме җиденче өлеш.
Илсур ни генә әйтсә дә, Нәфисә үзенә бәйләнергә сүз тапканына бик шат иде.
- Ә мин тиле ышанам, чыннан да, ә сиңа нигә авыл кызы? Җитмәсә әле күреп булмый, ә шәһәрдә кызлар ташу вакытында елга ярыннан чыккан су кебек арта бара, сайларга гына өлгер.
Нәфисә якындагы агачка сөялеп:
- Әйе шул, без авыл кызлары тиз ышанабыз.
Илсур нишләргә белмичә:
- Син ни сөйлисең? Әйдә киттек, ул кыз Илсиярләргә китте, мин сине каршы алам да, без дә киләбез дидем. Нәфисә җүләрләнмә! Әйе, кызлар бик күп, алдамыйм. Синең белән танышканчы да күп иде минем алар. Тик син минем йөрәгемә кереп утырдың, синнән башкаларны мин хәзер күрмим. Дөресрәге күрсәм дә, игътибар итмим. Нәфисә ышан миңа, үтенәм. Әнигә дә әйтеп киттем, сине икенче атнада сорарга килүебез хакында.
Нәфисә борылып басты да, авызына йодырыклаган кулын кабып, каты итеп тешләде. Авыртуына чыдый алмыйча, аздан гына кычкырмады. Күзеннән яшь бөртекләре бит буйлап агып төште.
- Кирәкми Илсур, хәзер акланма. Мин үз күзләрем белән сезнең үбешкәнне күрдем.
- Нишлисең дим, син нишлисең? Үбешмәдек без, мин бары аның битеннән үбеп алдым. Сездә ничектер, бездә шулай. Пәп итәбез дусларны. Үтенәм, ышан инде миңа. Әйдә киттек Илсияргә, ул кыз анда, сорарсың! — дип Илсур Нәфисәнең кулыннан тотты, тик Нәфисә генә тизрәк кулын тартып алып:
- Бәлки Илсияр белмидер сезнең якын дус икәнне???? Тик мин үз күзләрем белән күргәнне әйтәм. Ә ул кызый, син нәрсә әйтсәң, шуны раслаячак. Дөрестән дә, ә нигә ул үзен дусты янында начар күрсәтсен ди? Өйләнергә җыенган абыйсы, сөяркә белән хәзер үк очраша. Ул җүләр түгелдер инде, шулаймы?
Илсур Нәфисәнең ике иңбашына кулын куеп:
- Ике көндә нәрсә булды сиңа, аңламыйм! Син нәрсә, әллә юк – бар өчен араны өзәргә телисеңме? Юк, юк, уйлама да! Мин сине үлеп яратам! Ул кыз белән минем арада берни дә юк икәнен исбат итәм!
- Ышанма кеше сүзенә, ышан бары үз күзләреңә диләр бездә!
- Юк, дөрес түгел! Син бит точно күрмәгән. Ант итәм, битеннән генә үбеп алдым.
- Әйт, әле, ә мине берәрсе битемнән үбеп алса, нишләр идең? Син дә ялгыш кына күрсәң, миңа ышаныр идеңме? Юк, шулай бит? Андыйга ышануы бик кыен. Чыннан да әгәр хатын кыз ялгышса, яки берәр ир егет янында күрсәләр, ул хыянәт итә, ә ир- егет нишләсәдә ул бары дус, кызык шулаймы? Аннары, әти-әниең беләме соң минем белән булган хәлләрне? Юктыр мөгаен.
Нәфисә бу сүзләрне әйтүенә үзе дә үкенде. Чөнки Хәйдәр абый белүен, шуңа да араны өзүне сораганны Илсур белми бит.Ләкин ул бу сүзләрне үз ягына борды:
- Кайчан булса да, барлык туганнарың моның турында беләчәк. Ә мин аннары ничек аларның күзләренә күтәрелеп карыйм? Дөрестән дә, минем кебек кыз сиңа өйләнергә бармый, шуңа да башканы эзлисеңме? Әле өйләнмәгән, хыянәт итәсең. Мин тамчы да ышанмыйм сиңа, ышанмыйм. Мәскәүгә киткәндә дә хәбәр бирә ала идең, ә нигә? Шулай бит. Бары вакыт уздыра торган кыз мин, шулаймы? Нәфисәнең йөрәге сикерә башлады, ул аздан гына дөресен әйтмәде. Ләкин ул ничек итеп ата белән бала арасын бозсын ди?
Илсурның күзләре зурая барды:
- Сиңа нәрсә булды Нәфисә?
- Миңа берни булмады. Бары дөресен күреп күзләрем ачылды. Башка мине эзләмә дә, шалтыратма да, сау бул!,- дип чабып китеп барды.
Күзләреннән ургылып аккан күз яшьләрен туктатып та булмас иде кебек. Нәфисәнең йөрәге бу мизгелдә, шашып тибәсе урынга, туктап калды. Бетте. Бар да бетте. Кисәктән генә күз яшьләре дә туктады. Колхоз машинасы утырып кайтырга Нәфисә элгерә иде.Шуңа да тизрәк ашыкты, ул юлны аркылы чыга башлады, шунда берсе:
- Ты че дура, сдурела что ли? Жить надоело?,- дип кычкырды.
Нәфисә үзенең юл уртасында басып калуын аңлап:
- Извините, задумалась,- диде.
Ә теге машина йөртүче аты- юлы белән сүгенеп китеп барды. Нәфисә өенә ничек кайтып җиткәнен дә аңламый калды. Бары әнисе:
- Кызым юлда аргансың ахыры. Әйдә, чәй кайнады, —-дигәч кенә әнисенә пыяла күзләре белән карады да:
- Әни, әнием бетте, аңлыйсыңмы, бар да бетте. Бөтен хыялларым да чәлпәрәмә килде. Миңа нишләргә әнием, нишләргә?- дип әнисен кочаклап еларга тотынды. Барый абый кызының елаганын күрмәсен дип, әнисе аны йокы бүлмәсенә алып керде. Нәфисә бераз тынычлана төшкәч:
- Үз язмышыңа үзең аяк чалдың балам. Әйтеп тордым бит, әтисе озак ачуланмас иде әле. Эх бала, бала. Хәзер инде баш иеп елап йөрүдән мәгънә юк. Яшәргә, көчле булырга өйрән кызым. Хәйдәр абыең белән очрашсагыз, ул үкенерлек итеп яшә. Әйе кызым, ул сине килен итеп алмаганына үкенерлек булсын.
- Әни, эш Хәйдәр абыйда гына түгел бит. Мин аның карьерасы бозылмасын дидем.
- Эшләдең икән, булды. Еладың җитәр, тор әйдә, ашыйсым килә. Ә иртәгә, яңа тормышка аяк бас, бәхетле булырга тырыш кызым.
- Әни, минем ашысым килми.
- Миңа нәрсә, Зәйнәп апаң кебек таяк тотып килергәме? Аңлыйм кызым, авыр, тик син дә мине аңла. Сине шушы хәләттә күрү миңа яхшы дип уйлыйсыңмы? Минем дә йөрәгем таш түгел кызым.
Нәфисә әнисен янә кочагына алып:
- Гафу ит әнием, гафу ит мине. Әйдә ашыйбыз.
Ничек кенә авыр булмасын, Нәфисә бөтен көчен җыеп яшәргә, алга атларга тиеш иде. Ләкин без дигәнче генә түгел икән. Тормыш юллары сикәлтәле дип юкка гына әйтмиләр. Нәфисә үзенең якты киләчәгенә ышанып яши башлады. Озакламый сабан туйлары да җитә. Укырга калага киткән яшьләр берәм-берәм кайта башладылар. Бер көнне эштән кайтканда Нәфисә сыйныфташы Равияне күрде. Кызлар бер-берсен күрүгә шат иделәр.
- Синең хәлләрең ничек Нәфисә? Үпкәләмә күрешмәгән өчен, гафу ит кабат исеңә төшергән өчен. Синең болай да авыр вакытларыңда, исеңә төшереп, сораулар биреп йөрисем килмәде. Сорамыйм да.Әй тиле, сиңа сүз дә әйтергә ирек бирми торам, кара әле, бәлки Сабан туена бергә барырбыз?
- Ник бармаска, мин бик теләп риза. Үзең ничек, күптән кайттыңмы?
- Бер-ике көн элек. Әле ярый очрадың, мин инде кич үзем килергә теләгән идем. Әйдә бүген клубка чыгабызмы?
- Үпкәләмә, бүген юк. Башка көнне. Күрше Зәйнәп апага булышырга керәм дип әйткән идем инде.
- Ярый, килештек. Иртәгә мин киләм, бераз яшь чакларны искә алырбыз. Ә, юк, юк, әйдә яшь чактагы кебек сезнең бакча башында бәрәңге пешерәбез.
- Мин каршы түгел Равия. Гомер уза, һәм аның һәрбер мизгеленнән файдаланырга кирәк. Димәк, иртәгә, шулаймы?
- Тукта, ә кемнәрне чакырабыз?
- Белмим, бәлки иртәгә икәү очрашып сөйләшербез, ә аннары гына бәрәңге пешерербез.
- Все, килештек. Мин синең яныңа үзем киләм, пока дустым,- дип Равия китеп барды.
Нәфисә өйгә кайтып җитте. Иң беренче һәрвакыттагыча бакчага чыкты. Әнисе инде кайтып, каз бәбкәләрен ашатып йөри иде.
- Әни нихәл? Мин дә кайттым.
- Әйбәт булган, мин ашарга пешердем, хәзер ашарбыз. Бәрәңге җылыдыр, табадагы котлерларны гына кара бар.
Нәфисә көлеп җибәрде. Мөслимә апа кызына карап:
- Мин нинди кызык әйттем?
- Син түгел әни. Равияне күрдем. Яшь чактагы кебек безнең бакча башында бәрәңге пешермәкчебез.
- Ә ник юк кызым? Ризалаш. Мин сиңа үзем бәрәңге әзерләп куям.
- Кирәкми әни, үзем, синең болай да эшең күп. Әйдә үзең әйтмешли ашарга. Аннары мин дә сиңа булышам. Әйдә-әйдә, кулыңны юып ал да, өйгә. Әнә капка тавышы булды, әти дә кайтты,- дип Нәфисә өйгә кереп китте.
Төрле өй мәшәкатьләре белән көн тиз үтеп китте. Иптәш кызы белән сөйләшкәч Нәфисәнең дә күңеле күтәрелде. Аның чыннан да барсында онытып, бәхетле булып яшисе килде.
Бүген эшендә дә, башка көннәргә карганада кәефе яхшырак иде. Тик шулай да күңел төшерүчеләр табылды, иң беренче булып Мидхәт абый Нәфисә утырган бүлмәгә кереп, исәнләшмичә дә:
- Ренат Мансурович мондамы?
- Юк, исәнмесез Мидхәт абый. Ул кырга китте, бераздан кайтып җитә.
- Тагын да әйбәт. Кара әле кызый, әле маңкаң да кипмәгән, инде кеше тикшерә башладыңмы? Шул кирәкмәгәнгә телегезне тота белмәгәнгә башыгызга җиттеләр дә инде. Борыныңны кирәкмәгән җиргә тыксаң, тиз кыскартырбыз, аңладыңмы?- дип ишекне каты итеп ябып чыгып китте.
Нәфисә эшнең югалган бозауларда икәнен аңлады, димәк әнисе сөйләшкән, тик Нәфисә генә берни эшли алмый. Без капчыкта ятмаганны Мидхәт абый үзе дә белә, соң гына булмасын. Урлавы аркасында төрмәгә генә эләкмәсен дип уйлады Нәфисә. Төшке аштан соң, правлениягә килүгә Ренат Мансурович кызны үз бүлмәсенә чакырып алды да:
- Нәфисә, сеңлем, сезнең авылда Сабан туй ничек уза? Син миңа бераз сөйлә әле. Бәлки правлениядән бераз булышу кирәктер?
Нәфисә үзенчә генә нәрсәләр булганын аңлатты.
- Менә бүген кабат яшьләр җыелып, гармун уйнап, Сабан туйга күчтәнәчләр җыячак — дип бетерде ул сүзен.
- Бик кызык икән, мин дә кич гаиләм белән киләм әле, карасыннар авыл кичләрен.
Шулчак өстәлдә телефон шалтырады. Ренат Мансурович телефонны алды да, бер мизгелдән телефонны Нәфисәгә сузып, аңа икәнен әйтте.
Телефонның теге ягында Илсур тавышы ишетелде.
- Нихәл Нәфисә, нәрсә хәлләрең?
- Илсур, мин сиңа әйттем бит инде, үтенәм, бүтән шалтыратма ,- дип әйтүен сизми дә калды. Нәфисә телефонны урынына куйды. Аның бите буйлап яшь бөртекләре агып төште. Ренат Мансурович Нәфисәне җәлләргә теләп, кызны кочагына алды да:
— Сеңлем елама, вакыт үткәч барда җайлана икән, бары бераз гына вакыт һәм түземлек кирәк, тынычлан үтенәм.— дип әйтеп бетерде генә, бүлмәгә ишек тә шакып тормыйча Роза Фаязовна килеп керде.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова.