🌙ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА СӘФӘР АЕННАН КУРКЫРГА КИРӘКМЕ? ❗️Бик күпләрдә #сәфәр аена кагылышлы төрле хорафатлар һәм ялгыш фикер яши. Җәмгыятьтә Сәфәр ае уңышсызлык һәм бәла-казалар китерә дигән ышау бар. Шуңа күрә күпләр зур эш башлаудан куркып тора. ❗️ Ләкин Ислам таралганнан соң, бу төр хорафатлар юкка чыга. Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Бер генә нәрсәдә дә яман биге юк. Сәфәр аенда да бернинди начар билге юк. Ябалакның кычкыруында да бернинди начар билге юк». Шуңа күрә Сәфәр ае - башка айлар кебек үк гап-гади ай дип 100% ышаныч белән әйтә алабыз. Ул һичкемгә начарлык китерә алмый.