Найти в Дзене
Сельские Нивы

Парлы ялгызлар

Автор: Гөлчирә Галимова. Унберенче өлеш. Нәфисәнең битеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Ул әкрен генә соңгы искә төшкән күренешне сөйләп бирде дә:- Әйтегез әле, Фәридә исәнме? Әни әйтми, тик минем беләсем килә, сез бит болай гына сорамадыгыз, шулаймы? Теге хәшәрәт аның башына сугып үтергән, шулаймы? Әйтегез дөресен. Нәфисәнең битеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Ул әкрен генә соңгы искә төшкән күренешне сөйләп бирде дә:
- Әйтегез әле, Фәридә исәнме? Әни әйтми, тик минем беләсем килә, сез бит болай гына сорамадыгыз, шулаймы? Теге хәшәрәт аның башына сугып үтергән, шулаймы? Әйтегез дөресен.
Тикшерүче бер Нәфисәгә, бер Мөслимә апага карады да:
- Әйе, Фәридә үлде. Сез барыбер белер идегез. Миңа моны әйтүе җиңел түгел, тик тагын бер сорауга җавап кына бирегез әле.
Нәфисә бары күзләрен генә йомды.
- Үтенәм, бүген түгел, үтенәм китегез.
Линар Фаязович кызга карап алды да, Мөслимә апага борылып:
- Чыннан гафу итегез, мин әй

Автор: Гөлчирә Галимова. Унберенче өлеш. Нәфисәнең битеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Ул әкрен генә соңгы искә төшкән күренешне сөйләп бирде дә:- Әйтегез әле, Фәридә исәнме? Әни әйтми, тик минем беләсем килә, сез бит болай гына сорамадыгыз, шулаймы? Теге хәшәрәт аның башына сугып үтергән, шулаймы? Әйтегез дөресен.

Нәфисәнең битеннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Ул әкрен генә соңгы искә төшкән күренешне сөйләп бирде дә:
- Әйтегез әле, Фәридә исәнме? Әни әйтми, тик минем беләсем килә, сез бит болай гына сорамадыгыз, шулаймы? Теге хәшәрәт аның башына сугып үтергән, шулаймы? Әйтегез дөресен.
Тикшерүче бер Нәфисәгә, бер Мөслимә апага карады да:
- Әйе, Фәридә үлде. Сез барыбер белер идегез. Миңа моны әйтүе җиңел түгел, тик тагын бер сорауга җавап кына бирегез әле.
Нәфисә бары күзләрен генә йомды.
- Үтенәм, бүген түгел, үтенәм китегез.
Линар Фаязович кызга карап алды да, Мөслимә апага борылып:
- Чыннан гафу итегез, мин әйтергә тиеш идем. Бу минем эшем. Нәфисә мин иртәгә киләм, төрелегез, -дип урыныннан торып чыгып китте.
Тикшерүче чыгып китүгә, Мөслимә апа Нәфисәгә карап:
- Илсур синең егетең? Ә Камил, Камил ?Кызым син ни сөйлисең.?
Нәфисәнең бетереп кәефе төште. Аның, әнисе биргән сорауларга җавап бирәсе килмәде, ул бары:
- Әни кирәкми, бер сүз дә әйтәсем килми, үтенәм үземне генә калдыр зинхар. Син бит миңа Фәридәнең үлүе турында да әйтмәдең, нигә, әйт, нигә? Минем белергә хакым бар иде,- дип елый ук башлады.
- Кызым, без сине борчырга телемәгән идек, бераз җайлана төшкәч әйтербез дигән идек, ә менә ничек килеп чыкты.
- Әни үтенәм, үземне генә калдыр.
Мөслимә апа Нәфисәгә карап алды да, бүлмәдән чыгып китте. Нәфисәгә Фәридәнең әйткән сүзләре исенә төште. Әйе, ул сизенде, ул каядыр ашкынды, үләсен белептер инде урамга чыкты. Тик нигә Ходаем анарга шундый авыр үлем биргән? Нинди гөнахысы бар иде аның? Машина бәрдерсә дә яхшырак булыр иде бит. Фәридә үлер алдыннан күпме хәсрәт күрде, күпме әшәке сүзләр ишетте. Ә күзләре, күзләрендә ачы хәсрәт, йөзендә әрнү хисе күренеп ята иде. Нигә язмыш анарга шундый ачы үлем белән үлергә биргән? Нәфисәнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде. Ничек яшәргә хәзер? Ничек Фәридәнең әти-әнисенең күзләренә тутырып карарга? Нәфисәгә бу авыр хисләрдән бердә чыга алмаслык булып тоелды. Аның уй- фикерләре буталды, бер салкын, бер кызу бәрде. Иреннәре кипте, шатрлап ярылыр дәрәҗәгә җитте. Кыз :” Әни,әни”,- диде, тик сүзләре авыз эченнән чыкмады. Нәфисә кабат әнисен дәште, тик сүзләре ерак барып җитмәде. Кабат әнисен дәшәргә авызын ачкан гына иде, бүлмәгә май кояшы кебек балкып Илсур керде.
- Менә бит, мин киткәнне генә көткән, күзен дә ачкан. Ә мин күпме ялындым ач күзләреңне дип, әйт бер сүз генә дип.
Нәфисә Илсурга яшь аралаш карап:
- Су, су бир әле зинхар, авызым кипте.
Илсур стакан белән торган суны алып, мамыкны чылатып Нәфисәнең авыз кырыйларын сертте, аннары кашык белән берничә тапкыр су бирде.
- Җитеп тора, бераздан тагын бирермен. Табиб кердеме, нәрсә диде?
- Ике атнадан өйгә кайтасың диде.
- Да, да, болай булгач точно кайтасың инде. Ярар, чыннан ни диде?
- Әйттем бит өйгә җибәрәм диде. Хәлемнән килсә, бүген үк кайтыр идем. Илсур, ә син Фәридә үлгәнне беләсеңме?
Илсур аптырап Нәфисәгә карады, эх аларны, телләп әйтте бит әлегә әйтмәгез дип.
- Әйе, беләм, үзем үк аның гәүдәсен алып кайтырга булыштым. Күмгәндә дә янында идем. Син, якын дусты янында була алмагач, синең өчен мин аның янында идем.
Нәфисә күзләрен йомды. Аның тагын күз яшьләре язгы ташудай ургылып чыкты. Берничә минутка тынлык урнашты. Нәфисә күзләрен ачып:
- Ә ул кәбәхәтләрне тоттылармы? Кемнәр алар? Син бит аларны күрдең, син танырга тиеш аларны.
- Ничек күрдем?
- Соң теге көнне безгә бәйләнгән егетләр иде алар, ул көнне син чыгып элгердең шул Ә бу юлы— . “ Сез чибәрләр милиция егетенә эләгергә тиеш түгел”,- дип сөйрәп киттеләр бит безне. Ә бер апа :” Җибәрегез кызларны”,- дигәч, алар :” Кызлар исерек, үзебез аларны отделга алып барабыз хәзер ,- диделәр. Ничек итеп бу сүзгә ышанып була инде? Егетләрнең исерек икәнен күрде бит, җитмәсә кулларында шешәләр бар иде. Ничек итеп хатын-кыз була тырып шуны аңлый алмаган? Ә безнең урында кызы булса, нишләр иде икән?
Илсурга да бу сүзләрне тыңлавы бик авыр. Тик нәрсә әйтә ала соң ул.
- Нәфисә, син нәрсә әйткәнне аңлыйм, бары апа бәлки куркып калгандыр. Бер үзе ничә иргә каршы нишли ала соң?
- Ә безне, безне ничек тапканнар соң? Кем күргән?
-Кич белән бер ир эте белән йөргән, кисәктән генә эте эрә башлаган да, ычкынып гаражлар артына йөгергән. Ир кеше эте артыннан йөгерә, шунда сезне күреп телсез кала. Анндагы мәшһәрне күреп, этен дә онытып, юлгарак чыгам дипме, ярдәмгә кеше дәшергә чыкканда йөрәге тотып егыла күргәннәрдән соң. Аның үзен күреп ашыгыч ярдәм машинасы белән хастахәнәгә илтәләр. Аңына килгәч сезнең турында әйтә. Әле ярый күргән, сине дә югалта идек. Белсәң иде ничек курыкканымны. Отделениядә бу хәлләр турында ишеткәч, сезнең фотосурәтләрне күргәч, башта танымадым. Ул фотосурәттәге мәшһәр бары киноларда гына була дип уйлый идем. Фәридәнең кесәсендә сиңа Камил дигән кешедән хаты булган, канга буялып бетсә дә, Нәфисәгә дигәнне укый алдык. Мин тиз генә сез торган йортка йөгердем, анда сез булмагач, уку йортыгызга бардым. Сезне бүген укырга килмәделәр дигәч, сез икәнлекне аңладым. Тиз арада хастахәнәгә барып, Фәридәнең үлемен, синең авыр хәлдә ятуыңны белдем. Белсәң иде ул көнне мин үзем дә әздән генә үлмәдем. Мин синсез яши алмыйм, ишетәсеңме, синсез яши алмыйм.
Нәфисә Илсурның күзенә туры карап:
- Ә миңа нишләргә? Мин ничек яшәрмен хәзер? Әгәр гарип калсам, мин сиңа нигә?
- Син нәрсә инде, әгәр гарип каласың икән, гомерем буе күтәреп йөрим, бер сүз әйтмим сиңа, мин сине чыннан да яратам. Әле үзең дә рәхмәт әйтерсең, вакыт үткәч искә төшереп көләрсең. Ә хәзер....
Илсур сүзен әйтеп бетерә алмады , бүлмәгә Мөслимә апа керде.
- Исәнмесез Мөслимә апа.
- Нихәл бәбкәм? Килдеңдәме? Әле эштә булам дигән идең бит, нәрсә үзгәрде?
- Запас ялларым бар иде, шуларны алдым. Сез олы кеше, бәлки бер-ике көн кайтып ял итеп килерсез дип әйтергә кергән идем.
- Рәхмәт энем сиңа, кызыбызны авыр вакытта калдырмадың. Мин китә алмыйм шул, әлегә сиңа карарга уңайсыз булыр, төрле чак бар бит, - дип Мөслимә апа кызына карады.
Карават астында яткан савытны күреп Илсур яңадан сүз башлады.
- Сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегезне аңладым, ул хакта борчылмагыз, ул чаклар өчен медперсонал бар бит. Чыннан әлегә мин дежур торам, ә сез ял итеп, Барый абыйның хәлен белеп килегез.
- Әни, чыннан да, әти дә бик борчыладыр. Илсур монда булганнан файдаланып кал, әтине тынычландырып кил.
Нәфисә елмая төшеп:
- Күрәсеңме, пагонлы сакчым булганда, кем тияр икән миңа? Әнием, чыннан кайтып кил. Бигрәк әти өчен кайт, ул да үзенә урын таба алмый йөридер.
Мөслимә апа күп ялындырып тормады, авылга кайтып китте. Илсур үзенчә Нәфисәнең күңелен күтәрергә тырышты. Төрле уйдырмалар, кызык хәлләр сөйләде, битләрен юды, чәчләрен үрде. Үзенчә кызык табып:
- Өйрәнә торыйм, кызым туып, чәчен үрергә кушса,- дип шыркылдап көлде.
Илсур янында Нәфисәнең дә күңеле бераз тынычланган кебек булды. Ике атна, ике сәгать кебек үтеп тә китте. Нәфисәнең дә хәле яхшыра башлады. Ул акрын гына сөялеп утыра башлады. Илсур белән Мөслимә апа, аны чиратлап карадылар. Мөслимә апа да Илсурны бик ошатты. Ләкин Камил Нәфисәне ярата, гел аны сорап борчылып йөрүе аңа тынлык бирми иде. Беркөнне авылдан килгәч, ул Нәфисәгә:
- Бүген төшке аштан соң Камил киләм диде. Мин каршы килә алмадым. Дөресен дә әйтергә батырчылыгым җитмәде.
- Әни, вакыты җиткәч үзем әйтәм. Мин үзем дә хәзер күк белән җир арасында. Бар да Ходай кулында, ул хәл итәр.
Әйе, әйтүе җиңел, ләкин Нәфисә үзе дә белми иде бу мәсьәләнең чишелешен.
- Исәнмесез, керергә ярыймы,- дип бүлмәгә әкрен генә Камил керде.
Дәвамы бар.