Балалар өчен җәйге яллар файдалы итеп оештырылды, ике атна дәвамында алар ислам нигезләрен өйрәнделәр, пәйгамбәрләр тормышыннан хикәяләр тыңладылар, биш тапкыр намаз уку тәртибен өйрәнделәр, мавыктыргыч һәм кызыклы конкурсларда катнаштылар, Изге Коръән уку һәм ятлау белән шөгыльләнделәр. Әлеге курсларда балалар төрле төркемнәргә бүленеп гыйлем өстәделәр. Башлангыч төркемнең остазы Хәния абыстай, ярдәмчесе Эльвира ханым белән аларга Аллаһның кемлеген, ни өчен догаларны белергә кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук догалар, сүрәләр өйрәнә башладылар. Алга баручы кызлар төркеме Гөлшат абыстайдан үрнәк алып намаз кагыйдәләренә, әхлак темасына өстенлек биреп, догалар, сүрәләр ятладылар. Коръәнне укый белә торган ир малайлар белән Гали хәзрәт Җиһаншин көндә күркәм китапны укып, сүрәләрне, аятьләрне кабатладылар, осталыкларын шомарттылар. Ә дәвам итүче төркемне Миләүшә ханым җитәкләде. Алар белгән догаларны искә төшереп, беркеттеләр, яңа догаларга, аятьләр, сүрәләргә дә өстенлек бирделәр. Шулай ук