Найти в Дзене

Төбәкләрдә Сосновский балтырганы белән көрәш яңа дәрәҗәгә чыгачак

Төбәкләрдә Сосновский балтырганы белән көрәш яңа дәрәҗәгә чыгачак. Дәүләт Думасы җирләрне әйләнә-тирә мохиткә һәм кешегә куркыныч тудыручы үсемлекләр үсүдән яклауга юнәлтелгән закон кабул итте. Беренче чиратта ул балтырганга каршы юнәлтелгән. Кайбер төбәкләрдә юридик шәхесләргә штрафлар 130 мең сумнан 400 мең сумга кадәр арттырылган икән инде... Балтач районында территориясендә дә бу зарарлы балтырган очрый. Иске Балтач авылында бер җәмгыять йортында үскән зарарлы үсемлекләрне җәмгыять җитәкчесе вакытында юк итү чарасын күрде. Ә сез яшәгән урында бу үсемлек очрамыймы?

Төбәкләрдә Сосновский балтырганы белән көрәш яңа дәрәҗәгә чыгачак.

Дәүләт Думасы җирләрне әйләнә-тирә мохиткә һәм кешегә куркыныч тудыручы үсемлекләр үсүдән яклауга юнәлтелгән закон кабул итте. Беренче чиратта ул балтырганга каршы юнәлтелгән.

Кайбер төбәкләрдә юридик шәхесләргә штрафлар 130 мең сумнан 400 мең сумга кадәр арттырылган икән инде...

Балтач районында территориясендә дә бу зарарлы балтырган очрый. Иске Балтач авылында бер җәмгыять йортында үскән зарарлы үсемлекләрне җәмгыять җитәкчесе вакытында юк итү чарасын күрде.

Ә сез яшәгән урында бу үсемлек очрамыймы?