Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене

Тучыбай авылында үсмерләрнең каникулы күңелле үтә

Тучыбай авылында үсмерләрнең каникулы күңелле үтә Җәйге каникул вакытында балык тоту бәйрәмен оештыру күркәм традициягә әверелде. Быел да күлнең матур ярында "Балыкның эресе дә, вагы да эләксен" дигән бәйрәм үткәрелде. Беренче балыкны Илнур Низамов тотты. Иң зур балык Эмиль Фәттаховка эләкте. Сүз уңаеннан, ул барыннан да күбрәк карплар тотты. Тотылган балыклардан уха пешерделәр, үләннән чәй әзерләделәр. Балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, таганнарда атындылар. Табигатьтә мондый бәйрәмнәр сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә һәм балаларга уңай хис-кичерешләр бүләк итә.

Тучыбай авылында үсмерләрнең каникулы күңелле үтә

Җәйге каникул вакытында балык тоту бәйрәмен оештыру күркәм традициягә әверелде. Быел да күлнең матур ярында "Балыкның эресе дә, вагы да эләксен" дигән бәйрәм үткәрелде.

Беренче балыкны Илнур Низамов тотты. Иң зур балык Эмиль Фәттаховка эләкте. Сүз уңаеннан, ул барыннан да күбрәк карплар тотты. Тотылган балыклардан уха пешерделәр, үләннән чәй әзерләделәр. Балалар хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, таганнарда атындылар. Табигатьтә мондый бәйрәмнәр сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга ярдәм итә һәм балаларга уңай хис-кичерешләр бүләк итә.

-2
-3
-4
-5
-6
-7