Балалар белән «сәламәт ризык», «файдалы һәм зарарлы ризыклар», «түтәлдәге витаминнар» темасына әңгәмәләре оештырылды. Балалар яшелчәләрдә, җиләк-җимешләрдә күпме файда һәм витаминнар барлыгын белделәр. Алар һәр витаминның үз исеме барлыгын белделәр, төрле азык-төлек составына керүче витаминнар турында белгәннәрен бик теләп сөйләделәр. Балаларга “пар тап”, “файдалы һәм зарарлы продуктлар”, "җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне төрләргә аер" дидактик уеннары тәкъдим ителде, хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Җиләк-җимешләрнең файдасы турында белеп, тәмле әфлисуннарны зур аппетит белән татып карадылар. Көн танып-белү өчен файдалы, мавыктыргыч һәм бай үтте, тәрбияләнүчеләрнең төрле ризыклар турында белемнәре киңәйде, сәламәт туклануга кызыксыну уятты.