Найти в Дзене
Услон.РТ

27 июль – Донбасс балаларын - сугыш корбаннарын искә алу көне

Китапханә мөдире балаларга Донецк Халык Республикасы территориясендә хәрби хәрәкәтләр вакытында 200дән артык бала һәлак булуы һәм алар истәлегенә «Фәрештәләр аллеясы» мемориаль комплексы ачылуы, аның таш стеласына алфавит тәртибендә һәлак булган балаларның исемнәре уеп язылуы турында сөйләде. Шулай ук «Донбасс балаларына, сугыш балаларына» һәйкәле ачылган.

Балаларга китапханәче Денис Коваленконың «Александр Потапов – үлгәннән соң Россия Герое» китабыннан өзекләр укыды. Анда солдат үз тормышы бәрабәренә кызны шартлаудан коткарып, аны үз гәүдәсе белән каплавы тасвирлана.

Балалар белән белән кәгазьдән тынычлык символы – Тынычлык күгәрчене ясадылар.

Чара ахырында тынычлыкны, янәшәдә булган ата-аналарны, яшәү һәм тулы күкрәк белән сулау мөмкинлеген бәяләү мөһим икәнлеге турында сөйләштеләр.

Фото: скриншот https://alleyaangelov.ru/