Шушы көннәрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин актив эшчәнлек алып барган кайбер эшмәкәрләр янында булып бүгенге вәзгыять белән танышты. Шунысын ассызыклар узу кирәк, эшмәкәрләр яңа эш урыннары булдырып, районның социаль-икътисади үсешенә ярдәм итәләр. - Сергей Плотниковның «Эльви» ширкәтендә, Александр Широков һәм Айрат Мулюковның термопанельләр, Ришат Михайловның канализация боҗралары, Фәнис Галиуллинның брусчатка ясау эшчәнлеге белән таныштым. Егетләр яңалыкларга йөз тотып, нәтиҗәле хезмәт куялар. Эшчәнлекләре гел үсештә булсын! – диде район башлыгы.
Шушы көннәрдә район башлыгы Рамил Нотфуллин актив эшчәнлек алып барган кайбер эшмәкәрләр янында булып бүгенге вәзгыять белән танышты
26 июля 202526 июл 2025
~1 мин