Җомга көнебез мөбарәк булсын, дуслар! ☀️⛅️Байлар Сабасында бүген 25 июльгә һава торышы фаразы: 🌤Көндез максималь температура - +23 °C, җил — төньяктан, 6 м/с, тизлеге 8 м/с ка җитә. 🌙Төнлә: температура - +18 °C, җил — төньяктан, 7 м/с, тизлеге 12 м/с ка кадәр җитә. Көн дәвамында: дымлылык — 99% тан 100% ка кадәр, атмосфера басымы-734 мм, 736 мм. Кояш чыга:03:29. Кояш байый: 19:59. Көн озынлыгы: 16:30. Сынамыш: 25 июль иртәсендә көчле чык һәм томан күзәтелә икән, җәйнең калган өлеше коры һәм эссе булыр