Җәй - ял итү вакыты гына түгел, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен дә актив эш чоры. Югары Ослан районында хәзер яшел азык әзерләү кампаниясе бара. Печән әзерләү чоры - авыл хуҗалыгы оешмалары хезмәткәрләре өчен кызу вакыт. Һава торышының көйсезлегенә карамастан, алар тулы куәткә эшлиләр, терлекчелек өчен печән һәм сенаж әзерлиләр. Аларның һәркайсы -җитәкчеләрдән алып механизаторларга һәм машина йөртүчеләргә кадәр -үзләренең яшел урак участогы өчен тулы җаваплылык тота. Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы оешмаларының бердәм эше нәтиҗәсендә 6548 тонна печән һәм 13722 тонна сенаж әзерләнгән, бу шартлы бер баш терлеккә 12,2 центнер азык берәмлеге тәшкил итә. Корылык яисә даими яңгырлар кебек катлаулы һава шартлары хезмәткәрләргә яңа чакырулар куя. Әмма механизаторларыбызның бердәм хезмәте һәм тәҗрибәсе нәтиҗәсендә эре мөгезле терлекләр өчен мөмкин кадәр күбрәк үлән азыгы әзерләү максатына ышаныч белән бара авыл хуҗалыгы эшчәннәре.