Слухи. Снова... Сегодня будет небольшая история, әзгенә 18+ Бәдәлче – Истанбулдагы бер татар мөһәҗирендән идәрәмезгә килгән бер хатда, Русия мөселманларындан бәдәл алыб киткән «хаҗи» әфәнделәрдән бәгзенең бик начар юлларда йөрүләре әһлиятсыз вә лиякатсыз булулары зекер ителәдер. Бунлар җөмләсендән уларак, Уральскиның «хәлфә» исемендә йөрүче бер кешенең бик күб фаналыклар языладыр. Мәсъәлә: мундан сикез сәнәләр мөкаддәм Истанбулга бер кыз алыб барган. Фатыйма адлы шул хатунны үз җәмәгатем дип «Такталы хан» нумерында бер ничә көнләр бергә торгач, «Урта чишмә» мәхәлләсендә бер исерек сөтче Гали исемле мөһәҗир татарга үземнең туган сеңлем дип 150 сумга мәкъбул кияүгә биреп үзе хаҗга киткән. Соңра хаҗдан мәмләкәткә кайтып яңадан бәдел уларак Мәккәгә барышлы Истанбулда тукталыб шул хатынны янә үз янына нумерга алып бер ничә көнләр торган. “Гүя кәрдәшемә үгет-нәсихәт биреб китим, аңа әмәнәтләр дә бар иде”, дигән. Хәлбүкә соңдан бу кешенең әүвәл кызны Русиядан качырып алып чыкканлыгы вә аның