📌 "Патриот" паркында Русия Герое Максим Серафимовка һәйкәл ачылды ✅ Бүген "Патриот" хәрби-патриотик паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое, махсус хәрби операция катнашучысы Максим Серафимовка һәйкәл ачу тантанасында катнашты. Тантананы Һава-десант гаскәрләре көнен бәйрәм итүгә багышладылар. ✅ Монументның авторы — Русиянең халык рәссамы Салават Щербаков. 2,2 метр биеклектәге бронза скульптураны Мәскәүдә коеп Башкортстанга алып киләләр. ✅ Тантаналы чарада хәрбинең әти-әнисе Владимир һәм Алина Серафимовлар, аның хезмәттәшләре, Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм хәрби-патриотик берләшмәләр активистлары катнашты. ✅ Башкортстан Башлыгы десантчы сугышчыларны бәйрәм белән котлады һәм Максим Серафимовның исеме республиканың хәрби дан тарихына язылуын ассызыклады.
📌 "Патриот" паркында Русия Герое Максим Серафимовка һәйкәл ачылды
2 августа 20252 авг 2025
~1 мин