☀️Татарстанда бөтен ил буенча моңарчы күрелмәгән проект – Күрше Фест” бәйгесе тәмамланды. Ул “Безнең ишегалды” программасының дәвамы булып тора.
✨Әлеге бәйгедә безнең Арча районыннан Арча Укучылар Сарае директорының уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Айгөл Галәветдинова катнашты һәм грантка ия булды.
"Әлеге фестиваль кысаларында Арчабызның өч ишегалды территориясендә фестивальләр үткәреләчәк. Алар кысаларында җиде төрле юнәлеш буенча осталык класслары узачак. Бу робот техникасы, ракета модельләре очырту, авто модельләр йөртү, судо модельләр йөртү, квадрокоптерлар очырту һәм картинг", - дип билгеләп үтте Айгөл Галәветдинова
Арча шәһәрендә осталык класслары 7, 14, 21 августта 17 сәгатьтән алып 19 сәгатькә кадәр узачак. 7 августта Западная урамы, 30 йорт каршындагы ишегалдына, 14 августта – Борханов – Зәйнуллина скверында, 21 августта – Зур урам, 75 йорт янында узачак.