Галимова Гөлчирә. Ундүртенче өлеш. Азат бер Гөлсемгә, бер Гөлиягә карады.Гөлсем әкрен генә:- Хәтерлисеңме, мин сиңа сүзем бар дип әйтә башлаган идем?- Әйе, Сәгыйть егылыр алдыннан.
Азат бер Гөлсемгә, бер Гөлиягә карады.
Гөлсем әкрен генә:
- Хәтерлисеңме, мин сиңа сүзем бар дип әйтә башлаган идем?
- Әйе, Сәгыйть егылыр алдыннан.
- Мин бала көтәм, Сәгыйтькә энекәш яки сеңел була димәкче идем.
Азат ни әйтергә белмәде, Кәдәрия исә урыныннан сикереп торды. Моны күргән Идрис:
- Син нәрсә Кәдәрия, ток суктымы әллә үзеңне? Киленең яхшы хәбәр әйтте, безгә яшәргә, шатланырга яңа өмет бирә. Ә син тагын недовольнаямы?
Күзләрен яшерергә тырышып Кәдәрия:
- Мин уйланып утыра идем, сез ни әйткәнне аңламадым.
- Килен сиңа тагын онык бүләк итәм диде.
- Менә бит нинди бәхет. Котлыйм сине Гөлсем, гафу ит, минем башыма башка әйбер искә төште. Милана кайтам дигән иде, әле кайтып җитмисеңме дип шалтыратмакчы идем.
Азат һаман сүз дәшмәде, Идрис абый улына карап:
- Син улым әллә шат түгел инде?
Азат ниһаять әтисенә карап:
- Ничек шат булмыйм инде. Кисәктән Сәгыйть нәрсә әйтер иде икән дип уйландым. Безгә караганда ул күбрәк шатланыр иде бит.
- Шулай улым. ләкин без алга барырга көч табарга тиеш, ә син килен хәзер үзеңне сакла, елап Сәгыйтьне кайтарып булмый, ә булачак балаң синең һәрбер борчуыңны аңлый.
Гөлсем бит буйлап тәгәрәп төшкән күз яшен сөртеп алды да:
- Әйе, мин тырышам бит,ә йөрәгемне нишләтим. ?
Азат Гөлсем янына килеп, чүгәләп утырды.
- Ә мин сиңа булышам, юк, без бергә булышабыз, бергә, бер беребезгә бу ачы хәсрәтне киметергә булышабыз. Мин Сәгыйтьне онытабыз димим, һәм бу мөмкин түгел. Улыбызның рухы, җаны тынычланып калсын өчен тырышабыз.
Идрис абый да Азат янына килеп
- Әйе улым, дөрес әйтәсең, без бергә тырышабыз, бер беребезгә ярдәм итәбез,- дип улының кулбашына кулын куйды.
Язмыш сынаулары кешене төрлечә сыный, төрлечә бегә. Ә сынаулардан чыгу юлын гына үзеңә табарга туры килә. Азат белән Гөлсем дә, булачак бала хакына дип. Азат үзенчә Гөлсемгә җиңелрәк булыр дип, әлегә аны авылда калдырды. Үзе вакыты булган саен аның янына кайтырга ашыкты. Кызларның серләре бер тирәдә дип, сеңлесе Миланага Гөлсем янына ешрак йөрергә кушты. Дөресрәге бу фикер Кәдәриянеке иде. Гөлсемгә исә Милана беренче күрешкәндә үк ошап бетмәде. Ләкин ирен ачуландырасы килмичә, Милананың килүенә каршы килмәде. Милана исә төрлечә”ярарга” тырышты:
- Гөлсем үпкәләмә конечно, но үзең уйлап кара, әле племянник үлде генә, нигә сиңа тагын бала,- дип ычкындырды ул бер көн.
Гөлсем шаккатып:
- Син ни сөйлисең? Ничек инде нигә? Беренчедән ул бездән сорамый, бар икән, димәк Аллаһы тәгалә үзе шулай тели. Син нәрсә әллә каршымы?
- Юк инде, просто әлегә сез авыр кайгы кичерәсез, андый вакытта яшь бала карау кыен булыр дим. Җитмәсә сез бит яшьләр, элгергән булыр идегез.
- Син чыннан да каршы бу балага, тел төбеңне генә аңлый алмыйм. Минем сиңа нинди начарлыгым тиде? Ул бала бит синең абыеңныкыда. Аңа ни диярсең? Әгәр ул белсә?
- Гөлсем, ярар әйтәм, күңелеңне генә төшерергә теләмәгән идем. Уйлап кара үзең, синең улың авыру иде, шуңа да үлде. Сез бит бөтен анализларны да үтеп бетермәдегез, бәлки нәселдән килгән авыру булачак балада да булыр. Бу сезгә кирәкме? Мин сине генә уйламыйм, абыем да кайгыдан җүләрләнмәсен дим, шушы мәшһәр кабатланса.
- Бер бала авырса, икенчесе дә шулай дигән сүз түгел. Син каян чыгып әйтәсең бу сүзләрне? Син нәрсә беләсең соң? Җитмәсә син чит илдә идең, йә, әйт, син нәрсәләр беләсең?
- Белмим дә, беләсем дә килми, үзеңә кара. Әни сезнең нәселдә авыручылар булган дип әйтте,- дип ычкындырганын сизми дә калды Милана.
- Менә кая икән таяк башы. Сине әниең котыртып җибәрдеме? Ул күптән миннән котылырга теләп йөри. Хәзер авыру бала була дип, төшертергәме исәбе? Син әниең кебек кара елан икәнсең., чыгып кит, бүтән монда килмә.
- Үпкәләмә инде Гөлсем, мин чыннан да яхшы булсын дип тырышам. Кума мине, мин бүтән бу сүзләрне әйтмәм. Зинхар абыема гына әйтмә, ул да бик үпкәләр, аның белән ачуланышасым килми.
Милана үзенең дөрес сөйләмәвен аңлады, ул ялгышты. Башка юл эзләргә кирәк дип, Гөлсемгә ялагайланырга кереште.
- Гөлсем, әйдә һавада йөреп кайтабыз. Үтенәм, үпкәләмә,- дип Гөлсемгә,- кулын сузды да — Мир?
Гөлсем бераз уйланып торгач
- Мир. - дип кулын сузды.
Көннәр көзгә авыша, кичләрен дә салкынайта башлады. Гөлсем эстенә кофта киеп, Милана артыннан чыкты. Алар урам буйлап клубка таба атлый башладылар. Милана Гөлсемгә ярарга тырышып, үзенең укуы, читтә ничек яшәве турында сөйләргә тотынды. Бәхетенә каршыларына Сиринә килеп чыкты. Ике дус күптән очрашмагач каты итеп кочаклаштылар.
- Гөлсем, дустым, ни хәлләрең бар? Зинхар үпкәләмә, Рөстәм белән ял итергә барып кайттык, авылга кайтканыбызга бер сәгать тә юк, синең яныңа ашыктым. Кайгыңны уртаклашам,- дип кабат Гөлсемне кочты.
- Зыян юк, үзең ничек?
- Әйбәт, Азатның хәле ничек? Ул да борчыладыр? Яныңда булмадым авыр вакытта, бик кызганыч.
- Зыяны юк дидем бит. Ә гафу ит, бу Азатның сеңлесе Милана,- дип Миланага карады,- Монысы минем якын дустым Сиринә.
- Шатмын танышуыма, Абыең бик яхшы кеше, син дә шундыйдыр дип уйлыйм, -диде Сиринә, аннары кабат Миланага күз салып
- Гафу ит, син безне икебезне генә калдыра аласыңмы, сөйләшәсе сүзләр бар иде Гөлсем белән?
- Калыгыз, минем әби янына кайтасым бар, яхшы булды әле,- дип китеп барды.
Ул китүгә Сиринә:
- Бигрәк әнисе кебек, еланнан елан тумыйча нишләсен. Син бу кыз белән сагырак бул, что то миңа ышамый ул.
- Туганнарны сайлап алмыйлар. Ярый, син ничек соң?
- Озакка кайттым, синең улыңның кырыгына бармыйча мин китмим. Сиңа, синең яныңда булырга хәзер мин бар.
- Рәхмәт дустым.
Чыннан да Гөлсемгә рәхәт булып китте. Әзме, күпме, бераз яшь чакларын искә алып, күңеленә ял алды. Ә инде Сиринәнең дә бала көтүен белгәч, бетереп шатланды. Ул гына да түгел әле, санау буенча, баланы да бер вакыттарак табачаклар.
Сәгать телләре тиз әйләнә, бүген Сәгыйьтнең кырыгы. Гөлсемнәрнең кайгысын уртаклашырга чакырулы да, чаккырмаганнар да килеп садака биреп киттеләр. Әйе, кешенең кем икәнен авыр чакта белеп була икән. Гөлияләрнең гаиләсенә карата авыл халкының хөрмәте шушы кайгылы көннәрдә беленде. Кырык көн эчендә капка ишеге бер дә ябылмады. Бүген дә алар берсе артыннан берсе садакасын, күчтәнәчен китерде. Башта ирләр , аннары хатын – кызлар, әбиләр, җыенысы дога кылды. Кунакларны озатып бетергәч кенә табын әзерләүчеләргә ашарга чират җитте. Төзелешеп өстәл янына утыргач Гөлия Гөлсемгә:
- Кызым, кайнанаң белән Милана күренми, бәлки урамда ишетми калганнардыр, бар ашарга чакырып кер.
Гөлсем урамга чыкты, ләкин икесенең берсен күрмәде. Бакча ягына чыгам дигәндә, сарай читендә сөйләшкән тавышлар ишетелде. Бу Кәдәрия белән Милана иде.
- Әй кызым, шунда Гөлсемне күндерә алмагансың инде.
- Ә ничек? Мин болай да тырыштым, хәзер нишлибез инде?
- Белмим, уйларга кирәк, әгәр бу бала да авыру туса. Юк, мин моны ничек булса да решать итергә тиеш.
- Әни, нишли аласың соң, үже соң, һәм мин гел яхшы булып кыланып ардым. Я в город хочу.
- Хочу, не хочу, абыең турында уйла. Ничек кенә котылырга соң бу Гөлсемнән?
- Әни, раньше надо было думать. Алдан нәрсә уйладың?
- Җүләр, үкенәм сиңа әйткәнемә, син минем кызым, син минем яклы булырга тиеш. Әтиеңнән күпме яшердем синең кыланмышларыңны? Нәрсә дәшмисең?
- Ә нәрсә әйтим, мин дә бит синең сер тулы сандык икәнеңне әйткәнем юк. Так что икебез дә бер көймәдә без әни җаным. Мине әти ничектә кичерер, мин аның кызы, ә менә синең серле сандыгыңның ачкычын тапса син нишлисең?
Кәдәрия кулын күтәреп кызына сугып җибәрергә теләде, тик элгермәде, сарайның читендә нәрсәдер ауган тавыш ишетелде.
Дәвамы бар.