Автор: Галимова Гөлчирә.Унөченче өлеш. Икеседә сикереп торып Сәгыйть янына чаптылар. Күзен һавага төбәгән бала, бернәрсәгә дә игътибар итмичә ята бирде.- Улым, улым минем. Нәрсә булды, әйт, әйт миңа, улым,- Гөлсем Сәгыйтнең битләренә сукты, кулларын уды. Азат кына югалып калды. Янында гына күз яшьләренә буылып хатыны баласын аңга китерергә маташа.
Икеседә сикереп торып Сәгыйть янына чаптылар. Күзен һавага төбәгән бала, бернәрсәгә дә игътибар итмичә ята бирде.
- Улым, улым минем. Нәрсә булды, әйт, әйт миңа, улым,- Гөлсем Сәгыйтнең битләренә сукты, кулларын уды. Азат кына югалып калды. Янында гына күз яшьләренә буылып хатыны баласын аңга китерергә маташа. Ә ул ,ә ул бернидә эшли алмый. Азат кисәктән генә Гөлсемне тертеп җибәрде дә, баланы кулына алып:
- Гөлсем, кадерлем, әйдә тиз өйгә, әби безгә булышачак, әйдә, әйдә,- дип Гөлсемне ашыктырды.
Үзе тиз барган кебек булса да, юл әле әз үтелә. Җитмәсә аяк астында яткан ниндидер тимергә абынып егыла. Азат кире торып Сәгыйтьне кулына алырга тели, ләкин Сәгыйтю - “Эх”,- итеп авыр сулады да, мәңгелеккә күзен йомды. Бу мизгелдә Гөлсемнең йөрәге чыгып киткән кебек була. Күкрәгендәге авыртуны баса алмыйча куллары белән күкрәгенә ябыша.
- Ул, ул үлдеме Азат? Ул, минем улым үлдеме?
Азат аңлый. Әйе, аның нәни улы үзенең кулында соңгы тапкыр сулышын алды. Ул үзе дә нишләргә белми. Башын аска иеп йөрәген тыңлады, акрын гына:
- Әйе Гөлсем, Сәгыйть улыбыз бүген безне мәңгелеккә ташлап китте,- диде дә, түзә алмыйча улының күкрәгенә башын куеп үксеп елый башлады. Гөлсем тораташ булып катып калды, аның еларга да, сикереп торып улын алырга да хәле калмаган иде. Белмим ул күпме шулай утыргандыр, акылына килгән вакытта, Азат һаман улы күкрәгендә елап ята иде.
- Улым, улым дим, тор, син бит миңа җиләк җыям дидең. Үзең мине алдадың.
Гөлсемгә дә бик авыр, ләкин ул үзен кулга алырга көч тапты.
- Азат, безгә аны өйгә алып кайтырга кирәк, ишетәсеңме?
- Кадерлем, ничек,ничек ул безне ташлап китә алды?
- Ул үзенең үләсен алдан сизгәндер мөгаен. Ике көннән бирле болынлыкка барыйк дип аптыратты. Аның яшеллектә, матурлыкта үләсе килгәндер мөгаен.
- Без ничек яшибез аннан башка, ничек?
- Белмим, белмим, әйдә ал кулыңа баланы.
Азат калтыраган куллары белән улын кулына алды. Гөлсем икесендә кочагына алып:
- Юк, Азат, ул бары тик йоклый, мин аның үлүенә ышанмыйм. Әйдә тизрәк, әни безгә булыша.
Азат бер сүз дәшми авылга атлады. Авыл эчендә гомер булмаганны тыныч иде. Һәрвакыттагыча эреп каршы алган этләр дә бүген койрыкларын кысып озатып калдылар. Аларның кайгыларын уртаклашкан кебек кошлар да бүген көйләренә моңланып сайрамыйлар. Тынлык, авыл эчендә тынлык урнашкан кебек тоелды аларга. Бәлки авыр кайгыдан колаклары гына ишетмәгәндер. Күз яшьләреннән кызарып беткән, елаган ике яшьнең кулларына балаларын күтәреп кайтканны күреп, авыл халкы артларыннан тын гына атлады.
Алар хәзер бу парның авыр кайгы кичерүләрен аңлыйлар. Шуңа да бер сорау да бирүче булмады. Капка төбендә Сәгыйтьнең уенчыкларын җыеп йөргән Гөлия апа кеше җыены килгәнне күреп, башта аптырап калды. Алдагы рәттә Азатның Сәгыйтьне күтәреп кайтканын күреп, эшнең нәрсәдә икәнен аңлады. Ул баскан җиреннән җиргә шуып төште дә:
- Юк, юк, бу булуы мөмкин түгел, юк,- дип кычкырып җибәрде.
Капка төбенә җиткәч Азат Гөлиягә:
- Әби, без Сәгыйтьне алып кайттык, без, без...
Азатның кабат бит буйлап күз яшьләре тәгәрәде. Гөлия Сәгыйтьнең битеннән сыпырды. Оныгының суый башлаган гәүдәсен кулына алырга теләде, тик Азат:
- Әби, без аны кая куябыз?
Гөлия башта уйланып торды, аннары:
- Улым әйдә өйгә керәбез.
Шулчак ачыргаланып кычкырган тавыш ишетелде:
- Улым, оныгым минем....
Бу кеше сүзе ишетеп килеп җиткән Саҗидә әби иде. Авыр, бик авыр булды яшьләргә. Азат ниһаять үзен кулга алып, әти-әнисенә хәбәр биреп, ашыгыч ярдәм чакыртты. Гөлсем өчен бу бары куркыныч төш иде. Ничек бу төшне онытырга.
Бүген аның улын соңгы юлга озаталар.
Йә Ходаем, ничек йөрәгемнән,
Баламны өзеп алдың?
Тыныч кына күтәреп,
Кара җирләргә салдың.
- Ничек яшим хәзер,- диеп
Йөрәгем утта яна.
Күзләремнән бертуктамый
Ачы күз яше тама.
Йөрәгемнең ярасына
Нинди дәва бирерсез?
Газиз баламны кара җиргә
Ничек илтеп күмерсез?
Баланы капка төбеннән алып киткәндә Гөлсем ачыргаланып кычкырып җибәрде:
- Юк, юк, бирмим улымны, бирмим, ничек итеп аны караңгыга илтеп салып була? Ул бит караңгыдан курка. Юк, юк, алып китмәгез аны,үтенәм, алып китмәгез улымны.
Гөлия апа белән Саҗидә апа көч хәл белән генә Гөлсемне тотып калдылар. Әйе, аның йөрәгендә ниләр булганын, бары балаларын югалтучылар гына аңлый ала. Гөлсемне өйгә алып керделәр. Гөлия апа шәфкать туташы буларак үз эшен белән. Тынычландыра торган укол ясап, Гөлсемне бүлмәгә алып кереп яткыра. Үзенә дә бик авыр аңа бу минутта. Оныгының үлүе генә түгел, кызының ут эчендә януы да күңеленә бик авырлык бирә. Ничек кенә булмасын, Гөлиягә кызы өчен, бик нык булырга кирәк. Әкрен генә вакыт үтте. Гөлсемгә кайгысын җибәрергә авыр иде, һәм бу мөмкин дә түгел. Ничек итеп улын йөрәгеннән чыгарып ташлый алсын ул. Менә бүген җидесе дә үтте. Гөлсем әзрәк көч алырга бакчага чыгып утырды. Гөлия апа аның янына килеп:
- Кызым, бераз ашап ал, кунаклар китеп бетте.
- Минем ашыйсым килми әни.
- Син ашарга тиеш, син үзең генә түгел бит, әнә Азат та әле ашамаган.
- Ә кая соң ул, мин аны иртәдән бирле күрмәдем.
- Әй кызым, кызым, аңлыйм, әлегә син бернәрсә күрергә аңлар дәрәҗәдә түгел идең. Азат көндә Сәгыйть үлгән җиргә барып утыра. Чардуганнар ясатып, улының җанын биргән җиргә куйды. Аны чәчәкләргә күмде. Сәгыйтьнең уенчыкларын да алып барып куйган. Азаткада бик авыр кызым. Син хатын -кыз, син көчлерәк булырга тиеш. Син Азатка бик кирәк кызым. Бар аның янына, җанына дәва бул. Ашамый да йөреп булмый, бар алып кайт аны өйгә. Гөлсем күз яшьләрен сөртеп, Азат янына китте. Кечкенә генә таулыкта яшел төстә чардуган калкып чыккан. Шул чардуган янында башын иеп Азат утырган. Гөлсем анарга бик озак карап торды. Әти кеше улы белән сөйләшә иде:
- Беләсеңме, әниең һаман сине оныта алмый. Күзләрендә елый-елый яше дә калмагандыр инде. Ә мин, ә мин аны юатырга сүз дә таба алмыйм. Ә каян табыйм соң? Минем үземә дә бик кыен. Әйт, нигә безне кара кайгыга күмеп киттең? Нишләргә безгә улым? Зыяратка барасым да килми, чөнки җаның шушы матур болында калды. Әле дә син шул күбәләкләр белән уйнап йөрисеңдер, эх, бер, бер генә күрәсе иде йөзеңне улым,- дип елап җибәрде.
Гөлсем ире янына килеп утырды. Бераз дәшми утыргач:
- Азат, ул безнең йөрәгебез түрендә мәңгегә калачак. Әгәр болай елап утырсак, улыбыз бер дә яратмас. Тыныч ятсын, җанын упкәләтмик.
Шул мизгел эчендә каяндыр җил чыгып, күк йөзе караңгыланып, ишеп-ишеп яңгыр ява башлады.
Гөлсем иренә карап:
- Күрәсеңме, Сәгыйтьнең күңел кыллары белән уйныйбыз, ул безнең бәхетле булуыбызны тели,- дип һавага карады.
- Улым тынычлан, без сине яратабыз, елама, - диде.
Кара болыт каян килде, шулай тиз китеп тә барды. Азат чардуганга кулын куеп:
- Елама, улым, елама. Белмим, бу шулай туры килүме, бәлки чыннан да синең күз яшьләреңдер. Тынычлан улым, без яшәргә, синнән башка яшәргә ничек булса да көч табарбыз, без сине беркайчан да онытмабыз балам.
Азат урыныннан торып, Гөлсемгә дә торырга булышты.
- Әйдә өйгә, син чиләнеп беткәнсең, салкын тидермә,- дип артына борылып:
- Сау бул улым, без синең яныңа килеп йөрербез,- диде.
Өйдә инде Гөлия апа борчыла башлаган иде, Азат белән Гөлсем кайтып кергәч:
- Соң инде шулай ярыймы, көне буе ачлар, әнә әтиең белән әниең дә борчылалар,- дип Гөлия апа башын урындыкта утырган Идрис белән Кәдәриягә борды.
- Ә син, син ни турында уйлыйсың? Сиңа бит икеләтә ашарга кирәк, син узеңне сакларга тиеш ,- дип Азатка карап:
- Аңлыйм, бала югалту зур кайгы, тик алдагысын да уйларга кирәк.
- Аңламадым әби, тик ничек әле бу кайгыны онытып була? Ничек яшәргә соң?
Гөлия апа Гөлсемгә борылып:
- Кызым, син Азатка әйтмәдеңме? Ничек?
- Әни, мин әйтәм дигәндә генә күз алдымда улым егылды бит, ничек әйтим,- диде.
Дәвамы бар.