Унынчы өлеш. Гөлия кунакларга карап әкрен генә:- Исәнмесез кунаклар, өйгә рәхим итегез.Иң беренче Идрис телгә килде.- Исәнме Гөлия. Менә ничә ел үткәч кабат очрашырга язды.
Гөлия кунакларга карап әкрен генә:
- Исәнмесез кунаклар, өйгә рәхим итегез.
Иң беренче Идрис телгә килде.
- Исәнме Гөлия. Менә ничә ел үткәч кабат очрашырга язды.
- Әйе шул, нихәл Идрис.
Азат тизрәк алар уртасына кереп басты да:
- Менә бит таныштырырга да кирәкми,- диде дә, көлде.
Монысы минем әнием Кәдәрия, әбием Саҗидә, ә бу кызый турында мин сиңа Гөлсем әйткән идем. Бу чикерткә минем сеңлем Милана була. Чит илдән кайтты гына әле, уку елын тәмамлап.
- Милана, матур исем, үзең кебек,- диде Гөлия апа.
- Исәнмесез, Милана үзебезнекеләр өчен, ә минем исемем Миләүшә. Танышуыбызга бик шатмын. Ә бу минем тәти апам буламы инде, - дип Гөлсемгә сораулы карашын ташлады.
- Күз тибермә минем булачак хатыныма,- диде Азат Гөлсем каршысына басып.
- Әйдәгез узыгыз, ишек төбендә тормыйк,- дип Гөлсем кунакларга юл бирде. Юлдан кайткан кунаклар барысы да өчкә узды. Өстәл янында бераз сыйланып алгач зал бүлмәсенә үттеләр. Сүзне Идрис башлады:
- Гөлия, без нигә килгәнне әйтеп тору кирәк микән? Шулай да сорыйм. Без синең кызыңны, безнең малаебыз Азатка димләргә килдек. Кызыңны безнең малайга хатынлыкка бирәсеңме?
-Нәрсә әйтим Идрис? Менә бит ниләр килеп чыга. Яшьләр бер берсен үзләре сайлаган икән, мин риза, бәхетле генә булсыннар.
- Хәзер инде никах һәм туй көнен билгеләргә кирәк. Минемчә никахны бу ялларда үткәрсәк бик яхшы була. Гөлия үпкәләмә, мин белүемчә никахны син өйдә үткәрергә телисең. Әле андый мәҗлесне үткәрергә сезгә кыенрак дип уйлыйм. Үпкәләмәсәгез, бездә үткәрик.
- Рәхмәт Идрис, ләкин Кәдәрия бер сүз дәшми, ул каршымы әллә?
Кәдәрия әкрен генә карашын Гөлиягә төбәп:
- Юк каршы түгел. Ирем сөйләгәч, бүлдерәсем килмәде.
- Гөлия, сый-хөрмәтең өчен рәхмәт, Кәдәрия белән кунаклар турында сөйләшегез, кем килә, күпме була. Андый әйберне хатыннар яхшырак белә дип уйлыйм. Без китәбез,- Идрис Кәдәриягә карап:
- Мин сине берәр сәгаттән килеп алам, - диде.
Гөлсем кунакларны озатырга чыкты. Гөлия белән Кәдәрия бер берсенә карап, сүз башлый алмадылар.
- Гөлия, беләм безнең арада ни генә булмады, гафу ит мине, балалар бәхете өчен әйдә үткәннәрне онытыйк.
- Шулай Кәдәрия, балалар бәхетле булырга тиеш. Үткән уткәндә калсын. Тормыш юлы бик катлаулы шул. Менә бит ничек килеп чыкты, туганлашабыз.
- Дөресен әйтәм, мин бер генә дә риза түгел идем. Кызың да әйткән булгандыр инде. Азатым хакына мин нигә дә риза. Ул гына бәхетле булсын.
- Без балалар өчен яшибез дә инде. Ярый, әйдә никах мәсьәләсендәге эшләрне башкарыйк,- дип Гөлия ручка белән дәфтәрне алды.
Кәдәриянең бик ачылып китмәгәнлеге, әле дә бу никахка каршы икәнлеге, аның сүзләреннән үк сизелеп тора иде. Тик нишләргә кирәк, яшьләр үзләренчә хәл итте. Бер ай дигәндә, никахны да, туйны да, гөрләтеп үткәреп җибәрделәр. Ләкин халык телен, алай да туктатып булмады. Тиз арада туй үткәч, Гөлсемне корсаклы килеш кияүгә чыкты дип сүз чыгардылар. Гөлсем авылга кайткан саен очлы күзле әбиләр, Гөлсемнең әле дә корсагы күренмәвенә бик аптырадылар. Ничек инде зур сөйләделәр, ә бәби һаман күренми. Азат белән Гөлсем әтисе бүләк иткән ике бүлмәле фатирда яши. Хәзер инде алар бергә, Азат эштән очып кайта. Гөлсем исә укудан кайтып, тәмле ашлары белән ирен сыйлый. Бер көнне алар ашап утырган вакытта Гөлсемнең башы әйләнеп китә, укшый башлый. Ул авызын томалап туалетка йөгерә. Аптырап калган Азат:
- Әйттем мин сиңа акча җәлләп юк-барны ашап йөрмә дип. Все бетте, иртәгәдән үзем ашарга китерә башлыйм.
Гөлсем авызын чайкатты да, иренә карап:
- Йөрерсең шул, тик файдасы булыр микән.
- Булмыйча кая барсын.
- Азат бу юлы ашау гына коткара алмый, аңлавымча без бу йортта тиздән өчәү булачакбыз.
- Ничек инде, әниең киләме? Ник әйтмәдең?
- Җүләрем, син әти буласың.
- Нәрсә? Нәрсә дисең? Дөресме?
- Дөрес. Син әти буласың.
- Кадерлем минем, белсәң иде күпме көттем мин бу сүзеңне. Рәхмәт сиңа. Әти, әти булам, мин әти булам, мин...
Азат Гөлсемне кочагына алып, әйләндерә башлады.
- Мин, мин әти.
- Җитәр, төшер, болай да башым әйләнә.
Азат Гөлсемне идәнгә бастырды.
- Все, бүгеннән өйдәге бөтен эшне мин эшлим. Ә син ял итәсең, балабызны саклыйсың. Утыр, утыр, мин савыт сабаны үзем юам.
Гөлсем көлеп иренә карады.
- Мин авыру түгел, мин бары тик карынымда бала йөртәм. Һәм эш моңа берничектә комачауламый, киресенчә ярдәм итә.
-Ничек инде?
- Менә шулай, корсаклы хатын кызга,эш зарядка гына ул.
- Ярый, алай да авыр күтәрмә. Иртәгә әтиләргә барабыз. Әби , бабай булулары белән шатландырабыз. Тукта әле, - дип телефонын алып баскалый башлады.
- Милана сәләм сеңлем. Иң беренче хәбәрне сиңа әйтәм, тик бер шарт белән, әтиләргә әлегә әйтмә. Син тиздән апа буласың. Без бәби алып кайтабыз.
Ләкин алар берничә көннән соң гына әтиләренә бара алды. Башта Гөлсемнең укулары артты, аннары Азат бушамады.
Ишектәге дөмбердәгән тавышка Идрис ишекне ачып җибәрде.
- Сез, бу вакытта? Азат синең ачкычың бар бит, ник үзең ачып кермәдең?
- Гел диванда утырасың, бераз зарядка булыр дидем.
- Миңа зарядка эштә дә җитә, вагон бушатасым да юк, дип уйлыйм.
- Ә груз күтәреп йөрисең бар дисәм, ни диярсең?
- Аптыратма әле.
Идрис Гөлсемгә өсләрен салырга булышты.
- Килен белән исәнләшергә дә ирек бирмисең бит.
- Исәнләш, кем комачаулый, ник дәшмәдең?
- Әйдә түргә үтегез, Кәдәрия, кара әле кадерле кунаклар килгән, - диде Идрис абый кычкырып.
Йокы бүлмәсеннән озын халатын кигән Кәдәрия килеп чыкты. Гөлсемне күрүгә кире борыласы килсә дә, сер бирмәде.
- Әйбәт булган, бик әйбәт. Түргә узыгыз. Бик соңлап кына килгәнсез, бер-бер хәл булмагандыр бит?
- Әтигә әйттем, аңламый, бәлки син аңларсың.
- Нәрсә, нәрсә булды? Авырмыйсыздыр бит?
Гөлсем елмаеп иренә карады. Азат та елмая төшеп:
- Ничек уйлыйсыз бит, әгәр инде карынында бала йөртү, авыруга саналса, то да, без авырыйбыз.
Кисәктән ишетелгән яңалыктан башта икеседә сүзсез калды. Аннары Идрис Гөлсемне кочаклап ук алды.
- Рәхәт кызым, дөресме соң? Или минем малай шаяртамы?
Гөлсем ояла төшеп:
- Дөрес әти, сез озакламый әби-бабай буласыз.
Кәдәрия урыныннан сикереп торды да, кире утырып:
- Исән-сау булып торсын инде балакай. Котлыйм сезне балалар.
Идрис шатлагыннан нишләргә белмәде.
- Менә бу ичмасам яңалык, рәхмәт балалар, кем була инде?
Гөлсем янә ояла төшеп:
- Әле иртәрәк бит.
- Ярый, кем булсада, исән-сау булсын. Безгә бәхет өстәп торсын.
Бу хәбәр барысын да канатландырып җибәрде. Һәрберсе Гөлсемне үзенчә яклап, аңа булышырга теләде. Кәдәрия генә үзенең әле дә Гөлсемне кабул итә алмавын вакыты белән күрсәтеп торды. Балага, әгәр кыз туса Ләйсән дип, малай булса Сәгыйть дип кушарга булдылар. Вакыт дигәне тиз үтеп китте. Бүген Гөлсемне бала табу йортына илттеләр. Азат коридор буйлап, аркылыга-буйга йөрде. Ара- тирә хатын кыз кычкырган тавышлар ишетелде. Бу тавышларны ишетеп Азат Гөлсемгә ничек авыр икәнен аңлый иде. Ул гомер булмаганны, күзләрен өскә күтәреп:
- Яраббым бер Ходаем, хатыныма түземлек бир, баламны әнисеннән аерма. Икесе дә исән имин минем яныма әйләнеп кайтсыннар.
Өч сәгәт уткәч кенә бер шәфкатьтуташы аның янына чыгып:
- Котлыйм папаша, сезнең улыгыз бар, богатырь 3800 ,- дип кире кереп китте.
Азатның күзеннән күз яшьләре тәгәрәде, ул үз үзенә:
- Азат син әти, син әти, минем улым бар, рәхмәт сиңа кадерлем.
Бераздан шәфкать туташыннан нәрсәләр кирәк, нәрсә алып килергә кирәген сорап, өйгә кайтып китте.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова