Башкортстанның Бакалы районындагы Илекле авылында “Исәнмесез, авылдашлар!» дип аталган бәйрәм уздырганнар👍😍 “Спорт уеннары-шул исәптән бик күп милли уеннар, ат чабышлары программаны тагын да яктырак буяулар белән тулыландырды. Зур һәм кече ярышларда җиңүчеләрнең барысы да бик күп уңай тәэсирләр һәм хис-кичерешләр генә түгел, ә бәйрәмне оештыручылардан һәм юмарт иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр дә алды. Якташларыбыз бәйрәмнең инициаторы Илья Владимирович Сафроновка рәхмәтле”, – дип сөйләделәр Илекле клубы хезмәткәрләре. @tuganaylar_2002
Башкортстанның Бакалы районындагы Илекле авылында “Исәнмесез, авылдашлар!» дип аталган бәйрәм уздырганнар
15 июля 202515 июл 2025
~1 мин