Миңа бик тә үз җиремдә рәхәт Чит илләрне барып күргәнем юк, Бик тә гүзәл, диләр, булганнар. Минем исә күңелемә якын, Туган якта үскән кылганнар. Урал тауларына менгәнем юк, Кара диңгезләргә чумганым. Ләззәт миңа сөзәк тау битендә Кырын ятып җиләк җыйганым. Миңа бик тә үз җиремдә рәхәт, Үз тавымда, елга, күлемдә. Илһам алып яшим, гашыйк булып Туган туфрак, туган җиремә! Гөлара Шәрипова, Казанбаш.