🌸 12 июль көнне Зәй районының Кашка тау итәгендә районкүләм Питрау бәйрәме гөрләде 🌸 Төнгә кадәр барган күңелле җырулар, матур уеннар, сый-хөрмәт – Зәй халкының кунакчыл булуына тагын бер дәлил. Бәйрәм ныклы оештыру белән матур узды 👏🏻 Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов Питрауга килгән һәр керәшен ансамбле һәм алар оештырган барлык күргәзмәләрне игътибар белән карап чыгып, һәр ишегалдына тукталып, халыкны бәйрәм белән котлады ❤️ Зәйлеләрне Питрау бәйрәме белән Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән "Туганайлар" газетасының баш редакторы, керәшен оешмасы идарә члены Юлия Губина котлады 💕 Бәйрәм түрендә районның барлык керәшен ансамбльләре, Виталий Агапов һәм аның уллары - Виктор һәм Владислав һәм "Карендәшләр" ансамбле - Зәй Питравының матур бизәге булдылар. Шулай ук, Марина Карпова, Ясмин һәм башка җырчыларыбыз да чыгыш ясады 🌸🌸🌸 ФОТОРЕПОРТАЖ 👈🏻 Яңалыкларны күзәтеп барыгыз, Зәй Питравыннан язма һәм видеолар әзерләнә 🤩
🌸 12 июль көнне Зәй районының Кашка тау итәгендә районкүләм Питрау бәйрәме гөрләде
13 июля 202513 июл 2025
1
~1 мин