Найти в Дзене
Арча Хәбәрләре

Без Арчада үз йортыбыз белән яшибез

Без Арчада үз йортыбыз белән яшибез. Бакчага бәрәңге дә утыртабыз. Колорадо коңгызыннан күрше-тирә агу сиптерә. Ә мин сиптермим. Чүпләп барырга тырышабыз. Алай интеккән юк. Вакыт булганда караштырабыз. Бәрәңгене 20 июньнән соң утыртсаң, колорадо булмый дигән булалар. Быел утыртып карадым. 7 төп. Карасам, ана коңгызлар күкәйләрен салып куйганнар. Исем китте. Алда утырткан бәрәңгедә ана коңгызлар юк. Аталары да бик сирәк очрый. Шаккаттым. Ул ана кортлар каян килгән?!

Тулырак: https://arskmedia.ru/news/rayon-yaalyklary/barangene-20-iiunnan-son-utyrtyp-karadym