Найти в Дзене

Балтач базарына чыксаң

Балтач базарына чыксаң...

Бәяләре дә тешләшми, җаның теләгән ризыкны аласың да кайтасың.

Балтачның кулланучылар базарында халык бик актив. Кемдер сата, кемдер ала. Бүген тавык итенең килограммын 450 сумга кадәр бәягә сатып алырга була. Тавык йомыркасының сортына карап 8-10 сумга үзең теләгән төрле зурлыктагы йомырканы алып канәгатьләнергә була.

Табан балык та саталар. Әтәч гөмбәсен чиләкләп тәкъдим итәләр. Чиянең биш литрлы чиләген 1000 сумнан башлап бәягә табарга була. Карлыганның карасы, агы, кызылы шулай ук 1500 сумга кадәр бәягә сатып алучыга чыгарыла.

Кыярлары да өлгерде уңган хуҗабикәләрнең Аның килограммын 100—80 сумга алырга була.

Юкә балы да сатып алучыга тәкъдим ителә.

Бүген Балтач базарында кура җиләге, карагатка сорау бар.

-2
-3
-4