Автор: Гөлчирә Галимова. Бишенче өлеш. Авылда бер караганда бернинди дә үзгәреш юк иде. Әти-әнисе исән – саулар. Тормыш алга бара. Әти- әнисе дә кызларын бик сагынган булып чыкты, телефонаннан аралашып торсалар да, күрешеп бер кочуы ни тора. Әти-әнисе белән сөйләшеп, хәбәрләр алышкач Гөлсем дуслары белән очрашырга клубка китте. Иң беренчеләрдән булып аны Сиринә белән Рөстәм кочакка алды.
Авылда бер караганда бернинди дә үзгәреш юк иде. Әти-әнисе исән – саулар. Тормыш алга бара. Әти- әнисе дә кызларын бик сагынган булып чыкты, телефонаннан аралашып торсалар да, күрешеп бер кочуы ни тора. Әти-әнисе белән сөйләшеп, хәбәрләр алышкач Гөлсем дуслары белән очрашырга клубка китте. Иң беренчеләрдән булып аны Сиринә белән Рөстәм кочакка алды.
- Син бик үзгәргәнсең, күзеңдә бәхет утлары балкып, бар җиһанны яктырта сыман. Ничек әле үзеңне генә Азат җибәрде? Гүзәл кызын урларлар дип курыкмаган.
-Без бер беребезгә ошанабыз. Аннары аның әти -әнисе шәһәрдә тора бит.
- Нәрсә соң хәлләр? Укулар барамы?
- Бик әйбәт, үзең ничек?
- Рөстәм өйләнешик ди.
- Хәзер үкме, иртә түгелме?
- Мин дә шулай дидем, берәр елга түзик дип.
- Кем анда бер елга түзергә әзерләнә?
Яннарына Ландыш килеп басканны сизмәгән кызлар бер авыздан:
- Ландыш.
- Нәрсә әллә пәри күрдегезме? Ябыгыз авызыгызны.
Каршыларында озын кара толымнарын ычкындырган, янып торган кара күзләр, фотомодель басып тора иде.
- Бигрәк чибәрләнгәнсең. Журнал битендәге кызларга ошап киткәнсең.
- Минем эшем шул.
- Ничек, укымыйсыңмы?
- Укыймда, эшлимдә. Әни, Саҗидә апа аша сөйләшеп Идрис абыйлар эшенә секретарь итеп урнаштырды. Акчаны яхшы түлиләр. Анда бит халаттан утырып булмый, приходиться соответствовать.
-Идрис абый сүзен ишетүгә Гөлсем әллә нишләп китте.
- Соң авыр түгелме эшләп укырга. Кая торасың инде?
- Әлегә бүлмә снимать итәм, - дип елмаеп куйды Ландыш .
Сиринә үзенең сораулы карашын Ландышка төбәп авызын ачкан иде, Гөлсем аның кулыннан тотып калды да:
- Әлегә, ничек соң ул?
- Әлегә-әлегә, кем белә, бәлки кияүгә чыгып куярмын берәр бай кешегә. - дип елмайды Ландыш.
Кызлар янына егетләр килеп басты. Очрашу хисләре бәреп чыкты, һәрберсенең әйтткән сүзе, телисе теләкләре күп иде. Биюләр бетеп Гөлсем өйгә ашыкты.
Рөстәм белән Сиринә аны өенә хәтле озатып куйдылар. Яңа ел кичәсе дә үтеп китте. Киченнән яуган кар сукмакларны каплаган иде. Гөлсем керәген тотып урамга чыкты. Эшен бетереп керәм дигәндә генә:
- Гөлсем синме соң?
Авызын колагына хәтле ерып аның янына сыйныфташы Резидә килеп бара иде.
- Сәләм гадук, нәрсә хәлләрең?
- Минем искиткеч әйбәт, үзең ничек?
- Ялларга кайттым, кичә клубка чыгып булмады, Әнвәр белән сүзгә килдек. Ә синең ничек хәлләр? Закир кайтмадымы әллә?
Бу сорау көтелмәгән иде, Гөлсем аны аңламыйча:
- Ә нәрсә булган Закирга?
- Аны син белергә тиеш, син бит аның кызы.
- Кем әйтте инде? Ник мин аның кызы булыйм.
- Ярый әйтергә теләмәсәң кирәкми, кем әйткәне сиңа нигә алайса? Ярый дустым, үзең беләсеңдер, ничек укуларың?
- Әйбәт бара, менә ялларга кайттым. Синең укуларың ничек, әтиең мактаган иде.
- Шулай инде, кешегә мактый, үземне сүгә,- дип көлеп җибәрде Резидә.
- Безнең сыйныф кызы Фәридә кияүгә чыга икән, инде килеп сораганнар ди.
- Әйе ишеттем, бәхетле булсын.
- Кара әле, җәй буе чабып йөрде бит әле синең арттан Саҗидә апа оныгы, шул Ландышны ала икән. Әнисе кайтып, Ландышларга сорарга барган ди.
- Юктыр, мин кичә Ландышны күрдем, аны-моны әйтмәде.
- Әлегә мактанасы килмидер, әле бит әниләре үзара гына сөйләшкән, кем белә инде, Ландыш үзенекен ычкындыра торганнардан түгел.
- Син дөресен белмичә кешене сөйләп йөрмә. Үзең беләсең, ялган гайбәт, кеше сүзе кеше үтерә ди. Бәлки бары сүзләрдер.
Гөлсем көч-хәл белән генә үзен кулга алды. Бу вакытта аның җаны чыгып, бар җиһанга кычкырасы килсә дә, юк, юк, бу булуы мөмкин түгел, Азат аны ярата. Яратмаса шулай йөреп булмый.
- Бер яктан син дөрес әйтәсең Гөлсем, ләкин ул яңа елны шул егетләрдә каршы алган диләр шәһәрдә. Кем белә, бәлки язга туй да булыр.
Бу сүзләр бетереп Гөлсемне бәреп екты. Ул үзе дә сизмәстән кар өстенә шуып төште. Бу хәлне күреп Резидә курка төшеп:
- Гөлсем ни булды?
- Аяк асты тайгак бит, менә карга утыртты да.
- Мин инде әллә ни уйларга өлгердем.
- Син әллә ни уйлап, гайбәт җыеп йөрмә, беләсең бит мин андыйны яратмыйм.
- Все, бүтән сүзем юк, ә кич клубка чыгасынмы?
- Чыгам әлбәттә, ярый кич очрашырбыз, мин керәм.
Гөлсем көч-хәл белән бүлмәсенә кереп утырды. Ул нәрсә уйларга белмәде. Беренчедән, әнисе кайтуын каян беләләр? Ландышның да яңа елга анда булуын кем белә? Кем күргән аларны бергә?
- Кызым, аргансыңдыр, әйдә чәй эчәргә чык.
Гөлсем кулларын юып, өстәл артына утырды. Гөлия апа янә кызына күз салып:
- Кызым, кабат сорауларың бар ахыры, тагын сорарга кыймыйча утырасыңмы? Сөйлә әйдә, эчеңдә яндырма.
- Әни әгәр үпкәләмәсәң сорыйм. Мин кабат Идрис абый белән Кәдәрия апа хакында, син алар турында ни беләсең?
Гөлия башта уйга батты, аннары әкрен генә сүзен башлады:
- Заманында Идрис абыең минем егетем иде. Без бер-беребезне үлеп яраткан кебек булды. Ә Кәдәрия синең әтиең белән очрашты. Бу яшьлегемнең иң матур мизгелләре булды. Яшь чакта күз сукыр, колак ишетми, сүзләргә әһәмият бирмисең икән. Ул вакытта әтиең белән Кәдәрия өйләнешергә тиешләр иде, шундый сүз чыкты. Кәдәрия әти-әнисен озатып, безне кунакка чакырды. Бу аулак өй мәҗлесе күңелле үтте, кеше күп, яшьләр биеде, җырлады, егетләребез бераз исерткеч эчемлекләр эчтеләр. Таң алдыннан гына, без кызлар бер бүлмәгә, егетләр икенче бүлмәгә кереп яттык. Ләкин эчәргә яратучы егетләр, бәйрәмне дәвам итеп бакчага чыккан. Ә Идрис абыең эчми иде. Ул шулвакытта ук бик акыллы, уңган итеп танылды. Кулыннан бөтен эш килә торган, типсә тимер өзәрдәй егет иде. Кәдәриянең аңа кызыгып йөрүен кем белсен. Идриснең йоклаганыннан файдаланып, аның янына яткан. Гөнахына каршымы, Идрис тә ул көнне эчкән . Бер тамчы эчсә дә, дөм исерде, сүз әйтә алмаслык хәлгә килде. Үзе гел Гөлиям гафу ит диде. Аңлыйм мин аны, бер ай элек әтисен күмгән иде, бәлки кайгысын , йөрәк әрнүен басарга теләгәндер. Шул бер төн аның тормышын, минем һәм әтиеңнең тормышын төбе тамыры белән үзгәртте. Иң беренче уянучы кыз, аларның бергә ятуларын күреп, безне уятты. Яртылаш шәрә килеш яткан егет белән кызны күреп, йөрәгем өзгәләнде. Менә шулай аралар өзелде. Ә Кәдәрия үзен Идрис белән якынлык кылдык дип дәлилен күрсәтте. Алар бергә булган, һәм каршы әйтүче юк. Чын ир буларак Идрис миннән гафу үтенде, Кәдәриягә тиз арада өйләнде. Озакламый Азат дөньяга аваз салды. Ә әтиең белән без дуслар идек. Кайгы безне берләштерде. Берничә елдан әтиең миңа тәкъдим ясады. Мин каршы килмәдем. Икебез бергә, җаныбызның, йөрәкләрнең яраларын төзәттек. Ә хәзер әтиең “ Әледә сиңа өйләнгәнмен”,- дип шатланып тора. Без бер-беребезне аңлыйбыз. Сүзләребезне уртага куеп сөйләшәбез, бер-беребезгә терәк булырга тырышабыз. -Әнием, бигрәк кыен булгандыр инде сиңа. Мондый хәлләрне, мин кинода гына буладыр дип уйлый идем.
- Була икән шул кызым, була, кинода да шул тормыштан алып куялар инде хәлләрне.
- Әнием, чыннан, әти безнең бик әйбәт.
- Ә нигә син алар турында сорадың соң?
- Әни беләсең бит инде, Азат миңа өйләнәм диде. Менә беләсем килде, карап торышка Кәдәрия апа яхшы кебек, ә Идрис абыйның әллә каян яхшылыгы күренә.
- Кем белә кызым, бәлки үзенекенә ирешкәч үзгәргәндер, тормыш барын да үз урынына куя ул кызым. Ә Азат бәлки әтисенә ошагандыр.? -Амин кызым шулай булсын гына.
- Ул әйбәт егет, бик әйбәт, мин анарга ышанам.
- Әнисенең каны гына бәреп чыкмасын. Алай да сак бул кызым, үпкәләмә, әйтми дә булмый, бергә булырга ашыкма. Беләм заманасы шундый, шулай да мин сиңа ышанам.
- Ул хакта борчылма әнием, ул чыннан андый түгел.
Гөлсемнең йөрәгендәге шикне ничек бетерергә соң. Аның колагында әле һаман да Резидә әйткән сүзләр иде. Юк, бу булуы мөмкин түгел, Азат әйтер иде. Ләкин очрашып сөйләшмичә, ул бу хакта белә алмый. Ничек озак үтә соң бу яңа ел бәйрәмнәре...Башка вакытта көн узганы сизелми, ә монда биш минут та сәгать узган кебек. Нишләргә? Бәлки шалтыратырга, сорарга үзеннән? Юк, бу вакытта ул аның күзләрен күрә алмый, ялганын сизә алмый. Димәк, бары тик көтәргә генә кала.
Яңа ел яллары ниһаять бетте. Гөлсем кире шәһәргә ашыкты. Бүген кич сөйләшкән буенча Азат аның янына килә. Бүген серләр ачыла һәм аңлашылмаган мәсьәләгә нокта куела.
Дәвамы бар.
Гөлчирә Галимова